Роза Мулланурова - Җан сөенече

Здесь есть возможность читать онлайн «Роза Мулланурова - Җан сөенече» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Җан сөенече: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Җан сөенече»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис.
Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

Җан сөенече — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Җан сөенече», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Байтак кына сүзсез атладылар. Һәркайсы үз язмышын уйлады.

– Бәхет ишекләре бер генә түгел бит, без шуны онытабыз, берсе ябылса, икенчесе ачылырга тиеш аның. Ябык ишектән күз алалмый ут йотып, кайгырып тору – хата. Ачылыр бәхет капкасы. Тик менә авыз ачып калмаска, бәхетең табыласына чын йөрәктән ышанырга кирәк.

Ялан кыр дигәннәре дә буш түгел икән ич. Кыр чәчкәләре анда-санда баш калкыткан. Ап-ак ромашкалар, күкбашлар иелә-бөгелә талгын җилдә чайкала. Алар да язылган язмышы, үз тормышы белән яши.

…Күкчәчәк өзмәкче булып иелгән иде, сузылган кулы хәрәкәтсез калды. Илдарының күзләре кебек – бигрәк зәп-зәңгәр ич кыр чәчкәсе…

Бу очрашу Тәгъзимәнең туктаусыз сыкрап торган йөрәк ярасына бәлзәм койгандай итте. Кайчан да булса бер төзәлергә тиеш ич яра! Бәхет ишекләре, мәхәббәт кырының барлыгына ышандырырга әзер торган иптәш булганда бигрәк тә! Иптәш… Ипле юлдаш дигәннәндер, бәлки, бу сүз. Янәшәңдә ипле иптәш булсамы? Япан кыр буйлап, кулга-кул тотынышып, барасы да барасы иде. Гүя аларга да унҗиде… Күңел күген гел караңгылык каплап тормас әле, кояш чыгар. Шуңа инанырга кирәк.

Бәс, шулай булгач, ник йөрәген үкенеч уты көйдерә соң әле?! Ник тәкъдир аңа да Рәфкать кебек иманлы ир-егетне элегрәк очратмады икән?! Тырышып корган оясы чәлпәрәмә килмәс иде, улы тәрбияле, тәртипле булып үсәр, аңа да курка-өркә бу юллардан йөрергә насыйп булмас иде. Хәер, күрәчәк йөртә, диюләре хактыр, күрәсең.

Ник хәтере аны янә үткәннәргә тартып кайтара? Гүяки алда һаман да иксез-кырыйсыз кыр җәйрәп ята. Чәчелмәгән, урылмаган буш кыр… әллә нинди уйлар уйлата. Бу тормыш дигәннәре дә шундый буш басу кебектер, бәлки? «Ни чәчсәң, шуны урырсың» ди бит халык. Яхшылык чәчсәң – яхшыны… Гомер итү – кыр кичү генә түгел шул ул, дияр иде әтисенең рус танышы. Ә мәхәббәт кыры? Әллә шул тылсымлы хистән, кадерле җирдән аерылганга сынамы очар канатлар? Мәхәббәтеңне югалтмый саклар өчен дә йөрәк-җан җылыңны кызганмаска, ару-талуга карамый, алга карап атларга да атларга гына кирәктер, бәлки.

* * *

– Ашың кырку. Әллә… – Тәгъзимә сискәнеп башын күтәрде. Уй-хатирәләргә батып, җылытырга куйган ашын оныткан түгелме?! Кайный торгач кыркуланып, тозланып беткәндер. Ире, хәйләкәр көлемсерәп, аңа текәлгән икән. – Мин әйтәм, әллә иркәм гашыйк булганмы?! Ярый ла гыйшкың төшкән Мәҗнүнең мин үзем булсам… – Мөлдерәмә сагыш тулы күзенә карагач түзмәде, иңеннән кочып алды. – Төш дип юкка хәвефләнәсең, иркәм. Хәтер бимазалый, шул гына. Бар да яхшы!

