Фарида Гайфуллина - Кадерле мирас

Здесь есть возможность читать онлайн «Фарида Гайфуллина - Кадерле мирас» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, Публицистика, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Кадерле мирас: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Кадерле мирас»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Әлеге хезмәттә Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиевнең яшәү һәм иҗат итү елларына бәйле рәвештә язылган публицистик язмалары беренче тапкыр, эзлекле тәртипкә салынып, фәнни анализланды. Мәкаләләрнең иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмияте ачыкланды.

Кадерле мирас — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Кадерле мирас», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Икенчедән, М. Мәһдиев әдәби әсәрләрендә генә түгел, шәхес буларак, зур мәгънәдә милләтче буларак, Габдулла Тукай, Фатих Әмирханнар традициясен дәвам итте. Аның публицистик мәкаләләре шуны раслап тора.

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

– М. Мәһдиев гап-гади Гөберчәк авылын һәр татар укучысының җанына якын, таныш туган ягына әйләндергән шәхес булды;

– үзе укыткан укучы-шәкертләренең сөекле остазы иде, аның күңел җылысы мәктәп укытучыларына, укучыларына күчә бара;

– үз чорында зур галимнәр, каләмдәшләре тарафыннан ихтирам казанды, әдәбият мәйданында гаделсез киртәләрне җимереп танылды.

М. Мәһдиев иҗатын фәнни юнәлештә анализлап, публицистикасының иҗтимагый, тарихи һәм сәнгатьчә әһәмиятен бәяләп язылган хезмәт аеруча вакытлы, урынлы дип кабул ителә.

Флёра Ганиева, филология фәннәре докторы

КАБАТЛАНМАС ШӘХЕС

Мөхәммәт Мәһдиев – үзенчәлекле, затлы шәхес. Ул – халкыбызның яраткан язучысы, күренекле галим, кыю публицист, күпләрнең кадерле укытучысы…

Юкка гына М. Мәһдиев лекцияләрен тыңлаган укучылар арасыннан язучылар һәм шагыйрьләр чыкмагандыр. Аның һәр лекциясе көтеп алына, йотлыгып тыңлана иде. Ул лекцияләр бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Безне дөньяны танырга, уйларга, фикерләргә өйрәтте Мөхәммәт ага. Шул юл белән әдәбиятка мәхәббәт уятты, иҗатка рухландырды.

Язучы буларак та беркемне дә кабатламаган, үз йөзе булган, үз фикерен туры итеп әйтә белгән әсәрләр иҗат итте: татар әдәби теленең үрнәге итеп алырлык повесть-романнар калдырып китте. Аларда халыкның җор, үткен телен, тапкыр акылын, холкын, тарихын күрсәтте.

М. Мәһдиев – прозага китаптан түгел, ә тормышның үзеннән, олы юл үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән язучы. Шуңа да аның «Без – кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Каз канатлары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге», «Мәңгелек яз», «Ачы тәҗрибә», «Бәхилләшү» кебек әсәрләре әдәбиятыбыз түрендә лаеклы урын тапты.

М. Мәһдиев әсәрләренең тематикасы искиткеч киң. Шулар арасында аерылып торганы – тормышның үзе, кеше язмышлары. Ә тормышы аның авыл белән, авылдашлары белән тыгыз бәйләнгән. Халкыбызның, милләтебезнең терәге булган татар авылының тарихын, язмышын аңардан да яхшы белгән, шулкадәр тирән тасвирлаган язучы юктыр.

Бу серле, талантлы язучының повесть-романнарында укучыны беренче юлларыннан ук үзенә бөтереп алып кереп китә торган сюжет та, тирән һәм катлаулы конфликт та юк кебек. Чынлыкта исә аның әсәрләре күптармаклы, күпсызыклы сюжетка корылган. Әдипнең һәр характеры үзе бер тәмамланган новелла булып тора. Бу әсәрләр ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да, ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән яшәтә. Аның әсәрләрендә, тирән фәлсәфә белән бергә, халкын яратуы, аны сөеп, ачуланып яки аннан оялып милләтебезнең асыл сыйфатларын кайтарырга теләве чагыла. Язучыны олы дөнья проблемалары борчый, Җир шары сулышы аның йөрәге аша уза.

М. Мәһдиев, филология фәннәре кандидаты, галим буларак, «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба» (1989), «Социальные корни таланта» (1990) хезмәтләрен бастыра. Ул татар иҗтимагый фикер үсешен, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихын, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән яшьтән үк кызыксына. Галимнең XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, аннан соңгы күп кенә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында архив материалларына нигезләнеп язылган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән бик күп гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре бар. Болар – киләчәк буынга үрнәк булырлык ядкярләр.

Тыелган, онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда да М. Мәһдиев әйтеп бетергесез зур эшчәнлек күрсәтә. Аның әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр саны гына да биш йөздән артык. «Мөхәммәт Мәһдиевнең хәтере ныклыгына, иманының көрлегенә шаккатарлык! Шушы еллар эчендә ул күпме югалган исемнәрне, без белмәгән документаль фактларны, әдәбиятта онытылып торган вакыйгаларны көнгә чыгарды» 1 1 Гыйләҗев А. Сайланып чыккан сүзләр… // М. Мәһдиев. Кеше китә – җыры кала. – Казан : «Татар китабы» нәшр., 1996. – 25 б. , – дип язды халык язучысы Аяз Гыйләҗев.

М. Мәһдиев үзен тәҗрибәле, үткен телле публицист буларак та танытты. Киң катлау укучы аңына йогынты ясау максатын күздә тоткан иҗтимагый-сәяси эчтәлекле бу әдәби төрне бик тиз үз итте, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын яктырткан язмалары белән халыкны сөендереп торды.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Кадерле мирас»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Кадерле мирас» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Кадерле мирас»

Обсуждение, отзывы о книге «Кадерле мирас» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x