Шул сарайда яшим хәзер,
Йөрәктә – яра.
Минем сөю төсе булып,
Ал шәфәкъ яна.
Мәгарәңдә минем яшьлек
Сүрелеп бара.
Синең исә хыялыңда –
Иркенлек, дала.
Күңел тулы сагыш кына,
Ничек таратыйм?
– Яратмыйсың мине, – дисең,
Ничек яратыйм?
Канатланмый күңел, канатланмый.
Синең янда минем күләгәм,
Күрәсеңме, очып китә алмый,
Тик тирәңдә йөри үрмәләп?
Күләгәләр белән җайлыдыр ул,
Юк теләге, шашкын хисләре…
Синең күңел оча канатланып,
Минем күңел әллә нишләде.
Күләгәле күләгәләр булмый.
Икебезнең берсе чын кала.
Син очасың, янәшәңдә минме?
Юк, күләгәм бары чайкала.
Яратуның зурдыр бәяләре –
Җаннарыңны ярып түлә дә…
Хакларының шулмы хаклануы:
Үлгән җан да мескен күләгә?..
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Үтәли җил, әйдә, йөгерсен!
Тәннәремне алган кайнар утны,
Һич югында, өреп сүндерсен!
Ишегеңне ачык калдырып кит,
Бер сүзеңне көтеп көйгәндә,
Үтәли җил киссен бәгырьләрне,
Кайнар яшем кипсен җилләрдә.
Ишегеңне ачык калдырып кит,
«Китмә!» дими чак-чак тыелам.
Таш кыядай калам, син китүгә
Убылам да төшәм, коелам.
Беләсеңдер кыя-ташларны да
Исә-исә җилләр кисәсен.
Ишегеңне ачык калдырып кит!
…Аңламагач, нихәл итәсең?
Син яшеннәр эзләп китеп бардың,
Карашыңда – яшен сурәте.
Хыялымны ияртмәгән өчен,
Болытларны килми күрәсем.
Яшеннәрдән ниләр көтәсеңдер,
Сызыла да үтә – бер мизгел!
Сабыр савытларым яңгыр юа,
Тамчылары инде йөз, меңдер.
Син яшеннәр эзләп йөргән чакта,
Болытлы көн – минем халәтем.
Мин бер мизгел түгел яшен кебек,
Мин яратмыйм яшен сурәтен.
Җылы биргән җир учагын сөям,
Син – яшенне. Ничек әрнетә!
Икебез дә утка гашыйк юкса,
Ике якта язмыш йөретә.
«Син әйткәнсең, дип әйттеләр…
Сөйләгәннәр… сөйләде…» –
Сүз дулкының көймәбезне
Кыяларга терәде.
Кыяларга менеп булмый,
Юллар ябык диңгезгә,
Чоңгылларда, бата-калка,
Йомычка-көймә йөзә.
Чоңгыл йотар мизгел җиткән,
Һаман кага дулкының.
Каршы җилгә күкрәк куям,
Юк җавабым, юк тыным.
Әйтер сүзем алтын булса,
Эндәшмәвем – көмештер.
Икебезнең беребез хет
Җегет булу тиештер.
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа –
Иң шәп чагын, минсез үткәнен тик,
Минле көннәр күз алдыңа килеп,
Бүленмәсен татлы төшләрең дип.
Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Минле чакны каргамассың анда.
Барыр юлым авыр, хушлашыйм да
Чыгып китим каршы бураннарга.
Яшьлегеңнең минсез чагында кал,
Өстерәмә минле көннәр йөген –
Иңнәреңнән как та тузаннарын,
Кабат-кабат яшьлегеңә сөен!
Яшьлегеңне бүләк итәм сиңа…
Ялгызлыкка түзәм, түзәм,
Кадерсез яр булу кыен.
Нинди мәгънә мин янудан,
Синең өчен булгач уен?
Качыш-качыш уйный алмыйм,
Мин болардан туйган инде.
Уеннардан уймак чыгып,
Чәчкә аклар кунган инде.
Сабырлыгым ник сыныйсың,
Яннарымда уйнап йөреп?
Өзеләм дә ялганамын
Төенләнгән җепләр кебек.
Күңелдә гел төен генә…
Синең күзләр көлә әле.
Кадерсез яр була күрмим,
Ялгызлыкка түзәм әле.
Әгәр китсәм… 2 2 Җәгъфәр Касыймов музыкасы.
Күзләреңдә минем күзләр калыр,
Колагыңда минем сүзләр калыр,
Чәчләреңдә – минем куллар назы.
Ниләр әйтим тагын… моннан ары?
Синең җанда минем җаным яшәр.
Кемнәр сиңа минем кебек дәшәр?
Минем кебек бүтән бармы тагы?
Ниләр әйтим сиңа… моннан ары?
Янәшәңдә яңа парың булыр.
Мине уйлап, көн дә күңелең тулар –
Ташлап китсәм әгәр бу дөньяны.
Ниләр әйтим икән… моннан ары?
Ниләр әйтим икән моннан ары?
Моннан ары әллә сүзләр бармы?
Җан авазым йолдызларга аша:
«Авыр булыр сиңа миннән башка-а-а!»
Илләр гизгән яшь егетне,
Юллардан арган чакта,
Канатларын коштай җилпеп
Чакырды зәңгәр капка.
Илләр гизгән яшь егетнең
Килмәде сер бирәсе,
Офыклар дәшкән чагында
Капкага сөртенәсе.
Читать дальше