Шулай гына булсачы! Бала хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юктыр ла. Бәкегә чумган малайлар… Булды бит инде – чумдылар! Шугалак дигәне салкын, бозлы ялан, ягъни кыр идеме?! Кыр! Мәхәббәт кыры дигәненә ышанмас җирдән ышанасы килә. Кыр «иркен басу, ялан» дигәнне белдерә, кырык саны да шуннан ясалган бугай. Кырыкмаса кырык, ягъни бик күп. Кырык, кыр, кырку, кырылу – бик күп булып һәлак булу… «Кырын эш кырык елдан соң да беленә» дигәне дә – кырык кат сыналган хакыйкать. Ялгышлардан нәтиҗә ясый алса гына уңа кеше. Магнит кыры сыман, мәхәббәт кыры да бардыр. Сине һәрчак көтеп ала, якын күрә, ярата торган йорт-җир… кыр кебек иркен, зурдыр. Үзенә дә, Илдарына да терәк булырдай ир-атлы, әтиле йорт булса гаҗәпме?! Шушы йорт – мәхәббәт кыры тартып торсын, ялгышлардан сакласын иде улын киләчәктә дә!

Мәхәббәт кыры кирәк кешегә! Шул хакыйкатькә ышандырды бит аны Рәфкате. Таянырдай киң җилкә, баланың һәркайсына әти кирәк! Кирәк!

Гүя нурланып кояш чыкты. Тәгъзимә, хәвефле төш күрүен дә, улы өчен борчылуын да онытып, үзе дә сизми балкый, елмая икән: «Кайтыр, иншалла!»

Аны өзелеп көтә торган якыннары барын белә бит ул да.

Кулъяулык

Тәрәзә кырыендагы өстәл янында ялгызы гына уйланып утырган коңгырт чәчле, озынча йөзле ул егетне күрүгә, Резидә сискәнеп китте.

– Ни күрдең анда? Карадың да каттың, – диде дус кызы Гөлия, гаҗәпсенеп.

– Әнә теге өстәл артында утырган егетне күрәсеңме?

– Шуннан… – диде Гөлия, йокыдан яңа уянгандай җанланып.

– Кайдадыр күргәнем бар! – Аннан икеләнебрәк өстәде: – Шикелле…

Гөлия рәхәтләнеп көлде.

– Күрәм. Күзең төшсә дә гаҗәп түгел. Нәкъ артист! Бәлки, чыннан да артисттыр, ә? Әйдә, барабыз да автограф сораган булабыз.

Дус кызының әрсезлеген белгәнгә, Резидә курка калды:

– Юк ла! Исемә төште, рәсемдәге берәүгә охшаттым бугай! Портрет…

– «Шикелле», «бугай», – дип үртәде дусты. – Портреттагы берәү дигәнең кем инде?

– Җизни…

– Кит, җүләр! Нинди җизни?.. Кара, танышу өчен бер дигән сәбәп ич бу! Кайдадыр күргәнем бар, дисең дә… Кинода шулай танышалар ич. Без кемнән ким? – Уенчак-иркә тавышын сагышлы тонга күчергән булып көрсенде. – Эмансипация заманы! Танышыйк соң! Җизни, күңелем синнән бизми, диик тә!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Җан сөенече»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Җан сөенече» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Джон Пристли
libcat.ru: книга без обложки
Брюс Стерлинг
Хорхе Борхес - Желтая роза
Хорхе Борхес
Константин Паустовский - Золотая роза
Константин Паустовский
Джейн Фэйзер - Серебряная роза
Джейн Фэйзер
Жюльетта Бенцони - Роза Йорков
Жюльетта Бенцони
Глен Кук - Бялата роза
Глен Кук
Стефано де Роза де Роза - Шагал
Стефано де Роза де Роза
Роза Эпштейн - Книга Розы
Роза Эпштейн
Марианна Уиллмен - Роза алая, роза белая
Марианна Уиллмен
Отзывы о книге «Җан сөенече»

Обсуждение, отзывы о книге «Җан сөенече» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x