– Боларның барысын да укып бетердеңме, Фирдәүсә? – диде ул, карашын китаплар өстеннән бер югары, бер түбән йөртеп.
– Бераз бар инде, – диде Фирдәүсә, көлемсерәп.
Залдагы өстәл, дүрт-биш урындык, сервант, диван, телевизор, зур булмаган люстра, тәрәзә төбендәге гөлләр – һәммәсе дә урынында, артык берни дә юк иде. Фирдәүсә телевизорны кушты да:
– Мин чәй әзерлим, син биредә утырып тор, – дип, кухняга чыкты.
Газизҗан, телевизор каршына утырса да, аны карамады, залның һәр почмагын, һәр ноктасын күзәтте. Рәхәт, якты, җанга тыныч иде биредә. Менә бит нинди тормыш. Күрше Биштаудан алар авылына килеп урта мәктәптә укып йөргән кызны Казан урамында очратырмын, дип кем уйлаган?! Ничәмә-ничә еллар узган, ә Фирдәүсә картаймаган, хәтта яшәребрәк тә киткән кебек. Йөзендә ник бер җыерчык, башында бер ак чәч булсын! Зәп-зәңгәр күзләре элеккечә якты, тыныч, бит очлары алланып тора. Ул Газизҗаннан дүрт класс түбән укыды. Шәһәр тормышы яши белеп яшәгән кешене саклый шул. Хәер, яши белеп яшәгәннәр авылда да әллә ни картаймый. Ул качып кына серванттагы көзгегә күз төшерде, тырпайган-чуалган чал чәчләрен тарагандай итте. Фирдәүсә белән чагыштырганда, ул аның абыйсы кебектер, валлаһи!
Фирдәүсә аны ванна бүлмәсенә алып керде, салкын һәм җылы су краннарын күрсәтте, сөлге бирде. Газизҗан су чәчрәтүдән курка-курка гына кулын сабынлап юды, шикәрдәй ак сөлгене пычратмаска кулларын чалбарына гына сөртте. Аяк астына ике-өч тамчы су тамган иде, аны йон оекбашының табаны белән сыпырып куйды. Монда стенадагы кафель, никельле торбалар электр утыннан елкылдап тора. Ник бер тап, ник бер тузан әсәре булсын.
Кухняда әллә нинди әчкелтем-төчкелтем тәмле исләр борынны кытыклый. Өстәлдә туралган кыяр, помидор, колбаса. Бәллүр фужерлар, рюмкалар, чәнечке-калак куелган. Килеп утыруга, Фирдәүсә аның алдына чүпрәк салфетка салды. Газизҗан кып-кызыл булды.
– Нәрсәгә ул? Көне буе автобуста аунаган чалбар…
Газизҗан салфетканы читкә алып куймакчы иде дә, Фирдәүсә ирек бирмәде. Ул фужерларга шифалы су салды, рюмкаларга кыйммәтле аракы агызырга кереште. Шушы кадәр мәшәкать тудыруы өчен аңа гаять тә кыен булып китте. Үзенең ни күчтәнәче юк. Шуңа күрә ул, шешәгә кулы белән ишарәләп:
– Бусы кирәкми иде инде… – диде.
Фирдәүсәнең йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты:
– Синең өчен миңа кыен бит, Газизҗан.
– Нишләп?
– Шулкадәр куркып, куырылып утырасың…
– Курыкмыйм…
– Мин бит күреп торам, – диде Фирдәүсә, һаман да йөзендә җитдилек саклаган килеш. – Юлда килеп талчыккансыңдыр. Рәхәтләнеп аша, эч. Син минем якын кунагым.
Газизҗан тыелып кына көлеп куйды.
– Нигә көләсең?
– Ярый әле, егыласы иттем…
– Әйдә, урамда егылсак та, тормыш юлларында егылмау өчен берне тотып куйыйк әле.
Газизҗан, тамак төбе кытыкланса да, аны эчми калырлык кына көч табар иде үзендә. Әмма шуны капкач, теге авыртуы басыла төшә. Тәвәккәлләп, ялт кына рюмкасын каплады. Фирдәүсә, бер йотып куйгач, кып-кызыл яшелчә ашы китерде. Ул телеңне йотарлык тәмле иде, аны капкалап бетергәндә, рюмкалар тагын тулды. Газизҗан бусының яртысын гына эчте, ә Фирдәүсә иренен генә тигерде.
– Синең белән минем уртак истәлегебез бар икән бит, Газизҗан.
– Нәрсә ул?
– Иягеңдәге җөй.
Алар күзләренә күзләрен төбәп елмаешып куйдылар. Әйе шул, егет чакта Фирдәүсәне яклаганда алган яра эзе иде бу.
– Җөй синең истәлек инде ул… – Газизҗан нидер уйлап торгач өстәп куйды: – Синең күзләрең бик серле иде. Хәзер дә шундый икән…
Фирдәүсә аның бу сүзләренә кул гына селтәп куйды.
– Без нишләп дуслашып китмәдек икән? Очрашкалап тордык бит югыйсә.
– Мин сине әллә ничә мәртәбә озатмакчы булдым. Кыенсындым. Аннары сез күченеп киттегез. Әниең исәнме соң әле?
– Өч ел элек җирләдем. Үзең эшлисеңдер бит?
– Эшлим. Әле пенсиягә ерак.
– Ә Һаҗәр ничек?
– Ул – сыер савучы.
– Мәктәптә аннан да чибәр, аннан да чая кыз юк иде бит.
– Хәзер дә борынын салындырып йөрми.
– Их, бер җыелып очрашырга! – Фирдәүсә күкрәгендәге сагышны шул рәвешле белдереп куйды да сораштыруны дәвам итте: – Балаларыгыз ничәү соң?
– Бер малай. Егерменче яшь белән бара.
– Нишләп берәү генә? – диде Фирдәүсә кимсетүгә охшаш тавыш белән. – Авылда өч-дүрт бала үстерү гадәти хәл бит.
– Кем ничек инде…
Аларның сүзе шунда өзелде. Әллә шул өзеклекне ялгау өчен, Фирдәүсә аны ашарга-эчәргә кыстады. Аның серле күзләрендә ниндидер ялваруга тартым билгеләр күренде, һәм ул, шуны яшерергә теләгәндәй, карашын аска төбәп акрын гына:
Читать дальше