Диңгезне дә, чит илне дә беренче кат килеп күрүләре әле кызларның. Резидәнең уй-теләге һич тә… егет-җилән белән танышу түгел лә!
Диңгез! Инде ничә еллар диңгез тарта аның хыялын. Кинәнеп йөзәсе килә. Ә теге, таныш булмаган егеткә игътибар итүе… Үзе дә сизмичә калды: ничек бер уйламаганда күңелен кузгатты соң әле ул?.. Таныш чырай, имеш! Гөлиясен күр, «юри уйлап чыгарган әкият» дип көлеп утыра әнә!
– Кызый, мин шаяртмыйм бит, чыннан да беләм бугай бу адәмне. Искитәрлек хәл! Төс-кыяфәте дисеңме… Бик-бик таныш сыман! Коеп куйган җизни менә… Шулкадәр дә охшаш кешеләр буламы? Игезәге дисәң…
– Баш катырма әле. Танышырга кыюлыгың җитмәсә, үзем булышам!
– Оялмыйчамы?! Тилергән, дияр… Алай төбәлеп карама да…
Кызларның, пышын-пышын килеп, ул утырган якка карап-карап алулары кызык тоелдымы, әллә очраклы туры килү генә идеме бу, егет урыныннан торды да, итагатьле елмаеп, яннарына килде.
– Бу урын буш бугай… Рөхсәт итсәгез… яныгызга утырыр идем…
– Сатып алган урын түгел. Утыра бирегез, – дип көлде Гөлия. – Мине Галка дисәгез дә була. Күп сөйләшсәм дә, карга яки чәүкә баласы түгелмен.
– Ялгышмасам, бая татарча сөйләшә идегез. Колакка керде кайбер сүз…
– Ялгышмыйсыз. Әмма Чыңгыз яки Батый хан яулаган җирләргә дәгъва белдерәсегез килә икән, шикаятьләр кабул итү көне түгел. Бабайларның ялгышы яки каһарманлыгы ни безнең яклауга, ни хурлауга мохтаҗ түгел. Һәркемнең үз башы үзендә, диик тә тынычланыйк!
Егет аларга сөзеп, хәтта ки сынап карап торды да, елмаеп:
– Татар кызлары! – дип куйды. – Танышыйк, Тимур Олегович Тимерханов булам. Тамырларда татар каны бар. Аз микъдарда булса да, нәсел-нәсәп белән горурлану өчен җитәрлек дип уйлыйм.
Иптәш кызының авызыннан сүз чыкмагач, Гөлия икесе өчен дә сайрарга тотынды:
– Хуп. Бу чибәр туташ Резидә булыр. Чәчәк исеме. Гөл исемнәрен яраталар бездә. Татар каны аз, дисәгез дә… берәгәйле күренә. Исем-фамилиягезнең чат татарча булуын истә тотсак, әтиегез татар, әйеме? Кайсы яктан?
– Мин – Себердән. Шахтёрлар каласыннан, – диде егет, көлемсерәп. – Кала дигәч тә… Прокопьевск дигән сала ул. Ишеткәнегез бармы? Шунда туып үстем… – Ул капыл гына урыныннан торды. – Су коенып булмастыр бүген. Диңгездә – давыл… Диңгез буеннан йөреп килербез, бәлки, кызлар?!
Диңгез! Давыл! Резидәнең, күкрәк читлеген ватардай булып, йөрәге кага. Эчтә гүя тугыз баллы дулкын сикерә. Күңелдә дә куба икән давыл!
– Татар каны… чиреге генә. Бабай татар, – дип, өзелгән сүзне ялгап китте Тимур. Тавышында горурлык сизелеп тора. – Сугыш кичкән каһарман Тимеркәй бабабыз тумышы белән Татарстаннан… иде, диясе инде хәзер. Соңгы сулышына кадәр, туган якка кайтам, дип саташты. Тел белмәвебезгә борчылды. Минем белән татарча сөйләшергә тырыша иде. Дәвамчысы итеп күргәндер. Ни үкенеч, шушы көнгә кадәр васыятен үти алмадым…
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.