Өлкән хатын булып Койтым бикәнең билгеләнүен белгәч, Утташ кам ачуыннан шартлый язды. Күктәге Тәңрегә, җирдәге ияләргә таянган, шуңа күрә үзенең көченә кирәгеннән артык ышанган Утташ кам ырудашларын ачыктан-ачык та, яшертен дә бигә каршы котырта башлады: аның үзе турында, Койтым бикә турында яман сүзләр сөйләде, йола бозган өчен бөтен ыруга, катауга киләчәк кыран 10 10 Кыран – бәла-каза, зыян.
белән, яу белән, талау белән куркытты. Үзенә каршы коткы тараткан өчен Күрән би, теләсә, билгеле, Утташ камны бер селтәнүдә юк итә алган булыр иде. Бабасы белән бик каты ызгыштан соң ул чыннан да шулай итмәкче булды. Койтым бикә аңа икенче төрлерәк киңәш бирде, син йоланы боздың, шулай булгач, сиңа Утташ кам белән килешүдән башка юл юк, диде; моның өчен сиңа иң элек аксакаллар белән килешергә кирәк, юкса сине Утташ камның әйләндереп салуы бар, диде.
Күрән би өлкән хатынының сүзен тыңларга булды. Ул аксакаллар киңәше җыйды, үзенең ни өчен йоланы бозарга тиеш булуын аңлатып бирде. Аксакаллар бине яклап чыктылар. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Әле генә Йолдыз-кашканы йолыкка соравы аның менә шул астыртын эшенең бер чагылышы иде.
Үзенең бабасын би каравыл өеннән озата чыкты, аска төшә торган баскычкача ул аның белән янәшә атлап барды. Шулай да ул җиргә төшеп тормады, койма өстендә торып калды. Мыек чылгыйларын чәйнәп, би Утташ камның атка атлануын, иярдә буен төз тотып китеп баруын карап торды.
Менә бер җылны бүдәнә симерсә, икенче җылны – тартар… Көрәш әле тукталмаган. Монысында ул җиңде. Йолдыз-кашка инде юк! Чыннан да, ялгышмады микән ул йоланы бозып? Ни отачак ул бабасы белән тартышып? Күрәсең, берни дә отмаячак. Бүген Йолдыз-кашка, иртәгә тагын башка нәрсә… Аның көче чиксез, турыдан-туры аңа каршы чыгып булмый. Ни дигән сүз бу? Әллә чыннан да аның каргышы төштеме? Ул чире, ул сартлары 11 11 Сарт – сәүдәгәр. Гомумән, Урта Азия кешесе.
… соңга калган ул сартлар-базарганнар 12 12 Базарган – чит ил сатучысы.
… Нишләп уйламады соң әле ул моңарчы бу турыда?! Йа Тәңрем, үзең ярлыка барлык языкларны!
Утташ кам күздән югалгач та, Күрән би баганаларга салынган басмалар өстеннән койма буенча Басу-капка ягына юнәлде. Аның күңелен икеләнү корты кимерде. Аннары аның юкка-барга ачуы килә башлады. Аның кемне дә булса тотып яңаклыйсы, тибеп җибәрәсе, йә булмаса, кылыч белән башын чабып өзәсе килде. Тик койма сакчылары барысы да урыннарында иде, барысы да кораллы, тыныч, кырыс иде.
Чирек чакрым чамасы баргач, койма буендагы басмадан уң якка икенче басма аерылды. Бу басма да биек баганаларга салынган иде, тик аның янында койма гына юк иде. Күп тә үтмәде, басмалар буенча би үзенең өенә кайтып керде.
Яшь, чибәр хатыны Койтым бикәне күрү белән, аның барлык ачуы юкка чыкты. «Юк, ялгышмаганмын, – диде ул үзенә үзе, баштагы уйларына кире кайтып. – Утташ кам теләсә ни сөйләсен – көч барыбер минем кулда!»
«Шулай да этне үскетмәвең яхшы, – дип уйлады ул бераздан. – Ярар, Йолдыз-кашка ике арадагы ызгышка чик куйсын. Шуның белән тамагы тыгылсын. Тату яшәүгә ни җитә!»
Өлкән хатынына ул үзенең әлерәк кенә Утташ кам белән очрашуы турында сөйләде.
– Мин каршы түгел, – диде Койтым бикә, иренең сүзләренә артык куаныч белдермичә. – Шулай да атның иясе белән дә киңәшсәк, ничек булыр икән?
– Тотыш беләнме?! – диде би, исе китеп. – Атасы анасы белән киңәшергә аңа әле иртәрәк. Ни әйтсәләр, шуны тыңлар.
– Шулаен шулай да… – диде Койтым бикә күңелсез генә. – Тугач та Йолдыз-кашканы аңа үзең атадың. Ул аны карап үстерде. Инде килеп, берни әйтми тартып алсак, ни дияр ул бала? Аңа инде бала дип тә булмый…
– Өйләнмәгән, димәк, бала! – диде ата кеше.
– Йола буенча шулай, чынында инде ул – җитлеккән ир, – диде Койтым бикә, бердәнбер улын яклап.
Язгы йолык туен кешеләр кояш көткән кебек көтеп алалар иде. Бу көнгә һәркемнең яшерен уе-теләге була. Авырулар, явыз ияләргә йолык биреп, чирдән котылу, авырлылар – баладан, языклылар языктан котылу турында уйлап юаналар иде.
Йолык туеның кайчан буласы билгеле булгач та, катау кешеләрен күңелле бер күтәренкелек биләп алды. Кешеләр бу олы көнне тиешенчә каршылау, тиешенчә озатып җибәрү өчен җыена да башладылар: өлкәннәр йолыкка биреләсе терлек-туар турында, аш-су турында кайгырттылар, яшьләр көн-төн үзара бәйге тоттылар – ук аттылар, сөңге чөйделәр, төрлечә көчләрен сынаштылар.
Иртәгә туй була дигән көнне катау кешеләре мунча керделәр, баштанаяк таза киемнәрен киенделәр – кышкы чирләрдән, языклардан, кайгылардан арыну шуннан башланды. Аннары, артыш яндырып, өй эчендәге почмакларны, абзар-кураларны төтәсләделәр, көздән кереп калган явыз ияләрне куалап чыгардылар.
Читать дальше