Безнең ызгышны олылар да ишетеп торганга күрә, әдәп белән генә, язык сүзләрне кушмыйча гына үртәшәбез. Шул чакны ничектер, үзем дә сизмәстән, безнең белән ызгышкан малайларның исемнәрен кертеп, тиз генә берничә җыр чыгардым да, әйдәгез, тегеләрне менә шулай үртәп җырлыйк, дидем. (Бу очракта олылардан «гыйбрәт» алганмын, күрәсең, әгәр дә сүгенә торган оятсыз сүзе булмаса, олылар бит усал җырны да, көлке бәетне дә гаепкә санамыйлар.) Безнекеләр җырларны шунда ук отып алдылар, һәм без кычкырып җырлап та җибәрдек. Безнең «дошманнар» аптырап, тынып калдылар. Алар да нәрсәдер әйтергә теләделәр бугай: җыелышып киңәшергә тотындылар. Тик, берни дә чыгара алмыйча, өйләренә таралыштылар. Менә шунда җырның йодрыктан көчлерәк икәнен төшендем бугай. Бу вакыйга шигырьгә «килә» башлавымның беренче чагылышы булгандыр, бәлки.
Безнең авылда рәсми мәктәп 1905 елдан соң гына барлыкка килгән. Ләкин мәктәпләргә йөрүемнең рәте, мәгънәсе булмады. Шулай да мин ул чаклардагы яңа – җәдиди – мәктәпләрдә үтелә торган җәгърафия, тарих, хисап, гарәп теле кебек дәресләрне үзлегемнән укып белергә омтылдым. Әдәбият дәресе итеп татар телендәге яңа китапларны укый идем. Алар гына җитмәгәч, кайбер иске китапларга да күз салгаладым. Шундыйлардан, мәсәлән, Искәндәр Зөлкарнәйне (Александр Македонскийны) легендаларга төреп, ике мөгезле итеп сурәтләгән «тарих» китабы һәм Каюм ага Насыйриның атаклы «Фәвакиһел җөләса…» дигән әсәре белән таныштым. Соңгысы аңлау өчен шактый катлаулы, авыр китап булып, аның эчендә иркенләп йөри алмасам да, андагы шигырьләр, җырлар, бәетләр, мәкальләр минем өчен үзенә күрә әдәбият дәреслеге хезмәтен үтәделәр.
Соңга таба минем «белем даирәм» тагын да киңәя төште. Безнең авылның мулласы, хөрмәтле Хәсәнҗан Әхмәров абый мине үз өенә китаплар, газеталар укып йөрергә чакырды. Яшьтәшем булган кызы белән без аның бик кызыклы әңгәмәләрен тыңлый идек. Ул, безне газета дигән нәрсәгә ияләштерү өчендер, алардагы хәбәрләр буенча бик кызык сөйләшүләр, аңлатулар алып бара иде. Ул елларда газеталарда койрыклы йолдызның (Галлей кометасының) Җир шарына бәрелү ихтималы турында кызу бәхәсләр бара иде.
Шул уңайдан Хәсәнҗан абый безне Кояш тирәсендә әйләнүче планеталар һәм Галәмнең төзелеше белән дә аз-маз таныштырды. Менә шул рәвештә Галлей кометасы мине диннең Галәм турындагы әкиятләреннән яңа орбитага – фән «орбитасы»на күчәргә ярдәм итте. Әгәр дә мин Галлей кометасының яңадан Кояш тирәсеннән үтеп китәчәк елын – 1986 елны көтәм икән, минем аны күрәсем килүе – бик табигый хәл, мин аның белән бит малай чакларымда ук танышкан идем инде.
Әни, үзе дә белмәгән хәлдә, миндә шигъри хисләрнең үсүенә, романтик уйчанлык тууга сәбәпче булса, әти исә, акылга йогынты ясап, практик кеше итәргә теләде, ахрысы. Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым (сул кул бармагымда әле дә уракның истәлеккә калган эзе бар); кечкенәрәк чалгы әмәлләп печән чаптым; чабатаның кызлар кия торган «көяз» стильдәгесен үзем тукып кидем; сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем. Бервакытны юкәдән күнгә күчәргә – итекче булырга да өйрәнә башлаган идем. «Бусы кирәкми, улым, гомер буена өйдә генә, хатын итәге янында гына утыра торган эш ул», – диде әти. Ә инде авыл читендәге алачыкка йөреп, тимерче булырга өйрәнә башлагач: «Менә бусы ярый, тимер – агачның патшасы ул», – диде. Ләкин бу эшкә әтидән бигрәк әни күзе белән карый идем бугай: тимерче кап-кара, кап-каты тимерне утка сала; тимер матур алсу-сары-ак төскә керә, әйтерсең кояшның бер кисәгенә әверелә; чүкеч астында йолдызлар сибә-сибә, син теләгән рәвешкә килә. Тимерне дә шулай буйсындыра ала торган кодрәткә ия булу инде гади эш кенә түгел, бу ниндидер бер ямьле, серле һөнәрдер кебек иде.
1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе, яшьрәге, Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр.
Мин дә шунда төштем. Баскычка ябыша-ябыша тирән кое төбенә җиткәч, юка гына бакыр «тамыры» буенча, ятып кына керерлек тәбәнәк, терәүле забойда, «колчедан арасында алтын бөртеге дә бар» диелгән эшкә өйрәнә башладым.
Чыгыр белән өскә чыгарылган руданың күз белән генә үлчәнгән йөздән бер өлеше саф бакырның күпме икәнен билгеләү өчен казнага тапшырыла, Петербурга, эретеп карый торган төшкә китә, һәм аннан «Сез чыгарган бакыр өемендә бер мыскал алтын да бар» дигән кебегрәк бер нәтиҗә килә. Шуның буенча эш хакы бирелә. Юк, тернәкләнеп, баеп булмый торган алдакчы эш иде бу!
Читать дальше