«Дансан», димәк. Инглиз теленнән «Бию кичәсе» дигәнне аңлатамы әле ул? Картлач, биерлек рәтең бармы соң синең? Пеләш мөлдерәтеп миннән җавап көтә.
Ә минем сабырлык, ниһаять, төкәнә. Мин махсус серле итеп елмаям да, акрын гына аның ачык изүләреннән күренеп торган галстугыннан тартып, пеләш башны үземә якынрак тартам. Һәм йомшак кына сүз башлыйм:
– Әйтегез әле, зинһар, миннән сезгә нәрсә кирәк? Театрга килгән, сәнгать белән кызыксына, шактый ук затлы киенгән, әмма барыбер фахишә инде димәкчеме? Әллә соң сезгә хатыныгыз бирмәдеме? Сез үзегезнең ниятләрегезне яшереп торуны да кирәк санамыйча миңа бәйләнүегез белән ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуыгызны күрсәтәсез. Шуннан соң сез миңа ошарга да тиешме әле? Фу! – Сүземнең ахырына тегене ычкындырып, ике кулымның да урта бармакларын өскә чөям. Пеләш башның күзләре маңгаена менә. Ул аңга-санга килгәнче, мин машинама кереп утырам да кабызып газга басам. Аның «Сука!» дип кычкырып калуын ишетәм. Җавап итеп арткы юлны күрсәтә торган көзгегә карап тел күрсәтәм дә, үз-үземнән канәгать елмаеп, юлымны дәвам иттерәм.
Менә бу кеше дә хәзерге заман стереотиплары корбаны инде. Ягъни стереотип буенча мин аның пеләш башы, инәдән генә төшкән костюмы һәм текә машинасына карап акча янчыгының калынлыгын чамаларга һәм шуңа кызыгып, язылмаган яңа канун нигезендә килешенеп сатылырга тиеш идем. Ә бит сатылырга да мөмкин иде. Күпләр сатыла да. Тартма-тартма конфет, букет-букет чәчәкләр, кыйммәтле рестораннар һәм ялтыравык тормышның ымсындыргыч купшылыгына кызыгып, бозыклык юлына баса, сөяркә булып яши, шул азгын ирнең кыланмышларына түзәргә мәҗбүр була. Әле йокы бүлмәсендә аның әллә ни майтара алмавы билгеле булгач та, яшь, матур чагының кадерен белмичә түзә. Кая инде, үзен бәхетнең койрыгыннан тоттым дип саный, чөнки тулай торактагы элекке бүлмәдәш кызларының күбесе кесәсендә кинога алып барырлык та акчасы булмаган «булдыксыз» малайлар белән очраша. Ә ул текә машинада җилдерә әнә! Шул рәвешле бичара сөяркә горурлыгын югалткан горур Венерага әверелә…
Кыскасы, бүген кич өйдә диңгез тозлары салып кайнар ваннага гына кереп утырасы калган. Mail.ruга кереп йолдызнамәне укырга кирәк булган икән, мөгаен, анда берәр киңәш әйтелгәндер әле.
Җомга киченең күңелсез тәмамланасын теләми идем, шуңа да «Своя компания» ресторанына кереп пицца алып чыгам. Миңа «Маргарита» пиццасы бик ошый. Дүрт төрле сыр сибеп пешерелгән сап-сары пиццаның кап уртасына матур итеп кып-кызыл җиләк куялар, аны ямь-яшел базилик яфрагы белән бизиләр. Шуны зәйтүн маена манып ашыйсың. Артыннан куе сөткә ясалган кофе да йотып куйсаң, күңел төшенкелеге шунда ук юкка чыга. Нишлисең, кулланучылар заманында яшибез: корсак белән күңел бер тирәдәрәк яши.
Сипайлово бистәсендәге 65 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирыма кайтып керүгә, кәеф шактый гына күтәренке иде. Төнгә каршы ашарга ярамаса да, җомга көнне диета саклап утырып булмас дип, рестораннан алган пиццаны ашыйм. Ваннага кереп биттән макияжны сөртеп алам да зәңгәр төн төсендәге ефәк урынымны җәеп йокларга ятам.
Мине Мадоннаның «Сelebration» җыры уята. Бу минем Sony Ericsson шалтырый дигән сүз. Бу җырны яңа гына күчереп алдым әле, шуңа да кинәнеп җыр тыңлап ятам. Мадоннаның җыры ярты сүздән өзелә. Теге якта бер хатын шалтыратучыга ягымлы тавышы белән «аппарат абонента выключен или находится вне зоны действия» дип аңлатырга тырышадыр инде. Әмма шалтыратучы, күрәсең, аңа ышанмый, ун секундтан янә Мадонна җырлый башлый. Йа Хода, иртә таңнан кем йокламый инде дип, карават читендә идәндә яткан телефонны күзләрне ачмый гына капшап табып алам.
– Алло, – дим йокылы тавыш белән.
– Сәлам! Бүген кич белән нишлисең? – Кәрим тавышы.
Тиз генә җавап бирә алмыйм, әлбәттә. Мин әле иртән торып нәрсә эшлисемне белмим, ә ул кич турында сорый.
– Белмим, нигә?
– Кыскасы, – ди Кәрим, әйтерсең лә озаклап минем хәл-әхвәлләрне белешкән дә хәзер шуңа йомгак ясый: – бүген мин сине концертка чакырам, кичке җидедә башлана, соңга калма! Бармыйм дип киреләнеп тормыйсың. Билетлар алынган, көтәм. Ярый, пока! – Үзенә хас булмаган өлгерлек белән Кәрим тиз генә сөйләде дә трубкасын куйды.
Мин аны-моны уйлаганчы, теге якта «пуп-пуп» дигән авазлар гына ишетелә иде инде. Иртә, таң дисәм дә, сәгать ун җиткән. Урыннан тормый гына телевизорны кабызып җибәрәм. Карават каршына урнаштырылган плазмалы экранда «Fashion TV» каналы пәйда була. Телевизор күптән инде кабельле телевидениегә кушылган булса да, әллә ни телевизор белән мавыкмыйм. Миндә, гадәттә, бер канал гына тора, ул да булса мода каналы. Экранда нәрсә күрсәтүләренә артык игътибар бирмичә генә йомшак җылы урынымда иркәләнеп ятам әле.
Читать дальше