Таң капкасы нинди алсу,
Ничек шунда җитәсе?..
Тик ансының, кер монда, дип,
Юктыр, юктыр көтәсе.
Офыкларга буй җитәрме?
Яңадан кайткан чакта,
Хыялына фида җанны
Кемнәр көтәр бу якта?
Илләр гизгән горур затның
Килер башын иясе.
Зәңгәр капка ачылмас шул,
Күтәрелмәс келәсе…
Әллә кайтам үз кыйблама,
Әллә китәм кыйбламнан?
Мин коенган көмеш сулар
Чайпалган да болганган.
Уйнап йөзгән балыкларын
Күрмим инде үтәли:
Әллә күлем алышынган,
Әллә үзем бүтән мин?
Уртасында кул җитмәслек
Төнбоеклар үскәнен,
Ай нурыннан туган гөлне
Хәтерлимен бит әле.
Чайпалса да, болганса да,
Мин йөзәсе сулар бу.
Ахрысы, түзә алмамын,
Чоңгылына чумармын.
Яшел чәчен иңгә салган
Чын Су анасы кебек
Яр буена чыгармын мин,
Бака ефәге киеп.
Тулган ай да хәйран калыр
Миндәге үзгәрешкә:
Бака ефәге киярмен,
Су әйләнер көмешкә.
Төнбоеклар үсеп чыгар
Күлләремдә яңадан…
Мин коенган сулар көмеш –
Китә алмам кыйбламнан!
Кич утырып хатлар язар идем,
Уйларыңда әгәр мин булсам.
Ай нурыннан балкыр иде дөньям,
Хыялымда сиңа сыенсам.
Ятмас идем хәтта йокларга да
Ул бәхетле нурлы төннәрдә.
Язар идем айлы каләм белән,
Хатларымны көтсәң әгәр дә.
Тылсым өреп ап-ак кәгаземә,
Яшь гомерне кире кайтарып,
Язар идем, язар идем сиңа,
Хисләремә үзем таң калып.
Ләкин беләм: гомер үтә тора,
Хыяллардан үзгә чынбарлык.
Айлы төндә шигырь генә язам,
Хат язарга сиңа оялып.
Кулларыңны куйчы маңгаема,
Сизәсеңме, ничек яна башым?
Күзләреңә кереп адаштыммы,
Канатланып, күкләргәме аштым?
Рухым бүген әллә кайда йөри…
Кайнар башым – синең алларыңда.
Күзләреңә карап талпындым да
Былбыл булдым сөю аланында.
Сүзләр артык, йөрәк кенә сөйли.
Хыялый мин синең яннарыңда.
Их, шул килеш җырга әйләнергә,
Әкияткә барып ялганырга!
Хәйләсездер бу хыялый сөю,
Мөмкин түгел хистә алданырга!..
Мин тезләнеп сәҗдә кылам бүген
Мәхәббәтнең ихлас ялганына…
Ятып ауныйсымы
апрель карларына?
Апрель карларыдай
әллә каралырга?
Кар сулары кебек
язгы җиргә сеңеп,
Умырзая булып
кабат яралырга?
Менә нинди хыял,
Менә нинди ярсу!
Кучкыл карны ябынып
җәйрәп ята басу…
Орлык төшәр көнне
көтәсеме озак,
Кайчан кузгалыр дип
Елгаларда ташу?
«Кайчан яфрак ярам?» –
ди каенда бөре.
Кояш нурларында
бүрткән инде үзе…
Ә син, имеш, шулчак,
көзләреңә китеп,
Ямансулап йөре,
еламсырап йөре…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Аунар идем, диеп,
апрель карларында.
Юләр хыяллар бер
тиеш таралырга.
Бөре сыман бүрткән
хисләреңне тыеп,
Бик акыллы кеше
булып саналырга.
Менә нинди хыял!
Апрель кары эри…
Ә күзләргә бер дә,
бер дә йокы керми!
Шытып чыгачагын
Умырзая булып
Апрель кары әле
Төшендә дә күрми…
Сабыр савытларым тулган чакта
Чайпалдырмый тотып торучы – син.
Иләсләнеп, хисем кузгалганда,
Гаеп итми йотып торучы – син.
Эндәшмичә газап өстәүчем дә –
Тилмерепләр синнән сүз көткәндә.
Кытай диварыдай – ышанычлым,
Суга таянгандай – шик-шөбһәм дә.
Ни могҗиза – тоташ каршылык син…
Шул килеш тә – җанның иң түрендә!
Мин таянам сиңа таш дивар дип,
Рисвай итмә авып ил күзендә.
Һәм битараф кына була күрмә,
Тап үзеңдә сыендырыр көчне –
Үзең кебек тоташ кытыршылык,
Каршылыктан торган минем хисне.
Исеңдәме Казан урамнары,
Күккә ашкан биек-биек йортлар?
Безгә карап бәхет юрагандай
Күз кысышкан аллы-гөлле утлар?
Икәүләшеп очып уздык бугай
Иксез-чиксез озын урамнарны.
Җаныбызны, җылы өермәдәй,
Бары шатлык, шатлык урап алды.
Исеңдәме, яңгыр яуган иде,
Җитәкләшеп, гөрләвекләр кичтек?
Бөтен Казан карап торган чакта,
Алдыбызга күктән йолдыз төште.
Кулларымны, алып кулларыңа,
Йолдыз йөзгән гөрләвектә юдың.
Кулым гына түгел, бөтен тәнем,
Җаным белән садә-чиста булдым.
Читать дальше