Фәйрүзә Мөслимова
Каен җылысы. Шигырьләр
Безнең белән бәхетледер бу җир…
Язгы ташу, диләр, көчле булды,
Ярларыннан чыкты Шәбез, Тукмай…
Күңелемнән туган якларыма,
Ташуларга атылдым да уктай –
Тынып калдым, уйларыма талдым:
Яшьлегемнән киткәнемнән бирле,
Ургып аккан язгы ташуларны
Күзәткәнем, күргәнем юк димме?
Ташуларсыз ничек яшәгәнмен,
Яшәгәнмен ничек салмак кына?
Гомер буе актыммы мин шулай,
Тормыш агымына ярап кына?
Актарылды җаным ничәмә кат,
Түзим, дидем, ташмыйм ярларымнан.
Ә нигә соң ярга сыялмаган
Язгы ташу шундый сагындырган?
Акланырга тагын сәбәп таптым:
Елгалар бит елга бер кат таша.
Елгаларга – бер ел…
Ташуларны тыеп
Үтеп барам тулы гомер аша.
Яраттырасым килә 1 1 Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
Тамчы булып, чәчләреңә
Уйнап тамасым килә.
Күңелеңдә ләйсән булып
Урын аласым килә.
Коштай очып, кочагыңа
Бер атыласым килә.
Иркәләнеп, бер мизгелгә
Онытыласым килә.
Күзләреңнән күзем алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә.
Мин сине уйлап чыгардым
Тик үзем өчен генә.
Ихлас белән ышандым да
Табындым исемеңә.
Мин сине уйлап чыгардым,
Сине белмәгән килеш.
Әле һаман шул хыялдан
Башым әйләнеп йөреш.
Мин сине уйлап чыгардым,
Әкияткә буйсындым.
Кайчан күчте чынбарлыкка
Синең күзләр, буй-сының?
Буй җитмәслек рәшә булып,
Ник төшемә керәсең?
Сүнеп барган учагыма
Тагын ялкын өрәсең?
Дулкынланам? Сиңа гына
Тоелгандыр шулай.
Тавышыңнан каушар өчен
Сәбәп тә юк болай.
Дулкынланам? Әйтер сүзем
Оныттырдың кебек.
Көтмәгәндә юлыкканга
Калдым, ахры, җебеп.
Дулкынланам? Менә кызык,
Идел кебек, имеш.
Язгы җилдән чайпалган чак
Инеш кенә килеш.
Синең тавыш давыл кебек –
Чайпалмаска өйрәт.
Ахрысы, хак: Идел кебек
Дулкынландым кинәт.
Үләннәрдә – таңгы чык,
Тар сукмакта – без икәү.
Чыланмыйча чыкларга
Ничек үтәргә икән?
Олы юлга чыгасың,
Тар сукмакта – мин генә.
Чыктагы таң нурлары
Сибелә күлмәгемә.
Чыландым, дим, монда – чык.
Ялгыш аңладың микән?
Ялгышканга сабышып,
Әллә алдадың микән?
Чакыргач чыгам, дисең,
Юк ла дәрья кичәсе.
Таң чыкларын аралап,
Минем якка күчәсең.
Тар сукмакта – икебез,
Таң чыгы көлә-көлә
Тәпиләрне чылата,
Юлыбызга сибелә.
(Кыз җыры)
Яратудан шашкан чагым,
Төшемме бу, өнемме?
Әй, кызлар, дим, бәгырьләрем,
Кемгә сөйлим серемне?
Сөйгәнемнең минем өчен
Җаннарын бирер көне.
Сөенечтән балкып йөрим,
Юктыр ла моның сере?
Сөйләр идем дускаема,
Үзәкләрен өзәрмен.
Әй, кызлар, дим, серләремне
Сөйләми дә түзәрмен.
Күрмәс өчен дус кызымның
Күз яше түгүләрен –
Йөрәгемнең януларын
Сиздерми йөрүләрем.
Әй, кызлар, дим, әйтегезче,
Кемгә сөйлим серләрем?
Җаннарыма урын тапмый
Өзгәләнгән көннәрем.
Син бу җиргә яратырга түгел,
Яраттырыр өчен яралган.
Белеп торам, сиңа гашыйк булам
Өр-яңадан, тагын яңадан.
Җитми сиңа минем сөю генә,
Күпләр сөйсен, күккә ашырсын.
Күреп торып уйнак бу җаныңны
Яратуы шундый авыр соң!
Таһир өчен җанын кызганмаган
Зөһрә сыман үлсәм әгәр дә –
Сөенечтән күтәрелер идең
Күкләрдән дә биек мөнбәргә.
Яраттыру өчен җаның фида
Үз-үзеңне артык сөясең.
Зөһрә булып, синең өчен үлсәм,
Сөенечтән… син дә үләрсең!
Яз килгән дә бусагадан узмый,
Кыш әлегә усал, куркыта.
Ап-ак каен бөреләргә тулган,
«Өшерменме?..» диеп ут йота.
Ак каеннар юлы ап-ак карлы,
Өсләрендә куян эзләре.
Шул эзләрне ашыгып исни-исни,
Төлке узып китте элгәре.
Чаңгы юллары да төзек әле,
Эремәгән, җиргә батмаган.
Ял көннәре җиткәч, чаңгычылар
Шуар әле тагын ак кардан.
Тик каеннар якынайта язны,
Каеннарның кайнар тәннәре:
Кәүсәләрен урап алган карның
Уелып кына төшкән мәлләре.
Читать дальше