– Ә тәпиләре менә ничек йомшак! Күзләре ничек матур итеп карыйлар. Абау, ә менә борыны боз кебек салкын. Әтием, бу бәләкәч авырмыймы, аның температурасы юкмы икән? – дип сорады Айгөл.
Шунда Газинурның йөрәге жу-у-у итеп китмәсенме. Болар бит! Болар бит көчекләр түгел! Болар – теп-тере бүре балалары! Менә сиңа мә! Газинур һәм кызлар, үзләре дә сизмәстән, бүре оясы өстенә килеп чыкканнар. Айгөл кочагында да маэмай – эт көчеге түгел, ә теп-тере бүре баласы. Чү, саграк була күрсен. Өннәре авызыннан башларын тыгып, хор белән чәң-чәң килүчеләр дә – безнең як урман-далалары җанварларының иң дәһшәтле соры бүре балалары! Ай-яй-яй! Нишләргә хәзер?
– Борыннары салкын булганда, алар тап-таза була, кызым, – диде Газинур. – Борчылма. Синең кочагыңдагы бәләкәч тә тап-таза. Ләкин кочма, хәзер үк җиргә җибәр үзен.
– Әтием, бу бәләкәчне әллә үзебезнең аланга алыйкмы? Бигрәк матур бит. Безне дә ошатты…
– Ярамый! – диде Газинур. – Хәзер үк җиргә төшер үзен!..
– Әтием! Үтенеп сорыйбыз.
– Ярамый булгач ярамый! Җибәр! Тизрәк китик бу аланнан… Киттек, киттек! Үзебезнең аланга төшәбез.
* * *
Газинур мәктәптә укыган елларында, үзләренең Кара Чишмәләрендә җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алардан биш чакрымнар ераклыктагы Түбән Чыршылы авылына барып укып йөрде. Мәктәпләрендә көнаралаш үткәрелгән төрле чараларда актив катнашып, концертларда җырлап, спектакльләрдә уйнаганнан соң, авылларына берүзе генә кайткан кичләре күп булды. Ике авыл арасында калын гына урман бар. Халык әүвәл-әүвәлтеннән «Бояр урманы» дип йөртә аны. Менә шул урманда бүреләр күп үрчегән, дип сөйли халык. Барын да бар инде. Берара шул урманнан өерләре белән төшеп, колхозның сарык фермасына бәреп кереп, сарыкларны буып чыкканнары булды. Ә һөҗүмнәре уңышлы чыкмаганда, авыл урамында очраган этләрне дә урлап киткәлиләр. Газинур, менә шул бүреләрдән саклану чарасы итеп, букчасында өч ел рәттән бер бәйләм коры чыра йөртте.
Ул чорларда бер бөртек шырпының баш бәясе торган чагы. Алыйм дисәң, кибетләрдә дә юк. Китап-дәфтәрләр йөрткән букчасында, нәни генә киндер янчыкта, игәү кисәге, чакматаш, өстендәге куфайкадан йолкып алган коры мамык кисәге дә йөртте. Ул кайтасы юл өстенә бүре-мазар чыгып утырса, Газинур, тиз генә шул чакматашны алып, мамык кисәгенә ут төртеп, чыраны кабызырга тиеш. Әнисе чыраларны, бәйләү энәседәй юка итеп, тик кара чыршылардан гына телә. Чөнки кара чыршыдан телгән чыралар бер дә галәмәт яналар. Әй-й-й, шушылай чытыр-чытыр очкыннар чәчрәтеп янган чыраны күрсәме?! Күңелендә иң усал ният булган бүре дә, шундук коты алынып, качу ягын караячак. Хәзерге бенгаль утлары тагын да күбрәк очкыннар чәчәр иде дә. Бүреләрнең котын шундук алган булыр иде. Ул чакларда бенгаль утлары юк иде шул әле. Букчасында гел бер бәйләм чыра йөрткәнгә, сыйныфташлары ничек кенә шаяртмадылар, ә Газинурның үзен «Чыңгыз хан гаскәре укчысы» дип тә йөрттеләр.
Бу чыра бәйләменнән ул үзе дә бик туя иде. Алып чүплеккә ташлаган чаклары да булды. Әмма әнисе Бибинур апай улының букчасына аларны сиздерми генә тагын салып куя иде. Алай да кара чыршыдан телгән чыраларның кирәге чыгып куйды бит. Ул язны аларның мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә узды. Шул кичәдән соң бер сыйныфта укыган күрше кызы Кадрия белән кайтырга чыктылар. Март ахыры, апрель башлары. Аяк астын чак кына чираткан. Бик матур айлы кич. Бояр урманын чыгып җитәрәк күрәләр: юл өстендә өч бүре утыра. Газинурлар ерактан ук сөйләшеп килсәләр дә, бүреләрнең кузгалырга, юл бирергә исәпләре юк. Кадрия бөтенләй куркып калды. Курыкмассың, бар. Үтәсе юл өстендә өч бүре утырып торсын әле.
Кадрия:
– Беттек без, беттек! Әнкәйләребез, бичараларыбыз, иртәгә безнең коры сөякләребезне генә күрерләр инде. Әҗәлебез шушы икән, – дип шыңшый ук башлады. – Кире борылыйк та авылга йөгерик, – ди.
Газинур шунда тиз генә чыраларын алып, берьюлы өчне яндырып җибәрмәсенме! Чыралары очкыннар чәчрәтеп, чытыр-чытыр янып китмәсеннәрме!
Газинур, бөтенләй батыраеп китеп:
– Хәзер, чак кына көтегез! Өчегезне берьюлы өтәлим мин сезнең! Өчегезнең дә койрык астына янган чыра кыстырам, – дип, тегеләр өстенә китмәсенме!
Тегеләр дә аның тарафыннан мондый батырлыкны көтмәгәннәрдер. Чытыр-чытыр очкыннар чәчкән утлы чыраларны күрүгә үк, койрыкларын бот араларына кыстырып, каршы як үргә таба шылдылар. Карт бүреләр булса, бәлкем, алай куркып та төшмәсләр иде. Ә болар әле бер кыш кына кышлаган яшь бүреләр иде бугай.
Читать дальше