Ландыш Әбүдәрова - Мандариннар / Мандарины

Здесь есть возможность читать онлайн «Ландыш Әбүдәрова - Мандариннар / Мандарины» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2018, ISBN: 2018, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Мандариннар / Мандарины: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Мандариннар / Мандарины»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Ландыш Әбүдәрованың беренче китабына төрле елларда иҗат ителгән чәчмә әсәрләре: повесте, хикәяләре һәм әкиятләре тупланды. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья – яңа заман кешеләренең яшәү рәвеше, аларның яңа тормышка карашы. Автор аларны үзенчә бер калыпка салып бирә. Китап хәзерге чор прозасын сөючеләргә тәкъдим ителә.
В первую книгу Ландыш Абударовой вошли произведения, написанные в разные годы: повести, рассказы и сказки. Мир, изображенный в произведении, – это образ жизни людей нового времени, их взгляд на новую жизнь. Автор по-своему складывает их в одну шапку. Книга адресована любителям современной прозы.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Мандариннар / Мандарины — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Мандариннар / Мандарины», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать
Подъездга чыгуга, почта тартмасы бушлай газеталар, буклет, флаерлар белән шыплап тулган була, лифтта махсус такта элеп куйганнар. Урамга чыксаң, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда әллә каян гына каршыда промоутерлар пәйда була да, теләсәң-теләмәсәң дә, сиңа бер уч глянец кәгазь сона. Һәм менә – зур-зур такталар белән бөтен шәһәрне чуарлап бетергәннәр. Кыскасы, шәһәр реклама теле белән сөйли. Аның тавышы күпкә югары, көчле, ә сөйләгән сүзе тәмле, кызыктыргыч. Хәтта тавыш белән сөйләмәсә дә, шушы такталарга язылган бер-ике сүз әллә каян кычкырып тора. Укыганда үзең үк тавышны шул тонга көйлисең. Бичара халык бу кадәр төче һөҗүмгә түзәргә тиеш. Кая анда геноцид, террор, халык күптән инде реклама тарафыннан чолганышта калган. Шәһәр кешесе күптән инде гап-гади табигать баласы һәм җәмгыятьнең бер вәкиле булуын онытты. Ул бүген – мөхтәрәм кулланучы. Шушы товарларны үзендә булдырырга тиешле зомбилаштырылган бер зат. Шәһәрнең хуҗасы – реклама. Кешеләр монда фон гына.

Ах, анасын сатыйм икән! Ялгыш юл читендә торган фахишәгә туктый яздым. Минеке кебек үк елкылдап торган кеш тун кигәч, мин аны гыйффәтле, инде гыйффәтле үк булмаса да, тәрбияле кыз дип торам. Хәзерге фахишәләр тәнен урам чатына чыгып сатадыр дип уйламый идем. Аларның телефон номеры язылмаган кәгазь, алай гынамы, стена калмады бугай инде. «Досуг» дип язылган кәгазь кисәкләрен минем ал төстәге «Vitz» ыма да кыстырып киткәлиләр.

Бу фахишә затлы туннан булса да, бот төбеннән генә кыска ак итәге һәм озын кунычлы лаклы итекләре кем икәнен әйтеп тора. Хәер, ялгышуым да бар. Хәзер кызларның киенү рәвешенә карап кемнең кем икәнен әйтү авыр. Бәлки, бу кыз бала да төнге клубка дискотекага барырга җыенгандыр. Әнисен иптәш кызымда кунам дип алдагандыр.

Бүген үземне дә берәү «снимать» итмәкче иде бит әле. Өстемдә – тыйнак кына кыска кара күлмәк, аягымда – замш кара итекләр. Чәчем дә җирән-кызыл яисә сарыга буяган түгел, пөхтә генә карэ итеп киселгән кара-кучкыл төстә. Читтән караганда теләсә кем килеп бер кичкә кочаклашып ятарга йә булмаса сөяркә булырга тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә вульгар күренми идем. Әле кайда бәйләнә бит – академия театрында!

