Роза Мулланурова - Җан сөенече

Здесь есть возможность читать онлайн «Роза Мулланурова - Җан сөенече» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Җан сөенече: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Җан сөенече»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис.
Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

Җан сөенече — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Җан сөенече», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кырык ел авыл мәктәбендә математика укыткан Мөслимә апа, бердәнбер кызы кияүгә чыгып шәһәрдә төпләнгәч, сыкранып булса да, йорт-җиренә йозак сала. Укытучылык сәләте аңа тумыштан – табигатьтән бирелгән хәзинә бит. Шуңадыр кул кушырып утыра алмый ул. Үз вазифасын башкаруны намус эше санап, сайлаган юлыннан абынмый-сөртенми бара андый укытучы. Әллә нинди батырлык та кылмый – эше дә, үзе дә гап-гади. Нур булып күңелгә якты җылылык иңеп кала андыйлардан. Утыз-кырык ел үткәч тә, юл күрсәтүче, тормышым маягы булды, дип хөрмәтләп искә аласың…

Сикәлтәле-зилзиләле тормышларына Мөслимә апаның килеп керүе очраклы да булмагандыр, бәлки. Күкрәп-яшенләп яңгыр явып узса, табигать тә яшәреп кала. Яшел үлән шыта. Яшәүгә өмет уяна.

Шәмсиянең игезәк кызлары да яңа дәрт, өмет белән Мөслимә апаларына консультациягә йөри башлады.

Зиһенгә үтәрлек итеп аңлатучы булса, теш үтмәслек фән түгел икән лә!.. Ә математиканы су кебек эчкән тәҗрибәле укытучы өчен кызлар төшенеп җитмәгән мисал-мәсьәләне шәрехләп бирү – җан рәхәте. Айсылу белән Алмазия аңа шулкадәр ияләште, «апа» дип үлеп торалар. Кайчак ул үзе аларга кереп утыра. Киңәшен дә бирә. Әҗәтен ваклап-ваклап түләвеннән Шәмсиянең очын очка көчкә ялгавын аңлаган иде ул. «Бурычлы булам, дип, бер дә борчылма. Күрше бит без, – диде. – Иртән торуга, уң як күршеңә сәлам бир, хәлен белеш. Ул да күршесенең хәлен белешсен. Изге теләкләр теләсен. Шулай итсәң, тылсымлы түгәрәк хасил була. Шул тылсымлы көч ут-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклый, дип ышанган безнең бабайлар. Без дә шуларча – тылсымлы түгәрәк булып яшик әле», – дип, чишелеше күрелмәгән мәсьәләгә нокта куйды. Их, укытучыларның һәммәсе Мөслимә апа кебек булса икән!

Имтиханнарын әйбәт тапшырды кызлар. Укырга да керделәр. Бурычлы үлми, чирле көн күрми. Бурыч, әҗәт – икәве бер мәгънәгә ия ләбаса! Шәл сатучының юмалап: «Әҗәткә кереп булса да алырсың. Затлы мал, бүләккә бер дигән!» – диюе әллә никадәр уйлар өермәсен кузгатты әнә. «Күчтәнәчем зур түгел, зур итеп ал», – дип, Мөслимә апалары янына керергә бер сәбәп кенә бу югыйсә. Әҗәткә бер кыерчык ипи, бер йомарлам май теләнеп йөргән чаклар онытылды, шөкер. Һәр иртәдә күршеңә сәлам бирү гадәте дә онытылып бара түгелме? Вакыт җитми. Әллә күңелме?.. Тылсымлы түгәрәк юкка чыкса, ни аяныч!

Укытучы һөнәрен сайлаган яшьтәшләренә кызыга Зөмәрә. Күзен сиңа төбәп, авызыңнан чыккан һәр сүзне йотарга торган нарасый, садә чагы бар бит кешелекнең – балачагы. Хәер, көн үтсенгә йөрүчесе дә очрый укытучылар арасында. «Мир баласына, аннан да битәр кырыкмаса кырык холыклы ата-анага ярау җиңелме?» – диючесе. Бигайбә, ул да кеше бит, дисең…

* * *

И гомер! Шәмсияләре дөньяга килүгә, ире пианино алып кайтып шаккатырган иде. «Бу нишләвең, утырырга өстәлең юк, кредитка пианино алгансың», – дип аптыраган иде ул. Ә ире: «Дөнья малы качмас, өстәл-караватсыз яшәмәбез, карчык. Ә монысы… гомерлек хыял», – диде.

