Теге компания бии торгач, сәхнәгә үк менеп китте, исерек авызлары белән артистларны үбеп төште. Җырчы әфәнделәр баштарак үзләренең җырлары белән шулай дәртләндерәбез дип уйласалар да, соңрак ялгышуларын аңладылар булса кирәк: җырларын башкаруга артык сүз озайтып тормыйча, тизрәк сәхнәдән таю ягын карый башладылар.
Мин инде яртысыннан ук Кәримнең кабыргаларын терсәгем белән капшый башлаган идем. Кәрим генә «җиде йөз сумлык билетлар бит, утырыйк инде» дип түздерде. Сабырлыгым дүрт сәгатькә җитте дә төкәнде.
– Кәрим, әйдә кайтыйк, мин сине виски белән сыйлыйм, арыдым, тагын ун минуттан артым квадратка әйләнә. Кайтмасаң кал, мин киттем. – Шулай дип ялына торгач, Кәрим риза булды. Алдагы рәттәге компаниягә карап авыз суларын корытып утырган Кәримгә «виски белән сыйлыйм» диюем дә тәэсир итте бугай.
Без акрын гына кузгалдык. Янәшәдәге капкорсаклы бер абзый гына: «Бик күңелле бара бит, кая ташлап китәсез инде?» – дип елмаеп калды.
Кәрим янәшәдәге пассажир урынына утырган да турсаеп бара. Хәтта куркынычсызлык каешын да эләктермәгән.
– 700 сумлык билет өчен тагын 500 чыгарып саласың була, – дим моңа.
Ул илтифат итмәгәнгә салыша. Уф, кияүгә чыкмаган карт кыз кебек кыланмаса да ярар иде, рульдә дигәч тә мин – ир-ат, ул янәшәдә булган өчен хатын-кыз түгел бит инде. Моның, канына тоз саласы килеп, алдагы машинага зур тизлек белән якынлашам да кинәт тормозга басам. Кәрим утыргычка ябыша, аяклары белән тормозга баскан галәмәте чыгара, үзе бөтен көченә акыра:
– Ты дура, Кәримова, хочешь убиться – без меня, ладно!!! – Ул ни өчендер урысчага күчә.
– Адреналин, – дим, елмаеп кына. – Бәлки, яшисе килү теләгең уяныр, югыйсә янәшәдә тораташ утырадыр кебек тоела.
– Ну, менә сиңа кем түзсен соң шушындый холкың белән?! – дип сүз башлый Кәрим.
– Син түзәсең бит. Әле 700 сумыңны жәлләмичә концертка да алып бардың.
– Стерва, шушы сүзне әйтми калып булмый идеме инде? Мин сине азрак татар җыры, татар моңы ишетсен дип тырышкан булам тагын.
– Кәрим, ишетмәдем бит, нәкъ менә татар моңын ишетмәдем бүген, – дип, Кәримне тагын да кыздырып җибәрәм.
– Син башта ук скептикларча карашта идең. Син үзгәрмисең… – Ул тәрәзәгә таба борылып утырган була. Мин газга тагын да ныграк басам.
Кәримнең турсаюыннан тәм таба башлыйм. Аны тагын да ныграк котыртасы килә.
Сөйләшүебез өйдә дәвам итә.
– Юк, син әйт әле, нәрсәсе белән ошамады сиңа бу концерт? – Кәрим тынычлана алмый, беренче булып сүзне ул башлый.
– Нәрсәсе ошарга тиеш соң аның? Теге исерек компанияме?
– При чём монда алар? Мин җырчылар, артистлар турында сорыйм.
– Җырчысы нинди, тамашачысы шундый.
– Бер-ике кешегә карап кына бөтен зал турында фикер йөртмә.
– Бер атна элек кенә филармониядә «Виртуозы Москвы» концертында булдым. Анда бөтенесе тын калып оркестрны тыңлады. Һәм ләззәтләнеп тыңлады. Минем өчен концерт шундый булырга тиеш. Ә синең бу тамашаңны концерт дип атарга ярамый, чөнки ул күңел ачу кичәсе генә иде. Аның игъланына да шулай дип язарга кирәк булган. Аннан соң, юньле концерт алты сәгать бармый ул. – Мин Кәрим алдына форель балыгы кисеп куям, вискины ачып бокалларга салам, лимон теләм. Боларны сөйли-сөйли эшлим.
Кәрим алдына куйган бокалны да күрмичә үзенекен тукый:
– Таптың чагыштырыр нәрсә: камерный оркестр концерты белән эстраданы бер җепкә тезмә инде. Менә син үзеңне бик зәвыклы кешегә саныйсың инде. Йә, әйт ул чагында, татар җырчыларыннан кемне тыңларга соң?
– Син бит халыктан чыккан җырчыларны яратасың. Үзеңә ошаганны тыңла.
– Сиңа нәрсәсе белән ошамый соң алар? Татар җыры булуы җитмиме сиңа?
– Үзең уйлап кара: сүзе татарча, башкару манерасы башка халыкныкы. Әнә бер киштә дисклар арасында этник музыка дигәне дә әллә күпме. Оригинал һәрвакыт яхшырак була. Аннан соң әйт әле: ул алып баручы кыз нигә дип шулкадәрле акыра? Аңа микрофон бирмәгәннәрме әллә? Хәзерге заман техникасы белән акустиканы менә дигән итеп эшләп була.
– Син нәрсә, бүгенге көндә аңа җиткән конферансье юк әле. Ул иң кыйммәтле тамада да әле.
– Дөрес әйтәсең, ул нәкъ менә тамада, ә конферансье түгел. Һәрнәрсәне үз исеме белән атарга кирәк, һәр кәсепнең үз атамасы…
– Менә син үзең кемне тыңлар идең соң?
– Соңгы вакытта Филүс Каһировны ишеткән бар, дискын алырга иде әле. Чыктымы икән?
– Чыкты бугай, ул миңа да ошый. Ә Салават? Яратасыңмы син аның җырлавын?
– Миңа ул үзе ошый, – дим мин һәм кычкырып көлеп җибәрәм. Бу Кәрим кебек агач милләтчеләргә тема гына бир, шундук бәхәскә кереп китәләр. Кая ул, аның кебекләргә идеология бир, юләрне гыйбадәт кылырга мәҗбүр ит кенә, маңгаен яра дигән кебек, сукырларча шуңа иярә. Кәрим дә милләт чире белән авырый: яхшымы, яманмы – аерып тормый, иң мөһиме – татарча булсын. Мин аны үзен интеллигенциягә санап, журналистның барлы-юклы акчасына канәгать булып яшәвен аңламыйм, халыкның башын катыруда тәнкыйтьлим, ул исә миндәйләрне рухи бушлык тудыруда гаепли. Җитмәсә, безнең кебек кулланучыларны бернәрсә дә җитештермәүче вампирларга тиңли. Форсат чыкканда, ул үзенең фикерләрен белдерергә ашыга, мәйдан булса, тизрәк сөйли башлый. Шуңа да ул борын төбендә виски салынган бокалны күрмичә дә кызып-кызып бәхәс куерта.
Читать дальше