Бүген театрда «Кодача» спектаклен уйнадылар. Баш режиссёр Айрат Абушахманов куйган бу постановка теләсә кайсы мюзиклга торырлык иде. Рәхәтләнеп тәм табып карап утырдым. Спектакль тәмамлануга, кием элгечләре янына килеп чиратка бастым. Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Шунда тәмамлана да икән ул. Мин тунымны алып, көзге каршына килеп басуга, көзгедәге сурәтем янында бер пеләш баш пәйда булды.

– Мондый чибәр туташлар ялгызы йөрергә тиеш түгел, – ди арттан бер тавыш. Майлы, төче, ялагай. Мин борылмый гына көзгедән тавыш хуҗасын эзләп табам. Илле яшьләр чамасындагы пеләш башлы бер ир күзләре белән минем тун эчендәге тәнемне капшый.

– Тиеш түгел дип кайда язылган? – Шактый тапталган сүз әйтсәм дә, җавабымнан канәгать калам. Миңа бу ирнең әрсез күзләре ошамый.

– Тормышта күп әйберләр язылмаган кануннарга нигезләнә.

– Кануннарны яхшы беләбез без. Әмма андыен ишеткән юк иде әле, – дим. Үзем тагын да ачырак итеп җавап бирә алмавыма үртәләм.

– Яши-яши тормыш тәҗрибәсе ишеттерә ул, – дип үҗәтләнә пеләш баш.

Мин төймәләремне эләктереп бетерәм дә аңа карап борылып басам. Сизеп торам: карашым усаллана бара. Мин аны махсус озаклап күзәтәм.

Сүз дә юк: костюмы үзенә үлчәп теккән кебек. Галстугы да килешле сайланган. Әмма түбәсе пеләш баш һәм түп-түгәрәк корсак бу организмның бозыклыгы турында шактый гына дөрес мәгълүмат бирә. Өстәвенә башының пеләш җире театрның зур люстралары утында ялтырап-ялтырап китә. Мин киң итеп елмаям да:

– Тәҗрибәгез би-и-ик зур булырга охшаган, – дип китеп барам.

Ул тагын нәрсәдер әйтергә омтылып кала. Азгын! Театрга спектакль карарга түгел, интеллектуалкалар күзләргә килгән, димәк. Миннән алдагы рәттә генә утырды ул. Спектакль барышында як-ягына карап утыруыннан ук аның монда ни өчен килүен чамалап була иде инде.

Биек үкчәле итекләрдә акрын гына машинама таба атлап килеп, ишегенә үрелүем булды – тагын юлымны бүлделәр. Тагын теге пеләш баш.

– Һәр очраклылык – ике зарурлыкның кисешүе, дигән бер акыл иясе. Менә тагын очраштык, – дигән була.

– Әгәр дөньядагы һәр әрсезлекне очраклылык дип бәяләсәк, бу дөнья хаос булыр иде.

– Карагыз әле, туташ, – ди бу, минем төртмә телемә игътибар итмәгәнгә салышып, – сез миңа ошадыгыз, мин дә сезгә ошармын дип уйлыйм, – ди бу ялтырап торган «Сузуки» ына ишарәләп. – Бәлки, берәр ресторанга кереп чәйләп, танышып утырырбыз. Монда якында гына «Дансан» бар. Мин сезнең карамакта бүген.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Мандариннар / Мандарины»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Мандариннар / Мандарины» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Валентина Мастєрова - Смарагд
Валентина Мастєрова
Валентина Мастєрова - Суча дочка
Валентина Мастєрова
Симона Бовуар - Мандарины
Симона Бовуар
Рюноскэ Акутагава - Мандарины
Рюноскэ Акутагава
Евгения Полянина - Мандарины – не главное
Евгения Полянина
Андрей Федоров - Апельсиновый ландыш
Андрей Федоров
Маргарита Васюк - Мандарины
Маргарита Васюк
Влас Дорошевич - Ландыш русской сцены
Влас Дорошевич
Павел Сомов - Лунный Ландыш
Павел Сомов
Отзывы о книге «Мандариннар / Мандарины»

Обсуждение, отзывы о книге «Мандариннар / Мандарины» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x