Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет

Здесь есть возможность читать онлайн «Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, История, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Итил суы ака торур / Итиль река течет: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Итил суы ака торур / Итиль река течет»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күрә торган өченче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романы урын алды.

Итил суы ака торур / Итиль река течет — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Итил суы ака торур / Итиль река течет», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Ник аска төшеп торырга? – диде би. – Әйдә, каравыл өендә сөйләшәбез.

Ул, Утташ камның ни дә булса әйткәнен көтеп тормастан, кире борылды, койма өстенә салынган каравыл өенең ишек бавын тартып җибәрде. Каравыл өе тар гына, кысан гына иде. Аның Чулманга караган ягына – озынча төннек, түшәменә төтен юлы уелган; балчык идән уртасына эре ташлардан өеп учак ясалган, учакның ике ягына, капма-каршына утыргычлар куелган иде.

Би килеп кергәндә, ике яшь сакчы, уты сүнеп җитмәгән учак өстенә иелә төшеп, көлешеп нидер сөйләнеп утыралар иде. Бине күрү белән, алар икесе дә урыннарыннан сикереп тордылар, ниндидер яман эштә тотылган кешеләр сыман, кызарынып үрә каттылар. Телсез калдылар.

– Чыгып торыгыз, – диде би аларга.

Сакчылар ишеккә ташландылар, би артыннан килгән камны күрмичә, аңа килеп бәрелделәр – чак-чак кына аяктан екмадылар. Ярый әле, Утташ кам ишеккә тотынып калды.

– Күзегез чыкканмы әллә? – дип кычкырды кам ачу белән.

Сакчылар, агарынып, камның аяк астына егылдылар.

– Игелексезләр! – дип сукранды Утташ кам, сакчыларны чыбыркысы белән сыдырып.

Ыру башы белән икәүдән-икәү генә калгач та ул шактый тынычлана алмады. Күрән би, аның ыңгырашуына, сыкрануына эчтән генә көлемсерәп, тар утыргычка җәелеп утырды да кыска тунының көмеш каптырмаларын ычкындырып җибәрде – елгадан төннек аша салкын җил исеп торса да, учак янында эссе иде.

– Ни йомыш, кам баба? – диде би, сүзгә башлап.

– Йомышыңны да онытырсың монда, – диде кам, сөякчел куллары белән озын, нечкә сакалын сыйпаштырып.

– Шулай тиз онытырлык йомышмыни, кам баба? – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызың исән-сау… илдә тынычлык… Күреп торасың, Тәңренең боерыгына буйсынып, Чулман боздан әрчелде… Ишек артында беркемнең күзе юк.

– Тын алырга ирек бир, кияү, – диде Утташ кам, бинең шулай килделе-киттеле сөйләнеп утыруын ошатмыйча. – Мин синең белән эш турында сөйләшергә килдем.

– Сөйләшик, бабай.

– Яшел чирәм җирдән борын төрткән, кияү! – диде кам ясалма бер күтәренкелек белән.

– Күргәнем булмады, – диде би сүлпән генә. – Бу арада башлар катып тора.

– Каткандыр, кияү, каткандыр, – диде кам баба, тынычланып.

Тынычлангач, ул үзен бидән өстен сизә башлады. Үзен өстен сизгәч исә, аның күз алдында Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Бөек Тәңре турында, изге ияләр, яман ияләр турында, йола турында үзе нәрсә генә әйтмәсен, Күрән бинең берсүзсез ышаначагын, үзе белән килешәчәген ул алдан ук белеп утырды. Моны шулай ук би үзе дә белде. Утташ камны ул үзенең бабасы буларак кына түгел, ыруда беренче урынны яулап алырга, ыру башы булырга омтылучы көндәше, дошманы буларак та күралмады, шулай да түзде. Акбүре ыруының өлкән камы, имчесе, күрәзәчесе, аксакалы булган Утташны ул би буларак, ыру башы буларак олыларга тиеш иде. Элек тә ул еш кына аннан шүрләп куйгалый иде. Үзен чир корты кимерә башлагач, бу шүрләү еш кына анда чын-чынлап куркуга әйләнә иде.

– …Аннары шул: сигез көннән, кияү, төн үзәге авышкач, беренче әтәч кычкырыр алдыннан яңа ай туа, – диде Утташ кам ашыкмыйча гына, күзләрен йома төшеп.

– Шулаймыни? – диде би, камның сүзләренә ярашырга тырышып.

– Яңа ай туар алдыннан барлык эшләрне төгәлләргә кирәк, кияү, – диде Утташ кам, салкын җилдән читкәрәк китеп. – Нинди ай икәнлеген беләсеңдер, кияү… Яшел чирәм ае. Яшел чирәм белән бергә изге ияләр дә, явыз ияләр дә уяна. Бөтен дөнья күзен ача, кияү! Быел су күп түгел. Быелгы җыл яман килә, кияү!

– Сыгыр җылы! 7 7 Борынгы төрки халыклар, ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, елларны, беренче, икенче… йөзенче… меңенче дип санамаганнар, бәлки, төрле хайван исемнәре белән атап йөрткәннәр. Унике ел буена һәр ел бер хайван исеме белән атап әйтелгән, унике елдан соң шул ук исемнәр яңадан кабатлана башлаган: 1. Тычкан елы. 2. Сыгыр (сыер) елы. 3. Барс елы. 4. Куян елы. 5. Балык елы. 6. Җылан елы. 7. Ат (җылкы) елы. 8. Куй (сарык) елы. 9. Маймул (бичин) елы. 10. Тавык елы. 11. Эт елы. 12. Дуңгыз елы. Борынгылар Сыгыр елында орыш күп була, Тавык елында – азык мул, ләкин кешедә борчу күп, Балык елында яңгыр күп ява, Куян елында – ачлык, Дуңгыз елында суык һәм фетнә була дип уйлаганнар. Бу календарьның ташларда кайбер калдыкларын бүген дә очратырга була. – диде би, көрсенеп, Утташ камның куркыныч сүзләре йогынтысына бирелеп. – Сыгыр җылында орыш күп була, дип белми әйтмәгәннәр бабайлар. Яман килере инде күренеп үк тора – бүген бишенче көн, әнә беркем юк.

– Явыз ияләр яшел чирәмнән дә элегрәк уянганнардыр, – диде Утташ кам, бине тыңламыйча. – Чокырларда пычрак сулар торып калды, агачларга чүп-чар эләгеп калды. Җыл яман килә. Йолык 8 8 Йолык – корбан чалу. Йолык туе – корбан бәйрәме. туен быел зурлап ясарга туры килер, кияү!

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Итил суы ака торур / Итиль река течет»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Итил суы ака торур / Итиль река течет» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Итил суы ака торур / Итиль река течет»

Обсуждение, отзывы о книге «Итил суы ака торур / Итиль река течет» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x