– Газизҗан, нишләп минем турыда сорашмыйсың? – диде.
– Кыен бит сорарга…
– Үзем әйтимме соң?
– Әйбәт булыр…
– Ышанасыңмы, бер мәртәбә дә кияүгә чыкмадым мин.
Газизҗан ни әйтергә дә белмәде:
– Алай икән, – дип кенә куйды.
– Нигә сәбәбен сорамыйсың?
– Ничек сорамак кирәк? Йә сиңа кыен тоелыр…
– Ирекле яшәүне артыграк күрдем бугай мин.
– Ялгызыңа кыендыр бит?
– Инженер аламасы гына булсам да, дусларым күп минем.
– Үзең бик мул яшисең, акчаны күп аласыңдыр.
– Хезмәт хакы түбән безнең. Ә шулай да бернигә дә интеккәнем юк. Серен әйтимме?
– Әйт.
– Әйбер дип җанымны корытмадым, булганын исраф итмәдем. Билемә бәйләгән алъяпкычымны да тузып бетмичә ташлаганым юк минем. Сыңар валчык ипине дә әрәм итмим. Аларга бит кемнеңдер күкрәк көче кергән…
Фатирда ичмасам ялгышып бер генә артык әйбернең дә күзгә чалынмавы, булганнарының артык затлы да, артык гади дә түгеллеге һәм нәкъ тиешле урынында торуы Фирдәүсәнең сүзләренең хаклыгын раслаучы дәлил иде. Шулчак ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләп утырган радиодан эстрада концерты башланды. Фирдәүсәнең моңлы йөзе җанланып китте.
– Газизҗан, бер генә концерт та синсез үтми иде. Һаман да җырлаталармы?
– Һи-и-и-и, – дип сузды Газизҗан. – Онытылдылар инде алар…
– Гел җырламыйсыңмыни?
– Басуда берүзем чакта шыңшып куям шунда…
– Әйдә, бер шыңшып күрсәт әле, ә? – Фирдәүсә радионы басып куйды.
– Ул чактагы тавышлар юк бит инде ул, Фирдәүсә.
– Үтенеп сорыйм… – Газизҗанга ул шулкадәр ялварулы караш ташлады ки, аның теләгенә буйсынмау да мөмкин түгел, әмма ләкин җыр башларлык кыюлыгы да җитми иде. Фирдәүсә, аның бу икеле-микеле халәтен сизенеп бугай, рюмкасын кулына алды да:
– Әйдә, кыюлык өчен бусын бетерик әле! – диде һәм чәкештергәннән соң эчеп тә куйды. Ир кеше буларак, аңа бу үрнәккә иярүдән бүтән чара калмады.
Газизҗан, бер ноктага төбәлеп, озак кына сүзсез утырды, ә Фирдәүсә сабыр гына көтә бирде. Ахырда Газизҗан тирән итеп сулады да, ниндидер гаеп эшләгән кешедәй, аның күзләренә төбәлде.
– Юк, әллә ничек… Тынны нәрсәдер кирегә этә шикелле…
– Мин чыгып торам алайса, – диде Фирдәүсә һәм залга күчте. Газизҗан тагын бер ноктага төбәлде һәм, ниһаять, акрын гына авыл көен көйли башлады. Аннары тавышын күтәребрәк сузып җибәрде:
Фирдәүсә тетрәнеп калды. Аның мондый ихлас моңны, күңел түреннән кайнап чыккан мондый сагышны үз гомерендә бер мәртәбә дә ишеткәне юк иде. Аны күренмәс куллары белән шушы моң акрын гына Газизҗан янына тартты, һәм ул, һавага күтәрелеп очкандай, кухняга чыкты, әмма урынына утыра алмады, ишек яңагына сөялеп калды.
Нигә миңа җырламаскай,
Бар шатлыгым җыр гына-а-ай…
Йа Аллам! Кемнәрең генә юк синең! Аның каршында уртача гәүдәле, чал чәчле, җыерчыклы йөзле кыюсыз Газизҗан урынында бөтенләй башка илаһи зат утыра иде! Юк, ул утырмый, ул каядыр биектә, ул кеше түгел, ә бәлки күзгә күренмичә дөрләүче серле ялкын иде бугай… Газизҗанның үзен дә, аның тирәсендәге тормышны да, Фирдәүсәне дә әлеге ялкын ялмап, котылгысыз яндырып килә иде…
Агыйделне буйлар өчен
Утырып уйлар уйладым.
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым…
Бәгырьне актарырлык бу нинди моң, нинди халәт соң? Аның очы, тамырлары кайда: күктәме, җирдәме? Кайда гына булса да, бу – гайре табигый, шул ук вакытта дөрес, тормышның нәкъ үзе иде. Газизҗанның башы бераз гына артка чөелгән, кашлары, керфекләре, йөзендәге җыерчыклары әллә нинди тибрәнешләр ясыйлар, күзләре, моң чишмәсенең типкән урынын ычкындырмаска теләгәндәй, яртылаш йомылганнар. Көй дулкынына ияреп, гәүдәсе талгын гына хәрәкәтләнә, әле уңга, әле сулга чайкала. Ә куллары… моңа кадәр бернинди артык хәрәкәт ясамаган саллы куллары, гүя авырлыкларын югалтып, мамыктай җиңеләеп калганнар, алар көй белән бергә очарга теләгәндәй кузгалып-талпынып куялар, әйтерсең лә күзгә күренмәс уен коралының кылларына сак кына кагылалар… Бу нәфис, салмак хәрәкәтләрне ул үзе сизми дә, чөнки ул юк, аның һәр күзәнәге агып торучы кайнар моңга әверелгән. Бу моң кеше гомеренә йомгак ясый, адәм баласының чиксез газиз нәрсәдән мәңгегә аерылу ачысын сөйли, бер үк вакытта аны ниндидер илаһи бөек җиһан белән куша:
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар ник болай?
Аккан сулар кире кайтмый,
Яшь гомерләр дә шулай…
Тузанлы дегет сеңгән бу куллар, кысылудан һәм бәрелүдән имгәнгән бу бармаклар, изелеп күгәргән-сынган бу тырнаклар әлеге моң белән хәрәкәтләнгәндә, безнең ачы яшәешебезне сурәткә салалар, күңелләребездә сыкрап торучы яраның беркайчан да төзәлмәячәген сөйлиләр иде. Йа Аллам, никадәр тетрәндергеч тирәнлек! Чын җыр тавыш һәм осталык кына түгел икән бит! Әллә соң җыр язмышның үземе? Җыр тукталды, әмма Газизҗан үзе озын-озын сулыш ала, кызарган йөзендәге җыерчыклары, каш-керфекләре, борын яфраклары һәм иреннәре, инде өзелеп еракка очкан моңга ияргәндәй, сөйкемле генә дерелдиләр иде, Фирдәүсә дә әлеге халәттән чыга алмады, чыгарга омтылмады да, чөнки бу кичереш – күзләрне кайнар яшь белән юган, зиһенне яктыртып җибәргән, җаннарны эреткән, бәхет һәм бәхетсезлекнең, яшәүнең кадерен һәм татлылыгын аңлаткан кичереш иде. Фирдәүсә тагын бернәрсәгә таң калды: Газизҗан күзгә күренеп яшәргән иде! Газизҗан күзгә күренеп чибәрләнгән иде! Шул ук вакытта аңардан берничек тә аңлатып булмый торган олпатлык, рухи куәт бөркелә иде!
Читать дальше