Роза Мулланурова - Җан сөенече

Здесь есть возможность читать онлайн «Роза Мулланурова - Җан сөенече» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Җан сөенече: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Җан сөенече»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Мәхәббәт нинди генә авыр сынауларга дучар итеп, күңелләргә җан әрнеткеч яралар салса да, ул – кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис.
Р. Мулланурова хикәяләрендәге геройлар өчен дә мәхәббәтнең авырлыкларны җиңеп, яшәүгә өмет бирүче сихри көч булуына инанабыз.

Җан сөенече — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Җан сөенече», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ике арада йөри-йөри, Тәгъзимәнең чәчләре агарды.

Бу кайгыларга ничек чыдар иде, язмыш агай аны жәлләмәсә…

…Улы белән күрешүгә ашыга иде. Алда ялангач, буш кыр. Чәчү-уруны оныткан ташландык басу аша уза юлы. Анда-санда, улыныкы кебек зәп-зәңгәр күзләрен елтыратып, кыр чәчәкләре җилдә тибрәлә. Узган-барган таптап-изеп тә китә аны, ис-төсенә кызыкканы өзеп тә ала. Өзә, аннан ташлый. Йа Хода, аның йөрәк бәгыре дә, сыңар канатлы улы да шул кыр чәчәге кебек бит инде! Яклаучысы, терәге булмагач, язмыш җилләренә каршы тору кыен бит аңа да. Юкса начар күңелле бала да түгел, усаллыгы да ташка үлчим. Сәләтле иде. Үҗәтлек-кирелеге бар барын. Тайгак юлга кереп китмәсә, әллә кем булыр иде!

Уйланып бара торгач, үзе белән тигезләшкән берәүне күрмәгән дә… Юл сорап мөрәҗәгать итүчегә күтәрелеп карамыйча, битараф кына:

– Мин дә шунда… Иярегез! – диде дә кызу-кызу атлавын белде.

– Менә кайда очрашырга язган икән безгә! Хәтерләмисезмени, без таныш бит…

Тавышы йомшак, ә күзләре бик тә моңсу икән ир затының. Күп кайгы күргәне йөзенә чыккан, аркылы-торкылы сызыклар ерганаклар булып яткан. Кем икән соң ул?

Тәгъзимәнең исенә төште: теге чакта, Илдары беренче мәртәбә качып авылга кайтып киткәч, электричкада очраткан кеше түгелме соң бу?! Шул үзе ич! Хәер, үзе искә төшермәсә, гомер таныячак түгел иде. Ә «мәхәббәт кыры» дигән юрама белән башын катырганы истә әле дә, онытылмаган, чын фараздыр, бәлки. Булмас димә, дөнья бу!

– Язмыш дими, ни дисең моны?! Яңадан очраштырды бит безне! Кызык бит бу! Бик күрәсем килгән иде минем сине! Сезне… Чынлап!

– Шуннан… – диде Тәгъзимә, үртәлеп. Җиде ятның җылы сүзенә эреп китәргә исәбе юк иде. Юри шаяртып сөйләшәдер, бәлки.

– Шуннан шул. Утырган да шуган, диләрме? Үпкәли күрмәгез.

Тәгъзимәнең ризалыгын сорап тормады, таш тутыргандай авыр биштәрен салдырып, аркасына киде, кулыннан төенчеген алды.

– Менә хәзер иркенләп сөйләшеп барсак та була. – Тапкыр сүз әйтүенә куангандай, кинәнеп көлде. – «Бер дә курыкма син, мин карак-угры түгел һәм… бигүк тугры түгел» дияр иде, Тукай бабаң булса. Исемем Рәфкать минем, үзем хәрби кеше, званием… хәер, анысы мөһиммени? Ватанны саклаучы. Искәрдегезме, Ватан белән ата – бер тамырдан. Ватан һәм ата изге саналган илдә генә тәртип була. Әгәр атага хөрмәт бетсә, Ватанына да битараф кеше. Ә битарафлык – куркыныч чир. Хәер, «Ватан», «кеше кадере» төшенчәләре вакланды… Килешәсезме?!

