Патша хөкүмәте татарларга бары дини өлкәдәге мәктәп-мәдрәсәләр генә ачарга рөхсәт итә. Бубилар да, билгеле, мәдрәсәләрен татар голәмасы һәм хөкүмәт каршында дини уку йорты итеп күрсәтәләр. Шулай да Буби мәдрәсәсенең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтенә ошамый. Татар авылларында мөгаллимнәр белән муллалар арасында ике катлау барлыкка килә. Аларның берише патшага каршы була, икенчеләре ныклап патша хөкүмәтенә хезмәткә күчә. Мондый каршылыклы фикернең Буби мәдрәсәсеннән таралганлыгы күзәтелә, шуңа да жандармерия мәдрәсәгә игътибарын юнәлтә. «Буби мәдрәсәсендә Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла» дип, матбугатта шау-шу күтәрелә. Шулай ук «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә шәкертләрне хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр» дигән эчтәлектә патша жандармериясенә ялган донослар языла. Искелек тарафдарлары бу эштә рус миссионерларына, патша жандармериясенә бик теләп ярдәм итәләр.
Тентү башлана. Һәр мөгаллимне сак астына алалар. Буби мөгаллимнәрен Сарапул төрмәсенә озаталар. Буби мәдрәсәсен тәмамлап чыккан шәкертләр исемлеге булдырыла, Россиянең төрле почмакларында алар да тикшерелә. Тентү вакытында бик күп кыйммәтле кулъязмалар юкка чыгарыла. Бигрәк тә Риза Фәхретдиннең Россия татарлары тарихына, мәгърифәткә һәм галимнәр эшенә кагылышлы язмалары – язучы тарафыннан күп еллар буе зур тырышлык белән җыелган документлар югала.
Белем учагы тар-мар ителә, тикшерү эшләре башлана. Бубилар эше буенча ун кеше төрмәгә утыртыла. Болар – Габдулла Буби, Гобәйдулла Буби, Котдус Габдрахманов, Мирзамөнәвар һәм Миргаяз Алеевлар, Харис Сайманов, Әхмәтшәриф Габделсаттаров, Нәҗип Туктамышев (Думави), Габделхак Саматов һәм Габдрәхим Сәлимовлар. Әлеге кешеләр патша хөкүмәтенә каршы пропаганда алып барган дип санала. Патша жандармериясе Казан, Нократ якларында киң күләмдә тикшерү эшләре алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Иж-Бубый авылларында күп кешеләрдән сорау алына. Гаепләү ягындагы шаһитлар – карагруһ кадимчеләр – Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал тарафыннан сатира уты астына алынган Ишми ишан, Мөхәммәтҗан хафиз кебекләр. Алар Бубиларны дөньяви фәннәр укытуда гаеплиләр, әмма суд тикшерүчеләре кызыксынган төп сорауларга төгәл җавап бирә алмыйлар. Шаһитлардан – иң кабахәт төстә яла ягучы кешеләр – Буби мәдрәсәсенең үз мөгаллимнәре Әхмәтфәез Даутов белән Мирсәет Юнысов булалар.
Ә. Даутов Буби мәдрәсәсендә гарәп теле укыта. Бу кеше Буби мөдәррисләренең авторитетына кызыгып, көнләшеп яши, мәдрәсәдә гектограф булганлыгын һәм погром ясаласы төндә бик күп кәгазь яндырылганын да тикшерүчеләргә ул әйтә. «Бубилар – провокатор, Россия кул астындагы һәммә мөселманнарны Төркия химаясе астына кертеп, бер ислам дәүләте кору фикерендәләр», – ди. Сатлык җанның мондый күрсәтмәсе Бубиларның язмышын нык катлауландыра.
Буби мөдәррисләрен яклаган шаһитларның күпчелеге – Иж-Бубый авылы крестьяннары. Утыз ике ша- һит арасында руслар да шактый була. Мәсәлән, Сара- пул шәһәренең нотариусы, элеккеге земский управа председателе М. С. Тюнин, Сарапул купецы, училище советы члены Ф. Н. Смагин, шәһәр училищелары инспекторы В. Ананьин Буби мәдрәсәсендәге яңа тәртипләрне мак- тап килгәннәр һәм земстводан бу мәдрәсәгә акча бүлдертүгә дә ирешкәннәр. Буби мөдәррисләрен якларга адвокатлар яллана. Шуларның өчесе, рус җәмәгатьчелегенең алдынгы карашлы кешеләре – Мәскәүдән В. А. Маклаков, Казаннан А. Г. Бать, Сарапулдан Егоров – бертавыштан Буби мөдәррисләрен яклап чыгалар. Алар бу процессның уйдырма икәнлеген аңлыйлар, патша хөкүмәтен мондый акылсыз адымнардан туктатырга телиләр.
Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләр арасында исемнәре тарихка кереп калган, төрки дөньяга билгеле булган мәгърифәтчеләр, галимнәр, дин әһелләре, шагыйрьләр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, хәтта социал-революционерлар да бар. 1960 еллар азагында болар турында язып чыгу кыюлык, тәвәккәллек таләп итә. 1969 елның азагында мәкалә «Казан утлары» журналында басылып чыга. Әмма язучы өчен иң рәхимсез җәза бирелә – язганнарын нәшер итү хокукыннан мәхрүм ителә. «Мөхәммәт Мәһдиев ни күрсә күрде, әмма коточкыч 37 нче еллардан соң беренчеләрдән булып дини мәдрәсәләрне аклап, аларны яклап чыкты, илдәге мөселман, шул җөмләдән татар җәмәгатьчелеге алдында аларның абруен күтәрде. Һәм, моны үзе телиме-теләмиме, ул соңгы елларда татар илендә бик күркәм башланып киткән рухи яңарышның чишмә башында торган шәхес булды…» 3 3 Мөбарәков Т. Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлеклә- рем // Кеше китә – җыры кала… – 94 б.
– дип яза әдипнең якын дусты Тәбриз Мөбарәков.
Читать дальше