Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет

Здесь есть возможность читать онлайн «Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, История, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Итил суы ака торур / Итиль река течет: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Итил суы ака торур / Итиль река течет»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күрә торган өченче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романы урын алды.

Итил суы ака торур / Итиль река течет — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Итил суы ака торур / Итиль река течет», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Нурихан Фәттах

Итил суы ака торур

Итил суы ака торур Кыя төбе кака торур Балык тәлим бака торур Күлең тәкый - фото 1

Итил суы ака торур,
Кыя төбе кака торур.
Балык тәлим бака торур,
Күлең тәкый күшәрер.

Борынгы заман татар халык җыры

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар Болгарга.
Кызганам моңлы баланы,
Үзем моңлы булганга.

Хәзерге заман татар халык җыры

Сүз башы

Татар халкының бай тарихы бар. Диңгездән бер тамчы алган кебек, менә шул бай тарихтан мин дүрт-биш елны аерып алдым. Дүрт-биш ел тарих өчен генә түгел, аерым кеше гомере өчен дә бик аз вакыт. Ләкин мин алган дүрт-биш елның әһәмияте татар тарихы өчен чиксез зур.

Кайсы чор соң ул шулай да?

Ул – Болгар чоры.

922 елның маенда Болгарга ерак Багдадтан илче килә. Болгар рәсми төстә ислам дине кабул итә һәм заманында иң зур, көчле дәүләтләрнең берсе белән дипломатик мөнәсәбәт урнаштыра. Шулай итеп, Идел-Чулман буендагы беренче дәүләт – Болгар дәүләтенең яңа тарихы башлана.

Багдад илчелегенең секретаре, борынгы тел белән әйткәндә, битекчесе Әхмәт ибн-Фадлан шул чордагы болгарлар һәм башка халыклар турында истәлекләр язып калдыра. Романда мин, нигездә, менә шул истәлекләргә таянып, Болгарга ерак илчеләр килер алдыннан һәм килгәч булган хәлләрне тасвирладым.

Алдан ук шуны искәртеп куясым килә: монда сурәтләнгән кайбер вакыйгалар, кайбер күренешләр бүгенге күзлектән караганда сәер тоелырга мөмкин. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: ул борынгы көннәр, вакыйгалар, кешеләр… бик еракта, бик тирәндә күмелеп калган. Аларга инде мең дә илле ел чамасы!

Шулай итеп, тугыз йөз дә унсигезенче елга аяк басабыз.

Түрдән уз, хөрмәтле укучым, изге Болгар җиренә!

Апрель, 1969 Казан

Беренче баб

I

Менә тагын яз җитте. Кышкы озын төннәрдән соң, каты салкыннардан, ачы бураннардан соң тагын яз килде. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Калын кар астында басылып яткан тигезлекләр, калкулыклар, урманнар, чокыр-чакырлар… әкренләп-әкренләп авыр йөктән арына бардылар. Кыш буена тынып торган җирнең өсте озакламый өтәләнгән тунын салып ташлады. Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Яр буйларында тал бөреләре күзләрен ачтылар. Басулардан, үзәннәрдән челтерәп беренче сулар акты.

Сулар акты… Дөнья яралганнан бирле сулар кая таба аккан булса, быел яз да сулар шул бер якка юнәлделәр. Инешләр, елгалар, ермаклар, ташулар… – барысы да Чулман атлы олуг суның кочагына омтылдылар… кушылдылар, көчәйделәр, ургып-шаулап, алга ыргылдылар. Чулман исә ераклардан, якыннардан җыеп алган язгы суны, сыяларны 1 1 Сыя – язгы ташу вакытында елгада ага торган каты кар. , бозны-карны тагын ары алып китте. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Алар шунда кавышалар, бергәләшеп, кочаклашып, көн ягына юл тоталар. Кайнар ком, кояш илендә, тау-ташлар, камышлар илендә Итил-Чулман суын ямансулап иксез-чиксез диңгез, төпсез диңгез көтеп ята. Хазар диңгезе көтеп ята. Анда изге Хазар җире, анда изге каган 2 2 Каган – Хазарның дәүләт башлыгы.

Сулар ага… Җир йөзендә сулар бертуктаусыз агалар да агалар. Җәй агалар, яз агалар, көз агалар… Агым сулар кешеләрнең, киекләрнең чир-чорларын, кайгыларын, языкларын алалар да еракларда упкыннарга, чоңгылларга ыргыталар. Агым сулар, җир өстенең чүп-чарларын, үлекләрен юып алып, үзләрендә юк итәләр. Шулай ел да җир яңара, җир яшәрә.

Җир яңара, җир яшәрә… Өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек, Итил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага…

Яз килде, яз!..

Киң Чулманга – кояш белән, ай-йолдызлар белән яшьтәш Чулманга – ашыгып төрле яктан сулар ага…

Утташ кам 3 3 Кам – йола-дин башлыгы. , туры караган кояшка күзләрен кысыштырып, җиңел генә атына атланды да ишегалдыннан чыкты. Ялына, маңгай чәчләренә, койрыгына төрле төстәге тасмалар, тимер, бакыр кисәкләре тагылган акбүз ат, су исе, кырлар исе сизеп, куанып кешнәп җибәрде, куганны да көтмәстән, кызуларга тотынды. Аның кешнәвенә башка атлар тавыш бирде. Кайдадыр яңгыратып әтәчләр кычкырды, анасыннан аерылган бәтиләр чәрелдәде. Түбә өстендә генә, биек тирәк башында, талпынып-талпынып, сыерчык сайрады. Яз килде, яз!

Урамда очраган кешеләр Утташ камга олылап баш иделәр. Язгы суда йомычка агызып чыр-чу килгән бала-чагалар, Утташ камның бизәлгән, чылтыр-чылтыр килгән атын күреп, баштанаяк ап-ак киемен, каны качкан кырыс йөзен күреп, уеннарыннан туктап калдылар. Кечкенәләр, кинәт котлары алынып, җыларга тотындылар, өлкәнрәкләре, бу безне тотып ала күрмәсен дигән сыман, тизрәк читкә тайпылырга ашыктылар. Утташ кам узып киткәч, кешеләр артларына борылып карадылар. Куркып кына балалар яңадан уеннарына тотындылар, ярым пышылдап, ерактагы камны үртәргә тотындылар:

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Итил суы ака торур / Итиль река течет»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Итил суы ака торур / Итиль река течет» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Итил суы ака торур / Итиль река течет»

Обсуждение, отзывы о книге «Итил суы ака торур / Итиль река течет» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x