Фарида Гайфуллина - Кадерле мирас

Здесь есть возможность читать онлайн «Фарида Гайфуллина - Кадерле мирас» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Кадерле мирас: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Кадерле мирас»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге хезмәттә Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең яшәү һәм иҗат итү елларына бәйле рәвештә язылган публицистик язмалары беренче тапкыр, эзлекле тәртипкә салынып, фәнни анализланды. Мәкаләләрнең иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмияте ачыкланды.

Кадерле мирас — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Кадерле мирас», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Язучының публицистик язмаларын бер сулышта укып чыгасың һәм башкалар белән дә уртаклашырга ашыгасың. Чөнки ул чынбарлыкны ничек бар, шулай сурәтли, дөньякүләм зур проблемаларны гади һәм үтемле итеп аңлата белә. Татар халкының тарихын, тормышын, гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, яшәү рәвешен аның кебек белүче һәм татар күңеленә үтеп керерлек итеп әйтеп-сөйләп бирүче кеше дә – ул. Кайсы гына мәкаләсен кулга алсаң да – кызыклы, уйландыра торган. Никадәр белем, мәгълүмат аласың, рухи яктан да байыйсың.

Газета-журналлар М. Мәһдиев белән һәрдаим бәйләнештә иде. Ул халкыбызның милли аңын, милли горурлыгын уятучы иң актив, абруйлы автор булды. Әдипнең кыю фикерле, яңа карашлы мәкаләләре киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. «М. Мәһдиевнең һәрбер язмасын (әдәби әсәрдән өзекме, истәлек-хатирәме, публицистик, фәнни-популяр мәкаләме) укучыларыбыз гына түгел, редакция хезмәткәрләре дә түземсезләнеп көтеп алды, аның һәр язганы газетаның нигезен тәшкил итүче, номерны тотып торучы материал иде» 2 2 Фәттахов Р. Очты дөнья читлегеннән… // Мәгърифәт. – 1995. – 17 июнь. , – дип язды журналист Рифат Фәттахов.

ТАРИХЛАРДАН КИЛГӘН ХАКЫЙКАТЬ Документаль нигезгә корылган язмалар Тарих Биш - фото 1

ТАРИХЛАРДАН КИЛГӘН ХАКЫЙКАТЬ

Документаль нигезгә корылган язмалар

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, ул үз эченә меңнәрчә, миллионнарча елларны, күп гасырларны сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган! Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, әмма ил тарихындагы байтак вакыйгалар безнең өчен әлегә сер булып кала бирә. Олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны белү өчен, күп эзләнергә, өйрәнергә кирәк. Татар әдипләренең язмалары, публицистик мәкаләләре белән танышу гына да күп нәрсә бирә. Алар белән таныша барган саен, еллар артында күмелеп калган кырыс вакыйгалар җанлана. Татар иҗтимагый тормышы һәм аның мәдәнияте хакында никадәр мәгълүмат аласың, тарихында зур роль уйнаган шәхесләр белән очрашасың. Алар исә халкыбызның үткәнен күзалларга ярдәм итә. Кыйммәтле мәгълүмат туплау өчен генә түгел, яшьләргә үзләренең тормыш позицияләрен билгеләү өчен дә, тарихи шәхесләр тормышын өйрәнү кирәк.

М. Мәһдиевнең шәхес һәм халык язмышын үзәккә алган, зур социаль-фәлсәфи проблемалар күтәргән, гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тоткан тарихи язмалары бик күп. Әлеге язмаларның күбесе архив материалларына таянып язылган. Язмалар нигезендә хакыйкать ята.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында татар җәмгыятендә тамырдан үзгәрешләр башлана. Әлеге үзгәрешләр рухи-сәяси өлкәне дә читләтеп үтми. Әмма бу өлкәдәге яңарышлар социаль-икътисади факторлар белән генә бәйләнмәгән. Россиядә халык массаларының киң масштаблы чыгышлары, изелеп яшәүче халыкларның милли-азатлык хәрәкәтенә күтәрелүе күзәтелә. Алар яшәп килгән стройны үзгәртүне таләп итәләр. Бу чыгышларда татарлар да актив катнаша. Алар икътисади мәсьәләләрне генә күтәреп калмыйлар, милли проблемаларны хәл итүне дә таләп итәләр.

Күпсанлы халык кузгалышлары басымы астында патша хакимияте үз милли сәясәтенә беркадәр үзгәрешләр кертергә, кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте төзелә, шуның белән илдә мөселман общинасының булуы рәсми төстә таныла. Мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт итәләр, алар, бу мөмкинлектән файдаланып, мәктәп һәм мәдрәсәләр ачалар. Татарлар үзләренең бәйсез халык мәгарифе системасын булдыралар. Җәмгыятьтә акрынлап зыялылар барлыкка килә. М. Мәһдиев культурабыз тарихында бик аз өйрәнелгән менә шул тармакларга мөрәҗәгать итә. Шуларның беренчесе – мәдрәсәләр тарихы. Язучы, архивларда утырып, элекке мәдрәсәләрнең тарихын, алардагы уку-укыту программаларын җентекләп өйрәнә, мәдрәсәдә белем алып чыккан шәкертләрнең тормыш юлларын барлый һәм шулар турында «Буби мәдрәсәсе» (Казан утлары. – 1969. – № 12) дигән күләмле мәкаләсен яза.

Әгерҗе төбәгендәге Буби мәдрәсәсе патша реакциясенә, кадимчелеккә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларының берсе була. XX гасыр башында әлеге мәдрәсә белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкчелек итә. Алар Төркиядә, Гарәбстанда укып кайтканнар, чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы уку-укыту эшләрен өйрәнгәннәр. Дөнья күреп кайткан мөгаллимнәр әтиләре Габделгалләмнән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Мәдрәсәдә дини сабаклар белән янәшә шактый киң программа нигезендә дөньяви фәннәр укытыла, телләр өйрәнелә. Тәрбия алымнарының куелышы ягыннан да мәдрәсә алгы сафта тора, һәм ул Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләреннән укуга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кенә кешеләрне үзенә җыя.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Кадерле мирас»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Кадерле мирас» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Кадерле мирас»

Обсуждение, отзывы о книге «Кадерле мирас» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x