Бу хакта М. Мәһдиевнең замандашы, халык язучысы Гариф Ахуновның да фикере бар. «Мөхәммәтнең Иж-Буби мәдрәсәсен өйрәнүе юкка гына түгел. Аның әтисен – Сөнгатулла хәзрәтне – 30 нчы еллар репрессиясендә кулга алып, төрмәгә япканнар, ничәмә-ничә еллар – Сталин культы фаш ителгәнче – М. Мәһдиев «халык дошманы» баласы исәбендә йөргән иде. Ә тоталитар система, шул исәптән безнең республиканың да кайбер түрәләре мәдрәсәләргә, дингә теше-тырнагы белән каршы иде» 4 4 Шунда ук. – 17 б.
, – дип, әдипнең уңышсызлыкка очравын ассызыклап үтә.
Бу хакта әдип соңрак, аерым тукталып, «Каһәрләнгән хәрәкәт, каһәрләнгән тема…» (Казан утлары. – 1993. – № 2) дигән мәкаләсендә яза. Иж-Буби мәдрәсәсе тарихын өйрәнүгә очраклы кереп китүен, әмма Казан университетының гыйльми китапханәсенә кергәч, аннан чыга алмавын, «Буби процессы» дигән гаҗәеп бер теманы ачуын күрсәтә. Тема гаять катлаулы, шунлыктан ул тирәнтен эзләнүне, тарихи документларны җентекләп тикшерүне таләп итә. «Аларны җыяр, туплар өчен, гомер, энергия, үҗәтлек кирәк. Ул елларда боларның барысы да миндә исәпсез иде…» – ди автор (Казан утлары. – 1993. – № 2. – 144 б.).
Әдип Иж-Буби мәдрәсәсен бик ныклап өйрәнә. Буби процессында рус адвокатларының да катнашканын белгәч, Россия юриспруденциясе буенча күп хезмәтләр укый. М. Гернетның «Россия төрмәсе тарихы»н, адвокат Н. Маклаков, А. Бать һ. б. юристларның китапларын, нотыкларын өйрәнә. Мәшһүр адвокат Ф. Плевако хезмәтләре белән таныша. Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Гасыйм Мансуров һ. б. шәхесләрнең Буби мәдрәсәсе турындагы мәкаләләрен ныклап өйрәнә. Совет матбугатыннан да байтак мәгълүмат ала. Шулай итеп, «Буби мәдрәсәсе» дигән мәкаләсе языла. М. Мәһдиев аны «Казан утлары» журналына бирә. Редакция бу мәкаләне СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалындагы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына җибәрә, галимнәрдән рецензияләр яздырыла. Мәкалә институтның тарих секциясендә тикшерелә. Тикшерү озак һәм бәхәсле була. Күпләр мәкаләнең бастырылуына каршы чыга. Бары сектор мөдире Җәмил Гыйльманов кына мәкаләне яклап сөйли: «Мондый мәкаләне дә басмасак, без кая барабыз инде?» – ди ул һәм «мәкаләне матбугатта бастырырга» дигән карар чыгаруга ирешә. Мәкалә 1969 елда «Казан утлары» журналының 12 нче санында басылып чыга. Әмма бастырылгач, тагын каршылыкка очрый: М. Мәһдиев язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әдип Бубилар тарихын язуны «каһәрле хезмәт» дип атый, әмма бу эш белән шөгыльләнүенә бер дә үкенми.
Әлеге теманы яктырткан «Татар провокаторлары» (Идел. – 1999. – № 4) дигән аналитик мәкалә М. Мәһдиевнең вафатыннан соң бастырыла.
Патша хөкүмәтенең татар демократик культура учакларына, әдәбиятына каршы юнәлдерелгән реакцион политикасы XX гасыр башы татар әдәбиятында зур чагылыш таба: әдәбиятка өр-яңа тискәре образ килеп керә. Ул образ инде моңарчы әдәбиятта тәнкыйть ителгән иске тип сәүдәгәр дә, кадимче дә, надан авыл мулласы да, мәгърифәтсез-әхлаксыз кыз яки егет кенә дә түгел. Ул – доносчы, провокатор образы. Доносчылыкка, провокаторлыкка каршы көрәш, аларны тәнкыйть уты астына алу демократик әдәбиятның төп бурычларыннан берсе булып алга килеп баса.
Татар әдәбиятында бу көрәш ике төрле юл белән бара. Беренчесе – әдәбият дошманы булган доносчыны, провокаторны, конкрет исеме белән атап, фельетонда, пародиядә, мәкаләдә, карикатурада тәнкыйть итү. Икенчесе – зуррак күләмле әдәби әсәрдә доносчыны яки провокаторны әдәби образ буларак сурәтләү.
Демократик әдәбият дошманнары үзләре берничә төркемгә бүленәләр. Беренчеләре – яңа әдәбиятка, демократик культурага каршы ачыктан-ачык көрәшүчеләр. Болар патша администрациясе белән ачык бәйләнештә торалар, үзләре дә китаплар, җыентыклар чыгаралар, демократик карашлы кешеләр белән судлашалар, «Дин вә мәгыйшәт» журналында актив язышалар, гауга чыгаралар. Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр әнә шул төркемгә керәләр. Икенче төркемдә – муллалар, карагруһчы сәүдәгәр-кадимчеләр, иске тип хәлфәләр. Болар китап, мәкалә, әдәби әсәрләр язмыйлар, ләкин аерым әдәби әсәрләрнең, аерым язучыларның шәкертләргә, халыкка йогынтысы турында хөкүмәт органнарына мәгълүмат биреп торалар. Яңа әдәбиятка симпатияләре югын кешедән яшермәсәләр дә, кирәкле мәгълүматны яшерен бирәләр һәм үзләрен фаш итмәүне шарт итеп куялар. Мондый тип доносчылар 1917 елда патша бәреп төшерелгәч фаш ителәләр. Әлеге ике төркемгә кергән карагруһчылар, фельетоннарда, мәкаләләрдә яңалыкка дошман кешеләр буларак, тәнкыйть уты астына алыналар.
Читать дальше