Исеңдәме болар, исеңдәме?
Дәшмисең һич, димәк, төшенмисең.
Кичер, берүк, үзем генә белгән,
Үзем генә күргән төшем ич син!
Янып торган кызыл гөлләр! –
Чак сыйдырган кочагына.
Шул егеттән күзем китми.
Зиһен әйтә: «Юкка гына!»
Егетендә бер эшем юк,
Гөлдән туймас күземдер бу.
Нәрсә зиһен? Матурлыкка
Гел мөкиббән үземдер бу.
Кайсы гына бәхетлесе
Лаек икән шул гөлләргә?
Берсен генә миңа бирсә…
Мин кемнәндер кимме әллә?
Сабый кебек нәүмиз торам,
Чәчәкләрдән күзем китми.
Нигә миңа беркем бүген
Кызыл гөлләр бүләк итми?
Тукта, чү, дим, егет миңа
Бер чәчәкне сайлап алды:
Гөл бәйләме тере иде,
Каян тапты ясалманы?
Ясалма гөл сузды көлеп,
Үзе инде китеп бара.
Гөлгә карап нәүмиз торам,
Әйтерсең лә сабый бала…
– Очма утка, очма утка,
Очма утка, тукта!
Күбәләккә – кисәтү ни?
Үз җаным ул юкса!
Ялкын хуҗа минем җанга –
Хет кычкырып ела!
Бу гөнаһсыз гөнаһларны
Ярлыкармы Хода?
Үз-үземне тирги-тирги
Тилмерәмме юкка?
Чамасызмын, чарасызмын
Йөрәктәге утка.
Күбәләктәй кыю җаным!
Акыл синнән курка:
– Очма утка, очма утка,
Очма утка, тукта!
Йолыгыз мине гөнаһтан,
Гөнаһсыз шигырьләрем.
Бу – минем ихлас йөрәктән
Соравым, гозерләвем.
Сәҗдәгә киткән шикелле
Тезләнәм кәгаземә.
Тик ул гына төшенә күк
Сагышым сәбәбенә.
И минем моңдаш шигырьләр,
Бар серем сездә генә.
Яшәү йөге авыр, авыр…
Кәгазем түзә менә.
Безнең гомер – чиксезлектә
Сызылып үтү генә…
Ак кәгазем, киткән чакта
Үткәнгә үкендермә.
Бу минем, китеп сәҗдәгә,
Ихластан гозерләвем:
Аралагыз гөнаһлардан,
Гөнаһсыз шигырьләрем!
Ничек керми калмак кирәк,
Чакырса диңгез әгәр?
Айкалдым бер, чайкалдым бер –
Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр.
Айкый дулкын, чайкый дулкын,
Чиксез суның юк яры.
Шул микәнни адашулар?
Ә диңгез сары, сары…
Нинди бетмәс чайкалу бу?
Хәлләрем китеп бара.
Үкенмәм кебек батсам да,
Ә диңгез кара, кара…
Караны ярып урталай,
Күкләрдә уйный яшен.
Бәлки, ярга юл табармын?
Ә диңгез яшел, яшел…
Гомер – диңгез, төсләр уйный…
Ниләр көтә тын ярда?
Калып булмый, җитеп булмый,
Йөзмичә дә юк чара.
Китәрсең дә югалырсың,
Күңел кырында бер гөл…
Усал шаярту
Китәрмен дә югалырмын,
Төшмәм хәтта исегезгә.
Телгә керсә төртелерсез
Минем кыен исемемә.
Һәр сүзегез тиеш чакта
Энҗе кебек тезелергә,
Ачуыгыз килер микән
Көрмәкләнгән телегезгә?
Таң гөлләре әзер чакта
Сезнең өчен өзелергә –
Минем исем… сезнең телне
Буйсындырмас үзегезгә…
Гөл чугыннан тамган чыкны
Киптерергә күзегездән
Кояш булып балкучыны
Сизмәссез дә күгегездә.
Күңел-кырда гөлләр чиксез…
Тезгән чакта түшегезгә
Китәрмен дә югалырмын,
Кермәм хәтта төшегезгә!
Сөйләшәләр гөлләр, агачлар да…
Тик ишетү безгә язмаган.
Үз-үзебез белән артык мәшгуль,
Без югары, өстен яралган.
Ә гөлләр бит безнең өчен яши.
Ә гөлләр бит безне ишетә.
Чын күңелдән бүләк ителгәне
Чәчәк ата өзгән килеш тә.
Әйтелмичә калган сүзләрне дә
Гөлләр тоя, гөлләр сизенә:
Рәнҗегәндә күңел, безнең өчен
Чәчәкләрнең җаны өзелә.
Ник гөлләрне аңламыйбыз икән? –
Сәбәпләрен әле тапмадым…
Беләсеңме, син китергән гөлләр
Минем өйдә чәчәк атмады…
Алкаларым сыңар-сыңар 3 3 Илфат Дәүләтшин музыкасы.
Алкаларым сыңар-сыңар,
Йә югала, йә сына.
Сыңар-сыңар алкаларым
Үз парларын юксына.
Челтерәми инде күптән
Колагымда тамчылар.
Карыймын да алып куям –
Алкам гел сыңар-сыңар.
Алларымда ничә алка
Моңая ялгыз гына.
Һәркайсына пары кирәк,
Таң булып кабынырга.
Уйнамаган инде күптән
Колагымда таң нуры.
Карыймын да алып куям –
Сыңар алкалар моңлы.
Алкаларның берсенә дә
Тиң түгел башка сыңар.
Шулар сыман парсыз гына
Минем дә гомер узар.
Читать дальше