«Бу да бер бәхетсез икән, моның да газиз баласын утыртканнар икән», – дип юраган иде Тәгъзимә – ялгышкан. Кайчандыр бергә хезмәт иткән дустын күреп кайтырга дип кенә барышы икән сүзчән абзыйның. «Шөкер, бала-чага урнашкан. Ул яктан күңел тыныч минем, – диде дә үзе никтер авыр сулап куйды. – Бер сөйләрмен әле».

Ни хикмәттер, кайтканда да, юллары кисеште аларның. Тәгъзимәне бу юлы көтеп торганын яшереп маташмады үзе. «Бергә сөйләшеп кайту күңеллерәк булыр дидем, ачуланмагыз… Юл эшен белеп булмый. Хатын-кыз, ялгызы юлда йөргәндә, нинди хәлгә тарымас! Ипле, иптәш булырдай кеше очрап, бер сөйләшеп баруы – үзе бер гомер, диләр!»

Улы белән күрешкәч, Тәгъзимәнең дә күңеле басылгандай булган иде. Хәер, биек койма, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган, ишек-тәрәзләре рәшәткәле бу йорттагы тормышны күргәч, тынычлану дигәне – юк сүз, үзеңне алдау, юанырга тырышу гына инде. Җанны бораулый торган шик-шөбһәгә, күңелсез уйларга да ияләшәсең икән берзаман. Чөнки гел күңелдә ул, синнән калмый, артыңнан ияреп йөри. Юл озын. Сөйкемледән – күз, авырткан җирдән кул китми дигәндәй, сүз бала-чага, чуалчык тормыш сукмагы тирәсендә тулганды.

Рәфкатьнең дә тормыш арбасы тигез-шома юлдан тәгәрәмәгән. Хәрби хезмәткә әзерли торган училищеда укыганда, сары чәчле, зәңгәр күзле чибәр марҗа белән таныша. Киңәш-табыш итәргә әти-әнисе ерак, хәер, башы-күзе тәмам тонган гашыйк картларны тыңлар идеме соң? Яшьлек белән, аны-моны уйламыйча, озак та үтми өйләнеп тә куя егет. Улы-кызы үсә төшкәч кенә, ашыгып ясалган адымының үзен ялгыш юлга төртеп керткәнен төшенә ул. Килмешәк татар дип, хатыны аны санламый, чиркәүгә йөри, балаларын да үз диненә күндерә. Шаккаткыч ачыш ясый әти кеше: балалар урнашкан, һөнәрле, башлы-күзле булган, һәм аның – ир, әти кешенең кирәге беткән! Балалар үзләре шундый зирәк, булдыклы булып туып үскәннәр дә әти ярдәменнән башка җиңел генә үргә күтәрелгәннәр гүя.

Хәер, «Ватан», «ата» төшенчәләренең кадере калмаган бу заманда моңа кем аптырасын? Заман ахыры галәмәтедер, бәлки? Отставкага чыккач, туган ягына кайтып төпләнергә ниятли ул. Кайткан менә. Аңа, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган офицерга, фатир биргәннәр. Ә фатирга кот кунсын өчен… «үз яртымны очратырмын дип, мин әле өмет итәм».

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Җан сөенече»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Җан сөенече» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


libcat.ru: книга без обложки
Джон Пристли
libcat.ru: книга без обложки
Брюс Стерлинг
Хорхе Борхес - Желтая роза
Хорхе Борхес
Константин Паустовский - Золотая роза
Константин Паустовский
Джейн Фэйзер - Серебряная роза
Джейн Фэйзер
Жюльетта Бенцони - Роза Йорков
Жюльетта Бенцони
Глен Кук - Бялата роза
Глен Кук
Стефано де Роза де Роза - Шагал
Стефано де Роза де Роза
Роза Эпштейн - Книга Розы
Роза Эпштейн
Марианна Уиллмен - Роза алая, роза белая
Марианна Уиллмен
Отзывы о книге «Җан сөенече»

Обсуждение, отзывы о книге «Җан сөенече» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x