Ландыш Әбүдәрова - Мандариннар / Мандарины

Здесь есть возможность читать онлайн «Ландыш Әбүдәрова - Мандариннар / Мандарины» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Мандариннар / Мандарины: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Мандариннар / Мандарины»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә.
В первую книгу Ландыш Абударовой вошли произведения, написанные в разные годы: повести, рассказы и сказки. Мир, изображенный в произведении, – это образ жизни людей нового времени, их взгляд на новую жизнь. Автор по-своему складывает их в одну шапку. Книга адресована любителям современной прозы.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мандариннар / Мандарины — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Мандариннар / Мандарины», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ландыш Әбүдәрова

Мандариннар. Повесть, хикәяләр, нәсер, әкиятләр

Татарстан китап нәшрияты 2018 Әбүдәрова Л Р 2018 Биек үкчә астында - фото 1

© Татарстан китап нәшрияты, 2018

© Әбүдәрова Л. Р., 2018

Биек үкчә астында

Повесть

Уфа Театр Ал төстәге ToyotaVitz машинасында Ленин урамына борылып чыгам - фото 2

Уфа. Театр

Ал төстәге «Toyota-Vitz» машинасында Ленин урамына борылып чыгам. Уңда Опера һәм балет театры кала. Аннан ашыкмый гына соңга калган тамашачылар чыгып килә. Кирпеч кызыллыгын төнге шәһәр утлары да күмә алмаган бу бина бер дә опера һәм балет кебек нәзакәтле сәнгать учагына охшамаган. Ул күбрәк совет чорының ак, дөресрәге, кызыл йортын хәтерләтә. Бу бинага кара костюм киеп, галстук тагып, портфель тотып йөри торган, кызыл тук йөзле, төптән чыккан юан гәүдәле, капкорсаклы, кыска аяклы партия әгъзалары күбрәк килешә. Әмма монда күбрәк сәнгать белән кызыксына торган, үзләрен соңгы буын зыялы дип санаучы бер кавем йөри. Аларын да тану кыен түгел: тормыш йөге баскан салынкы җилкәләргә ыспай гына муен утыртылган, ул муен горур башны үз дәрәҗәсендә тоту өчен югарыга сузылган. Карашлар сез белгәнне мин киптереп элгән дигән кебек бераз гына тәкәббер, бераз гына мәрхәмәтле. Гадәттә, үзен зыялы дип санаучы кеше җәмгыятьтә күзәтүче ролен ала. Шуңа да аның нәрсә турында дәшмәвен аңлавы авыр. Арада берән-сәрән генә casual стилендә киенгән яшь җилкенчәк тә күренгәли. Болары сәнгать академиясе студентлары булса кирәк. Муеннарына ураган шарфларына караганда, киләчәктә боларның иҗади интеллигенция, богема вәкилләре булачагын чамалап була. Бүген нинди опера булган соң әле? «Прометей». Барып карарга кирәк, яңа нәрсә бит…

Театр бинасыннан соң ук «Макдоналдс» рестораны зур кызыл «M» хәрефе белән сәлам биреп кала. Шәһәрнең иң затлы урамындагы глобализация галәмәте. «Глобализация» сүзен ишетмәгән кеше калмагандыр инде ул. Тик нәрсә соң ул дип сорасалар, җавап нинди булыр иде икән? Мөгаен, кока-кола, Интернет, «Playboy», Шанель, Дженнифер Лопес… Кыскасы, Көнбатыштан нәрсә килә – шул. Ләкин миннән берәү дә бу турыда сорамый, һәм мин магнитоланы кабызам.

«Русское радио» «Всё будет хорошо» дип суза ун ел элек яздырып куелган тавыш. «Европа плюс» сәгатенә бишенче кабат «абсолют» хитын әйләндерә. «103 FM» да чираттагы туган көн котлавы… Менә ничәнче кат алып баручы бер үк тәмле-төче сүзләрне эфирда яңгырата. Әһә, менә-менә, «Мәскәү кайтавазы» н куйыйк әле. Торсын, шуннан да яхшырагы юк икән.

Үтеп барышлый, юл читендә бөкрәеп кенә капчыгында кармаланучы сукбайга игътибар итәм. Бәй, бу шәһәрдә алар һаман бармыни әле? Бик күптәннән күзгә чалынганнары булмагач, мин алар турында бөтенләй онытканмын икән. Кызык, СССР таркалгач, ил-көндә бомж дигән социаль төркем барлыкка килеп, базар яннары, иске йортларның подъезд төпләре сукбайлар белән гөжләп торган туксанынчы еллардан соң алар азайды микән? Менә бу сукбай төнгә каршы кая бара инде? Ленин урамында нәрсә калган аңа? Мөгаен, төн кунар урын эзлидер. Иш-иптәшләре үзләре яныннан куганнардыр да, ул, дүрт ягым кыйбла дип, күзе караган якка чыгып киткәндер. Югыйсә башкаланың элита урамына килеп төртелмәс иде. Хәер, бер көнлек тормыш белән яшәүчегә күп кирәкмени инде. Аның иртәгәсе бүген килгән, шуңа төн ката йөрүе бахырның.

Кызгансам да, аңа ярдәм итү турында уйламыйча гына юлымны дәвам иттерәм. Октябрь проспекты буйлап машинада әйләнеп килим әле. Яратам мин төнге шәһәрне, утларын…

Инде кичке унынчы ярты булуга карамастан, урам тулып машиналар агыла. Бу өч ярым кеше утырткан троллейбуслар юл тыгызлап бу вакытка кадәр йөрмәсә дә булыр иде инде. Аның ян-якларына зур итеп «Бон бекон» дип язып куйганнар. Мин үземнән дә зур итеп төшерелгән колбаса сурәте яныннан узып китәм. Колбасага микрофон терәгәннәр. Күрәсең, ул үзе турында интервью бирергә тиештер. Тирә-якка күз салам: безне бөтен яклап реклама чолгап алган. Алда да, артта да, өскә дә ике баганага аркылы банер сузып матур сүзләр язганнар: «Книжка». Бизнес-ланч – 90 сум», мәсәлән. Аңласаң аңла, аңламасаң – синең эш. Ике якта 50–100 метр саен зур реклама такталары элеп чыкканнар. Кайберләре неон утлар белән ялтырый. Әйе, без пиар заманында яшибез. Әйтерсең лә шәһәрнең хуҗасы реклама, ул безне бөтен җирдә эзәрлекли: иртән торып телевизор кабызуга, блогы-блогы белән реклама күрсәтәләр. Радионы кушсаң, ун минут саен диярлек реклама.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Мандариннар / Мандарины»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Мандариннар / Мандарины» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Валентина Мастєрова - Смарагд
Валентина Мастєрова
Валентина Мастєрова - Суча дочка
Валентина Мастєрова
Симона Бовуар - Мандарины
Симона Бовуар
Рюноскэ Акутагава - Мандарины
Рюноскэ Акутагава
Евгения Полянина - Мандарины – не главное
Евгения Полянина
Андрей Федоров - Апельсиновый ландыш
Андрей Федоров
Маргарита Васюк - Мандарины
Маргарита Васюк
Влас Дорошевич - Ландыш русской сцены
Влас Дорошевич
Павел Сомов - Лунный Ландыш
Павел Сомов
Отзывы о книге «Мандариннар / Мандарины»

Обсуждение, отзывы о книге «Мандариннар / Мандарины» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x