Көтмәгәндә, уйламаганда гына берәрсе килеп чыгып аяк басышлы түгел шул бу аулак алан. Ай-яй! Шуңа күрәдер көчекләрнең дә бернидә гамьнәре юк. Җаннары тыныч. Әүмәкләшеп-әүмәкләшеп, рәхәтләнеп уйнауларын беләләр. Газинурның кызлары бермәлне аларга хәтта бераз кызыгып та карап тордылар әле. Көчекләр, ара-тирә бөтенләй кызышып китеп, бер-берсенең колагын йә тәпиен тешләп алалар. Колагын йә тәпиен тешләткәне шундук бөтен урманга шар ярып чинап җибәрә. «И-и, син! Елакның елагы икәнсең! Чебен тимәс чер итәр икәнеңне белмәдек бит. Белгән булсак, уенга да катнаштырмаган булыр идек» дип, башкалары аңа тәпи янап та алалар. «Чинарлык булгач, кермә безнең арага! Бер читтә генә утырып тор!»
Ә тегесе: «Сезгә шул тешләшергә генә булсын. Әйем, уйнамыйм мин сезнең белән», – дип үпкәләп, читкә үк китеп утыра. Аннары, үпкәсен шунда ук онытып, янәдән иптәшләре арасына килеп кушыла.
Көчекләр арасында берсе, иң матуры, кара, әй, күзгә күренеп кәегрәк. Җитмәсә, бераз чатанрак та бугай әле. Анысы уенга да юньләп катыша алмый: атлый да абына, атлый да егыла. Монысы әнкәләренең иң сөйгәне, иң яратканы, төпчеге бугай. Төпчекләр һәрчак шулай бераз кәегрәк була, ахры, алар.
Көчекләрнең гамьсез уйнауларын килештереп карап торганнан соң, кара, әй, бик ишле түгелме соң болар, дип куйды үзенә үзе Газинур. Бармакларын бөкте, саный башлады. Берәү, икәү, өчәү… Абау! Җиде үк түгелме соң? Бу тикле тиктормасларны әнкәләре ничек туендырып өлгерә икән? Бичара ана ул кадәрен үзе генә белә булыр. Хәер, балалары күплегеннән кайсы ана зарлана инде? Шатлана, сөенә генә. Ана өчен балаларының кайсы да – саф энҗе бөртеге бит! Балалар менә шул хакыйкатьне беркайчан исләреннән чыгармасалар икән алар…
Алар ерып чыккан куелыктан алан бик яхшы күренә. Маэмай балаларының өннәре кайчандыр җил-давыл аударып ташлаган әлеге карт имән куышында икән. Җылы, бик ышык җирдә. Өн алдында, ике-өч җирдә, чүмәлә-чүмәлә булып, сөяк өемнәре ята. Әнкәләре өстерәп кайтканда, алар арасында симез итле, майлы-сеңерле, татлы җелеклеләре дә булгандыр. Бу шайтан чыбыкларына аларны ташып кына өлгер. Сөякләрне бик оста кимереп, тәмам ялтыратып, шомартып бетергәннәр. Яңаларын ташый тор. Аягың талса да, табаныңа ут капса да зарланма. Монысы – ананың изге бурычы.
Көчекләрнең, әйе, анда-монда эшләре юк, әүмәкләшеп уйнауларын беләләр. Ара-тирә, әйе, үпкәләшеп тә алалар. Барыннан күбрәк әлеге чатан тәпигә эләгә. Абыйлары күбрәк аны кыерсыталар. Кайда да, хәтта кешеләр арасында да шулай бит ул. Өлкән абый-агайлары төпчек туганнарын, үзенә аерым бер ярату белән яратсалар да, үзләре дә сизмәстән кыерсытып та куйгалыйлар. Күп чакта, син әле кечкенә, бездән дә акыллырак булып кыланма, дип. Кылансаң, кирәгеңне дә хәзер аласың. Үзеңнән өлкәнрәкләрне кечкенәдән үк ихтирам итәргә өйрәнеп үс! Тормыш нигезе шундый хакыйкатькә корылган.
Боларга хәзер дүрт-биш атналар бардыр, артыграк булмаса. Көчекләр дөм сукыр булып туалар бит. Аларның күзләре ике атналардан соң гына ачыла. Ә бу шыптыйларның күзләре кесә фонарьлары уты кебек уйнап торалар.
Бу нарасыйларның гамьсез уйнауларын тын да алмый күзәтеп торганнан соң, Газинур «кхым! кхым!» дип тамак кырды. Шул җитте. Көчекләр башта шып булдылар. Аннары, уеннарын ташлап, өннәренә йөгерделәр. Әлегә болай хафага төшәрлек нәрсә күренми. Аларга берни дә янамый. Бераздан, өннәреннән башларын тыгып: «Әй, сез кемнәр буласыз? Без сезне белмибез, танымыйбыз. Безнең аланыбызга ни дип килеп чыктыгыз? Йөрмәгез монда безне шикләндереп, куркуга салып!» – дип, кисәтүле-янаулы тавыш белән чәң-чәң килделәр. Үзләренә күрә генә түгел болар. Әнә ничек ризасызлык белдерәләр. Янәсе: «Ни калган сезгә монда? Менә әниебез кайтып кермәсме әле?! Ул – кайтса, күрсәтәчәк әле сезгә күрмәгәнегезне! Безнең аланыбыздан үкчәгезне күтәрегез тизрәк!»
Көчекләрнең әлеге абына-сөртенә атлаган иң кечерәге генә, аларны күреп, әллә ни өрекмәде. Уйнаган җирендә утырып калды. Аннары, бөтенләй кыюланып китеп, күптәнге танышларын очраткандай, Гөлшат белән Айгөл апалары каршына килеп утырды. Башын бер яккарак янтайтып, аларга төбәлде. Янәсе: «Берегездән-берегез матур апалар, сез кемнәр буласыз соң? Безнең аланыбызга каян килеп чыктыгыз? Мин үзем сезне күрүемә чиксез шат. Сезнең белән танышырга буламы?»
– Син, бәләкәч, ай-яй кыю малай күренәсең, – дип, Айгөл, иелеп, аны кулына алды. – Әтием, менә монысы бигрәк матур, – дип, көчекне башыннан сыйпап, аны күкрәгенә кочты.
Тегесе дә тартынып-нитеп, тыпырчынып тормады. Айгөл апасының куенына йомшак курчак булып сыенды.
Читать дальше