Газизҗан үзен алып кайтканнарын күргәндәй булды. Ул хәзер үз аягында, авыз-борыныннан җылы пар чыгып тора. Ә кайтканда… Кем белә, машина әрҗәсендәме, трактор арбасындамы… Елаучы да булмастыр. Һаҗәрнең елаган булып кылануы ихтимал, тик моңа беркем дә ышанмаячак. Менә шушы эте шыңшып елар инде, бичара, аяк асларында буталыр. Әле Газизҗан икәнен аңласа. Аның өстенә нидер ябылган булыр бит. Юк, елар кешесе юк аның. Дусты Ильяс бар барын. Тик ул еларга тиеш түгел. Ул ир кеше, аның елавын гүпчим дә теләми Газизҗан.
Тукта… Ничек була соң әле бу? Бая өйдән чыгып киткәндә, Һаҗәр тавышсыз гына үкседе. Юри еласа, күзеннән мөлдерәп яшь акмас иде. Аңа булган рәнҗештән күңеле каткан Газизҗан бер сүз әйтмәде, саубуллашмады, сумкасын кулына алып чыкты да китте.
Һаҗәр, бер кат ситсы күлмәге өстеннән юка куртка кия-кия, аның артыннан иярде. Урам капкасына җиткәч, Газизҗан Һаҗәрнең йомшак кына итеп иңбашына кагылуын тойды.
– Авылны чыкканчы озата барам…
Газизҗан хатынына борылмыйча гына карлыккан тавыш белән нибары бер сүз әйтте:
– Йөрмә!
Һаҗәрнең кар шыгырдатып атлап килгәне ишетелә иде әле.
– Газизҗан!
– Йөрмә, дидем!
Яңадан артта кар шыгырдамады…
Кем уйлаган шушы хәлгә калырмын дип. Үз гомерендә больница юлын таптаганы юк иде аның югыйсә. Армиядә хәрби өйрәнүләр вакытында, өстенә машина авып, госпитальдә ятканы хәтерендә. Тагын кайсыдыр елны тимер юл станциясеннән «Беларусь» тракторы белән ашлама алып кайтканда, төнлә берүзе буранда калып, ике як үпкәсе шешкән, бөерләренә салкын тигән иде. Врачлар ул чакта үлемнән чак алып калдылар. Яңадан больницага аяк басканы булмады.
Ә эче шуннан соң сиздерә-сиздерә килде. Ул аны беркемгә дә әйтмәде. Кая инде ул вак-төяк сырхауга була колхоз эшеннән калулар, больницага барулар. Әнисеннән күрмәкче, салкын тисә мәтрүшкә, үги ана яфрагы, юкә чәчәге эчте; биле, буыннары сызлаганда каен себеркесенә, кара торма белән әрекмәнгә тотынды; ашказанына бака яфрагы, андыз төнәтмәсе кулланды. Әрем-кычытканнары, колмак-бөтнекләре дә читтә калмады. Узган ел эче ныклап торып борчый башлады, күңеле болганды. Берничә мәртәбә больницага барырга ниятләп бетергәч, ул уеннан кайтты. Әле ремонт, әле язгы чәчү, әле чөгендер, әле урак. Үткән көз авыртулары, күңел болганулары ешайды. Майлы ризыклар гел ярамый башлады. Тәмам түзәрлеге беткәч, медпунктка керде. Әнисә ниндидер дарулар бирде. Хәле җиңеләйгәндәй булды. Тик озакка түгел. Әнисә ялынып-ялварып больницага җибәрде. Ул инде бик нык ябыккан иде. Берничә көн тикшерделәр дә Казанга юлладылар. Бу нәрсә Газизҗанның күңеленә шом салды. Димәк, биредә дәвалаудан узган. Хирург, операция ясаулары да ихтимал, дип кисәткәч, аның шиге тагы да көчәйде.
Һаҗәр бу хәбәргә артык коелып төшмәде кебек.
– Акча каян табарбыз икән? – диде дә сораулы карашын Газизҗанга төбәде.