Малай чакта гармунчы булырга хыялланган ул. Әтиләре сугыштан кайтмаган. «Үскәч, үзем алырмын» дигән өмет яшәткән ятим баланы. «Гармун телләрен биетергә соңардым, ә инструмент кызларга да ярар, дидем». Кем белә, әтисе исән булса, Шәмсияләре дә, бәлки, оста пианист булып китәр, хөрмәт-дан казанган булыр иде… Колагына аю баскан кыз түгел ул. Көй-моңнарны нечкә тоемлый, күңеле тулы хис, җыр, моң… Татар көйләрен үзлегеннән өйрәнде әнә. Музыкант язмышы язмагандыр шул. Биш яше тулуга, музыка мәктәбенә бирде Шәмсиясен. Йөрүләре җайлы түгел, урам аша чыгасы. Озатып, каршы алып, кызны җитәкләп йөрердәй әби-чәби юк. Дәрескә соңарган чаклары булгалады. Шуңамы музыка укытучысы яратып бетермәде аны. Әз генә ялгыштымы – шалт бармакка. Каушаудан кыз тагын ялгыша. Бармакка тагын шалт итеп линейка кырые килеп төшә! Бәлки, аның үзен шулай кыйнап өйрәткәннәрдер, шуңа ияләшкәндер. Шәмсия күнегә алмады мондый алымга. Елап-ялварып: «Йөрмим музыкага!» – диде. Музыка укытучысы – кызны, ул укытучыны ник шулай сөймәс булды? «Быелга ял ит, аннан күз күрер…» – дип килештеләр өйдә. Калган эшкә кар ява. Укытучы үзе биздерде кызны музыкадан. Ә улын, авариядән соң кулы күтәрелми торган малайны, Ходайның рәхмәтле бәндәсе – икенче бер музыка укытучысы, көй-моңнарга тартылуын белеп, инвалидлар өчен Интернеттан махсус программа эзләп табып укытты. Фортепьяно – бабасы мирасы – менә кемгә насыйп икән!

Шәмсиягә, күрәсең, бәхетле очрак – фортуна белән гел бәхәстә булырга язган. Бармагын төеп ләззәтләнгән музыка укытучысына нәфрәте йөзендә эз, билге калдырган гүя. Башлангыч сыйныф укытучысы Татьяна Васильевна да өнәмәде аны. Сәбәбен баштарак төшенмәгән иде, аннан аңлады. Шәмсиянең татарча сөйләшергә яратуын килештерми икән. Берчак кызы белән урамда икәү сөйләшеп барганда очрады да, борынын җыерып: «Җитәр сезгә каля-баля!» – сыманрак сүз ычкындырды. «Тел белмәвегез үзегез өчен бәла», – диде Зөмәрә аңа саф татарча. Әлбәттә, мәктәптә булса, укытучыга каршы сүз әйтмәс иде. Урам бит бу. Шаярту дип тә кабул итәргә була, кисәтү дип тә… Башка камырдан әвәләнгән икән – үзен дөнья кендеге исәпләүче ханымның авызы күпте. Зөмәрәдән бүләк-күчтәнәчләр дә еш тәтемәде шул аңа. Ә ярата иде ул андый бүләк-күчтәнәчне. Күбрәк бирүче яхшырак дип белә бит ришвәт яратучы. Әле дә ярый укуга һәвәслеген сүрелдерә алмады. «Кул күтәрсәм – сорамый, дәшмичә торсам, «утыр, белмисең» дип кычкырып котымны ала…» – дип зарланды кызы. «Белгәнең – үзең өчен. Башлангычтан соң төрле укытучы укыта. Белемең шул чакта бәяләнер», – дип юата иде ана кызын. Әйтерсең күрәзәче сәләте бар иде Зөмәрәдә, югары сыйныфларда «бишле»гә генә укыды бит Шәмсиясе!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Җан сөенече»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Җан сөенече» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Джон Пристли
libcat.ru: книга без обложки
Брюс Стерлинг
Хорхе Борхес - Желтая роза
Хорхе Борхес
Константин Паустовский - Золотая роза
Константин Паустовский
Джейн Фэйзер - Серебряная роза
Джейн Фэйзер
Жюльетта Бенцони - Роза Йорков
Жюльетта Бенцони
Глен Кук - Бялата роза
Глен Кук
Стефано де Роза де Роза - Шагал
Стефано де Роза де Роза
Роза Эпштейн - Книга Розы
Роза Эпштейн
Марианна Уиллмен - Роза алая, роза белая
Марианна Уиллмен
Отзывы о книге «Җан сөенече»

Обсуждение, отзывы о книге «Җан сөенече» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x