Тирәләре уйдык-уйдык үзән,
Бөреләр дә инде җылыныр.
Каен – кайнар! Ә кемгәдер бу яз
Үзе килгән төсле тоелыр!
Яз ямен күзләрдән яшергән
Кышымның тәрәзе бизәкле.
Күңелем күнгәндер, күрәсең,
Бизәкнең башкасы кирәкми.
Тик быел ашыкты нәркисләр –
Иртәрәк җанланды язлардан.
Арыну авыр шул алай да
Җаныңны каплаган бозлардан.
Наз иле яз ямен җибәргән –
Карашны нәркисләр иркәли.
Язларны зарыгып көтсәм дә,
Мәңгелек кышымнан китәлмим.
Өзелгән нәркисләр күп тормас –
Салкыннан тәрәзәм бозланган.
Әллә соң чыннан да җаныма
Җәйләргә чыгарга язмаган?
Уйларны чуалтты нәркисләр,
Зиһенне актарып ташлады:
Якты яз, нигә соң чәчәгең
Сагышым шикелле сап-сары?
Кояшның язгы нурлары
Кагылуга үрелеп,
Гөрләвек булып йөгерә
Таудагы кар иң элек.
Юлындагы бөтен карны
Уята да челтерәп,
Йөгерә генә – диңгезгә үк
Барып җитәргә теләп.
Тик төннәрен туңдыра да,
Боз челтәрли чит-читен.
Инешләр соңрак уяныр,
Беренче булу читен.
Иң беренче күзен ача
Таудан төшкән гөрләвек.
Кечкенәме?
Йөрәгендә –
Ташкындагы егәрлек!
Су буенда тал үсә.
Башын киссәң, тагы үсә.
Халык җыры
Дулкын шавы иркәләсә безне,
Кирәк түгел урман, болын да.
Мин дә үстем Казансуга карап,
Бөдрәләрем чайкап суында.
Казансуны бозлар каплаганда,
Ташуларны көттем зарыгып.
Туңмасын дип, йомшак карлар яуды,
Чыбыкларга калды ягылып.
Песи кебек иркә бөреләрем
Табигатьтән күчкән наз иде.
Ямьнәреңне язга, җиргә биреп,
Мәңге шулай матур кал инде!
Булмады шул! Кешеләре кырыс,
Сөймәделәр җирем, суым кебек.
«Песиле тал!» диеп ымсындылар,
Бәгыремне таладылар килеп.
Башын киссәң, тагы үсә, имеш,
Кисмәделәр юкса башны гына…
Җәрәхәтле җаным агар инде
Казансуның ярсып ташуында.
Мин – куз гына, күмер генә!
Дөрләп китәм, тик өр генә!
Ә син – салмак, тымызык су.
Мөмкинме соң безне кушу?
Мин талпынам, хыялланам,
Учак булып эчтән янам.
Синең күңел күлдәй тыныч,
Күлдәй тыныч һәм… куркыныч!
Тыныч күлнең суы тирән,
Уйга калган нинди сердән?
Керер идем – ут чакларым,
Сүндерерсең учакларым.
Мөмкинме соң безне кушу?
Мин – утлы куз, син – суык су…
Тик барыбер кушылырбыз,
Икәү бергә юк булырбыз.
Төшләремә китәм, төшләремә…
Чынбарлыктан арган көннәрем бу.
Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,
Яктылыктан өмет өзгәнем бу.
Төшләремә китәм.
Төшләремдә
Кемне күрсәм, шуның ачык җаны.
Мин үзем дә күз яшедәй чиста,
Анда сафлык, анда пакьлек бары.
Һич югында, төшләремдә димен
Чынга ашсын теләк-хыялларым.
Өнемдә мин беркайчан да алай
Тоташ ямьгә ия булалмамын.
Мин хыялый. Төшләремә китәм –
Күңелемне алдар төннәрем бу.
Яздан, күктән, синнән җылы көтеп,
Көнгә төнне кушып үргәнем бу…
Көннең бүген күңеле тулган –
Яшь коя да яшь коя.
Качар идем бу сагыштан –
Тапсагызчы бер оя!
Ул ояда якты булсын,
Оныттырсын болытны.
Югыйсә бүген үзем дә
Тискәрерәк холыклы.
Ул ояда җылы булсын
Күшеккән күңелемә.
Яшьле көнем үзе миңа
Теләсен иярергә.
Иярсен, әйдә, иярсен,
Керсен күркәм ояга,
Җылысында изрәсен дә
Оялсын яшь коярга.
Эзлик әле шундый оя,
Яктырсын бөтен дөнья!
Эссе көндә сусап килдем,
Саф чишмәдер син дисәм,
Агуладың сиздермичә –
Чишмә түгелсең икән.
Ни өчен соң бөтен тәнем,
Җаным яралы дисәм,
Гөлчәчәк дип үрелгәнем
Шайтан таягы икән.
Күбәләк булып тереләм
Мин шайтан таягында.
Кайларга барып кунарга,
Кемнәргә таянырга?
Канатымда – җылы сулыш,
Син диеп тетрәп китсәм…
Назлый мине язгы кояш!
Юк, син түгелсең икән.
Алып кердең таң-сарайга:
– Монда кал, – дидең, –
Мәхәббәтем, йөрәгемә
Шифа сал, – дидең.
Утка очкан күбәләктәй,
Шундый сөендем!
Ул чагында хыялымда
Гел син, син идең.
Читать дальше