Роза Мулланурова - Җан сөенече

Здесь есть возможность читать онлайн «Роза Мулланурова - Җан сөенече» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Җан сөенече: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Җан сөенече»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис.
Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

Җан сөенече — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Җан сөенече», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Тартар үз сазлыгын мактар, бала сабый чагын сагыныр. Зөмәрә укыган заманда укытучылар да башка иде шул: артта калучы булса, өстәмә дәрес бирүләр, хәленә керү, әз-мәз уңыш казанганына сөенү дисеңме. Түләү-мазар хакында сүз кузгату – мөмкин булмаган эш. Кыр чәчкәсе яки сирень, шомырт… аларын да имтиханга кадәр, ояла-ояла гына, өстәлгә куярлар иде. Ихлас котлау сүзләре язылган чәчәкле открытка иң зур бүләк санала. Ә укытучылары шуны кадерле ядкяр итеп саклый…

Һөнәр сайлавына да татар теле укытучысы Рабига апа сәбәпче түгелмени? «Минем әбием» дигән темага инша яздырган иде. Әбисе тәрбиясендә үскән кызга Маһинур карчык – дөньясында бер бит. Ә бердәнберең хакында язу рәхәт. «Ай нуры» дип аталган шул язма иҗат дөньясына юл ачар, сәләтен уятыр дип, кем уйлаган? Укытучы сизгән… Хикәя итеп аны район газетасында басып чыгарулары күңелдәге иҗат чишмәсен кузгатып җибәрде. Иҗат дәртен уятты. Рабига апа канат куйды ич аңа. Күңелдә кайнаган хисләр дәрьясын ерып җибәрүче булды. Иҗатка мәхәббәте шул чактан башланды. Атап Казаннан яшь язучылар семинарына чакыру килгәч, ике ут арасында калгандай булган иде ул. Барыр иде, өс-баш хөрти… Резин галош сөйрәп, сырма киеп барсынмы? Мәктәпкә барысы да бишмәт киеп кенә йөри дә бит! «Карале, минем буе икәнсең ич! Киеп кара!» – диде укытучысы. Калын табанлы ботинка, җиңел куртка, яңа күлмәк киеп китте ул Казанга. Җан җылысын да, өр-яңа киемнәрен дә кызганмый торган нинди укытучылар бар иде бит!

Ә ул? Рәхмәт әйткәндер әйтүен. Хәер, әйтеп кенә бетерерлекмени ул хисне?.. Йөрәктә калган, кемгә дә булса бирелергә тиешле җылы.

* * *

Мөслимә апа Зөмәрәне сөенеп каршылады. Күзендә генә – моң…

– Элекке бер шәкертем кереп чыккан иде. Кызыклы бер риваять диимме, хикәятме сөйләде. Шуның тәэсирендә әле апагыз. Безнең хакта – укытучылар турында… Булган хәлдерме? Хәер, хәзер Интернетта да чүп-чар күп. Чүп түгел, гыйбрәтле хәл бусы.

Кунагын утырткач, Мөслимә апа сөйли дә башлады:

– Бер укытучы шәкертләренең көндәлек-дәфтәрләрен тикшереп, укучыларга характеристика – бәяләмә язып утыра икән. Берсенекен, күрәсе килмичә, читкә алып куя. Яратмый ул бу малайны. Сөйкемсез сөяге бар гүяки. Укуы да әллә кем түгел, тәртибе, киенүе, үз-үзен тотышы, хәтта исе – һәммәсе ятышсыз тоела. Ни генә язарга инде моңа? Тискәре характеристика белән чыгарып җибәрсәң… Ник сөйми ул аны – үзе дә белми… Язмыйча да булмый. Өстәлендә соңгы эш – шул үсмергә бәяләмә…

Укытучы бу мәктәптә яңарак кеше була, күрәсең, «элгәргеләр ни сырлады икән?» дип, архивны күтәрмәкче була. Әһә, табылды. Менә ул… «Искиткеч сәләтле, зирәк, акыллы бала. Яхшы укый. Тырыш…» Әллә ялгыш эләктеме? Шул малай хакындамы соң бу кадәрле мактау?

Тагын берничә елныкын алып карый: «Сәләтле, булдыклы. Үрнәк. Тыныч табигатьле, ярдәмчел. Дустанә». Елның-елында төче сүзләр. Фәрештә диярсең. Талантлы, имеш. Ялгышмы?

Берничә ел үткән: «Укуы уртача. Борчулы. Кәефсез. Сөйләшми. Мәктәпкә арып килә. Авыру әнисен карый. Җилкәсен тормыш басты. Әтиләре эчкечелеккә бирелде».

«Укуы начарланды. Әнисенең үлемен бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелде. Әйтерсең алмаштырып куйдылар…»

Укытучы кәгазь-дәфтәрләрен җыештыра. Ничек, ни язарга?..

Икенче көнне класс саубуллашу кичәсенә җыела. Укучыларның кулында – купшы чәчәк бәйләмнәре, бүләк салынган матур пакетлар. Тик теге үсмер генә бер читтә башын аска иеп басып тора. Ә укытучы нәкъ менә аның янына килеп баса да оялып кына ул сузган, иске газетага төргән нәни төргәкне кулына ала. Сүтә. Ислемае шешәсендә яртылаш кына калганын күреп пырхылдашкан укучыларын ым кагып туктата: «Бу – минем яраткан хушбуем. Рәхмәт сиңа! – ди, каушаган малайны кочаклап ала. – Мин беләм: сәләтле, булдыклы егет син. Тормыш авырлыклары сине сындыра алмас. Ышанам, укып, зур кеше булырсың!»

Бер елдан соң шул укучысыннан телеграмма ала ул: «Укырга кердем. Зур ышанычыгызны аклау өчен, бөтен көчемне биреп тырышырмын! Вәгъдә!»

Тагын биш ел үтеп китә. «Укуымны тәмамлап чыктым. Эшкә чакыралар. Сез иң гүзәл кеше икәнсез! Күрешкәнгә кадәр».

Көннәрдән бер көнне укытучы инде зур синдикатның генераль директорыннан хат ала: «Кадерле укытучым! Эшләрем әйбәт бара. Өйләнергә җыенам. Сезне туема чакырасым килә. Беләсез – әтием дә, әнием дә юк. Сез миңа әнием кебек булдыгыз. Туемның түрендә – әни урынында утыруыгызны үтенәм».

Туй гөрли. Олпат, мәһабәт ир-егет – мәҗлеснең хуҗасы торып тост әйтә:

– Бәйрәм түрендә иң якын, кадерле кешем – минем укытучым утыра. Чиксез рәхмәтем, хөрмәтем Сезгә!.. Сез миңа ышаныч күрсәттегез. Киләчәккә өмет уяттыгыз! Мине Кеше иттегез! Рәхмәт!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Җан сөенече»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Җан сөенече» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Джон Пристли
libcat.ru: книга без обложки
Брюс Стерлинг
Хорхе Борхес - Желтая роза
Хорхе Борхес
Константин Паустовский - Золотая роза
Константин Паустовский
Джейн Фэйзер - Серебряная роза
Джейн Фэйзер
Жюльетта Бенцони - Роза Йорков
Жюльетта Бенцони
Глен Кук - Бялата роза
Глен Кук
Стефано де Роза де Роза - Шагал
Стефано де Роза де Роза
Роза Эпштейн - Книга Розы
Роза Эпштейн
Марианна Уиллмен - Роза алая, роза белая
Марианна Уиллмен
Отзывы о книге «Җан сөенече»

Обсуждение, отзывы о книге «Җан сөенече» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x