Кәрим нинди концерт икәнен дә, кайда буласын да әйтмәде. Шулай да барырга уйласам, матур булырга кирәк. Кичә солярийга яки спа-салонга языласы калган икән. Ярар, аннан башка да матурлык серләрен беләбез. Югыйсә спа-салон дигән булып, әллә нинди колак ишетмәгән, консультантлар үзләре дә аңламаган инглиз сүзләре куллана-куллана әллә ниткән процедуралар тәкъдим иткән булалар да, баксаң, ул гап-гади массаж яки тән тиресен чистарту кебек эш булып чыга. Күптән түгел Dior косметикасыннан битлек, лосьон кебек кирәк-ярак алган идем, шуларны башлап карыйсы булыр…
Бераздан мин, диңгез тозлары салып, суны мул күбекләндереп, ванна әзерлим. Бөтен фатирны яңгыратып, музыка кушам. Дженнифер Лопесның соңгы альбомын алган идем, шуны куям. Ванна кергәнче Jardin кофесын кайнатып эчәм.
Тагын Мадонна җырлый башлый. Телефон дисплеенда Регина пәйда була. Ашыкмый гына, «Алло!» дим. Регина исә, киресенчә, ашыга бугай:
– Кара әле, минем белән шопингка чыкмыйсыңмы?
Регина һәм шопинг – минем өчен бу ике сүз бер төшенчә кебегрәк яңгырый хәзер. Чөнки Регина – чын мәгънәсендә шопоголик. Моннан ике ай элек яраткан кешесе белән ташлашканнан соң йоктырды ул бу чирне. Ташлашканчы, Лёша белән Регина бер минутка да аерылыша алмыйлар иде. Аларны сиам игезәкләре кебек бер-берсеннән башка күргән дә юк иде, әмма килде бер көн – Лёшаның мәхәббәте бетте (ул үзе шулай дип атады), һәм ул Регинаның фатирыннан әйберләрен җыйды да әнисе янына кайтып китте. Сөйгән ярының янәшәсендә юклыгын Регина шопинг белән компенсацияләргә өйрәнеп алды. Ул күп көннәрен шушы шөгыль белән үткәрер булды, аңа иярсәң, көн буена әзерләнеп чык дигән сүз.
– Мин концертка барам бүген, аңа кадәр ванна керәсе, маникюр, педикюр дигәндәй… Бәлки… – дип, Регинаны кунакка миңа килергә, ә иртәгә бергәләп чыгарга үгетләмәкче идем, ул ишетмәде дә:
– Ярый, алайса, пока, – диде, һәм теге якта тагын «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелеп калды.
Нәрсә, әллә бүген иртән телефоннан сөйләшү өчен хакларны йөз тапкырга арттырып куйганнармы соң? Барысы да ике сүз әйтә дә трубкасын ташлый. Боларга бик игътибар итмичә генә кечкенә өстәлдә кайчаннан бирле укырга чират көтеп яткан «Караван» журналын алам да ваннага кереп китәм.
Ап-ак йомшак халатыма төренеп ваннадан чыкканда, төш вакыты җиткән иде инде. Суыткычтан форель балыгын алып куям. Бераздан бутерброд ясап ашыйсы булыр. Ә хәзер тәнгә май сөртеп (Styxтан эфир мае алган идем), битлекләр ясап, бит тиреләрен чистартырга кирәк.
Концертка барырга көн буе әзерләнә торгач, нәкъ җиде тулырга биш минут кала «Юбилейный» мәдәният сарае каршына килеп туктадым. Ишек төбендә үк мине Кәрим көтеп тора. Бер урында гына басып тора алмый, соңга калуым өчен нервлана. Мин чыгып машинага утыргач та дүрт тапкыр шалтыратты.
– Син миңа ярты сәгать элек үк «Округ Галле» да дигән идең, ике тукталышны ташбака да тизрәк үтә! – дип каршылады ул мине.
Ә мин, юләр, аннан «Чок гүзәлсең, туташ» дигән кебегрәк сүзләр көтәм. «МахМаrа» дан алган кара күлмәгем белән яңа туфлиләремне күрмәвенә эчем пошып куя. Үзе дә тырышкан әле: әйбәтлеккә генә дигән костюмын кигән, галстугы гына туры килми, туфлиләрен дә очлы башлысын ала алмады микән инде? Вестибюльгә керүгә үк шуны аңлап алам: бу кадәр үк тырышып әзерләнмәсәм дә яраган. Хәзер концертларга джинсы чалбар, майка, футболка киеп барсаң да, берәү дә кырын карамаячак икән.
Кәрим юкка сабырсызланган булып чыкты: концерт егерме минутка соңлап башланды. Аның «бик яхшы концерт» дип мактаганы гап-гади татарча солянка булып чыкты. Бик тантаналы башланып китсә дә, соңрак артистлар, халыкка якынрак булабыз дип, җырларга чыкканнарын да онытып сөйли башладылар. Халык ни, артистның үзенә шулкадәр якынлык кылуыннан бик мәмнүн булды, кушылып җырлый башлады. Безнең алда утырган бер апа үзен Сабантуй мәйданында дип хис итте бугай: урыныннан торып бии үк башлады. Бераздан аңа башкалар кушылды.
Тәнәфестән соң концерт мәхшәргә әйләнде. Безнең алда утырган теге түтәйләр компаниясе икенче бүлеккә шактый ук күңеллеләнеп кергән иде, өстәвенә калганын үзләре белән алып кергәннәр: урындык астыннан салып утыра торгач, тәмам исерде болар. Закускалары да шунда ук: тирә-якка казылык исе таралды. Боларның бәйрәме иң югары ноктасына җитте, җыр саен чыгып биеделәр. Ул арада сәхнәгә калган тамашачылар да яраткан җырчыларына уңнан-сулдан күчтәнәч ташыды. Белүемчә, элегрәк тамашачылар артистларга чәчәк бүләк итәләр иде, хәзер стандартлар үзгәргән икән. Хәер, минем күптән инде татар концертында булган юк икән. Кечкенә чакта авылга Әлфия Авзалова килгәч, әни апа белән икебезне ияртеп алып барган иде. Анда да мин барабан каккан тавышка куркып елагач, апа кире өйгә кайтарып куйган иде.
Читать дальше