Бу җитди мәсьәлә иде. Акча турында сүз чыкса, алар яңадан бер атна бер-берсенә дәшмәслек хәлгә килеп туктыйлар. Әле берничә көн элек кенә Рафиска акча юнәтү турында сүз кузгатып кара тавыш чыгарды Һаҗәр. Быел тагын Чаллы КамПИена барырга ниятли. Былтыр түләүсез бүлегенә кермәкче булган иде дә – конкурстан үтә алмады. Бер ел укырга гына да әллә ничә мең сум кирәк ди. Ә Казанга больницага каян акча юнәтергә?
– Хакимият башлыгына барып кара булмаса, – диде Һаҗәр. – Әнә Фәттах Мөдәррисенә, операция дигәч, биш мең биргән ди бит.
Газизҗан тамак төбе белән генә көлгән сыман итеп куйды.
– Һәрбер кеше аңа кереп акча алса, бик җайлы буласы икән…
– Син Мөдәрристән ким эшлисеңмени? Хезмәт хакы түләмәгәч, әмәлен тапсыннар.
– Йөрмим, – диде Газизҗан бер сүз белән.
– Алайса, үзем барам.
– Шул гына җитмәгән иде!
– Нигә?
Газизҗан дәшмәде, өр-яңа унтысын, шифоньердан алып, диванга куйды.
– Сат берәрсенә. Йә кибеткә тапшыр.
– Ә кияреңә?
– Кышкы ботинка минем гомергә җитәр…
…Иркә аңардан һич кенә дә аерылырга теләмәде. Газизҗан, инде бусы соңгы тапкыр дип, аның башыннан сыпырды, колак артларын кашыды да:
– Бар инде, кайт! – дип, авылга таба куды.
Эт биш-алты гына адым китте дә койрыгын бөкләп карга утырды һәм аның күзләренә туп-туры карады, аннары, Газизҗанның карашында йомшау сизепме, борынын алга сузган хәлдә корсагына ятып шуыша-шуыша, тагын аңа якынлашты. Газизҗан, йөзенә ачу галәмәтләре чыгарып, йодрыгын аңа таба болгады:
– Бар, кайт!
Иркә, нишләсәң дә нишләт, барыбер китмим дигәндәй, чалкан ятты, ялагайланып койрыгын болгады. Аны кызганып, Газизҗан тагын юлын дәвам итте, эт, хуҗасын узып китеп, сөенеченнән борыны белән кар чөя-чөя, алга ыргылды… Газизҗан аны бәләкәйдән тәрбияләп үстерде, ул аңардан кая гына барса да калмый, көндез дә, төнге сменада да тракторында янәшә утырып йөри иде. Һаҗәр этне: «Ни пычагыма бу трактор койрыгы, моңа ризык хәрәм», – дип сүкте. Иркә шул дәрәҗәдә ялагай, хәйләкәр, сырпаланучан, аңа беркем дә каты бәрелә яки суга алмый. Дөньяга үзен яраттырыр өчен яралган чын иркә җан иясе иде. Гәүдәсе бозау кадәр, ачуым бер килмәгәе. Йоннары кап-кара, елтырап тора, бары ике каш өсте генә саргылт. Аяклары, бот турыннан сизелер-сизелмәс саргаеп, табаннарына җиткәндә, аксыл-сары төс ала. Битеннән саргая башлаган авыз туры да, борынына җиткәндә, салам төсенә керә. Иркә юньләп өрә белми. Чит кеше керсә, өч мәртәбә «һау, һау, һау» дип куя да шуның белән вәссәлам. Урам этләре белән сугышмый, ырлашып, әүмәкләшеп үзеннән вак лискә этләр белән шаяра, егылып китә, тегеләр аны сырып алалар, ул өйдә булса, капка астыннан ишегалдына тулалар. Иң яратканы – тракторга утырып йөрү. Трактор барган шәпкә сикереп төшү аңа берни дә тормый. Ләкин йомышын йомышлагач, сикереп менә алмый, чылбыр яныннан телен асылындырып йөгерә, ә күзен Газизҗаннан алмый. Ул тракторын туктатуга сикереп менә, йөзе яктырып китә, тәрәзәдән бөтен җирне карап хозурланып бара. Кайчакта арткы тәрәзәгә борылып утыра, кайчакта ятып йокымсырап ала, бик эсседә, сикереп төшеп, каян да булса су эчеп килә. Бу басуларның кай төшендә ни барын ул Газизҗаннан ким белми.
Читать дальше