Беравык онытылып торгач, би яңадан көньякка – Чулманның түбән ягына текәлде. Елга өстеннән салкынча җил исте; аста, яр буенда, балыкчыларның өзек-өзек тавышлары ишетелеп китте. Кешеләр тавышы тукталып торган арада, бөтен тирә-якны тигез бер шауга күмеп, берөзлексез дулкыннар шаулады.
Күпме генә караса да, су өстендә би бернәрсә дә күрә алмады. Ул тагын көрсенеп куйды, аптырап төннек каршында басып торды-торды да, авыр аякларын көчкә кузгатып, тар, текә баскычтан аска төшә башлады. Ул баскан саен, басма яркаклары, авырлыкка түзә алмыйча, шыңшып-ыңгырашып калдылар. Басмалар гына түгел, буралап салынган манара да, би әкрен генә атлап аска төшкәндә, як-якка чайкалып торгандай булды. Илле яшьләр чамасындагы Күрән би богадай таза, имәндәй төз, озын буйлы иде. Тик бу тыштан караганда гына шулай. Таза «имән»нең эченә корт төшкән. Кыш урталарыннан бирле инде бине ниндидер яман чир тынгысызлый. Аның эче авырта. Элеккечә инде ул чиләкләп буза да эчә алмый, терсәгеннән майларын агызып симез итләр дә ашый алмый. Язга таба исә аның бу эчке авыруы тагын да көчәя башлагандай булды. Сул як касыгында ул бертуктаусыз авырту тойды, ниндидер көчсезлек тойды. Кайчакларда йөрәге авырта шикелле тоелды. «Үлемем якынлаша микәнни?» дип уйлады еш кына би, коты алынып. Әлегә ул үзенең чире турында имчеләргә дә, башкаларга да берни белдермәде. Әлегә ул эчтән генә пошынды. Шулай да аның көннән-көн сүлпәнләнә баруын, ыру эшләре, катау эшләре белән бик үк кызыксынмый башлавын якын кешеләре күрми калмадылар. Бу инде Күрән бинең кулыннан көч китә барганлыгын белдерә иде, бу инде аның кояшы баюга таба тәгәри дигән сүз иде. Ни генә булмасын, үзенең чирен би шуңа юрады. Бу аның туктаусыз күңелен тырнап торды. Эч пошу, күңел тырналу исә аның күзгә күренмәгән әлеге чирен генә көчәйтте.
Быелгы язны Күрән би менә шундый борчулар белән, аннан да бигрәк, яшерен теләкләр, ныклы ышанычлар белән каршылады. Чулманда боз кузгалу белән, ул көн дә шулай манара башына менде, киң болыннарга җәелгән су өстен күзәтте. Ул үзе генә түгел, башкалар да күзәттеләр.
Бөек елга боздан әрчелгәнгә инде бишенче көн булды. Башка елларда инде алар күптән килеп җитә торганнар иде. Кыр казлары сыман тезелешеп килерләр иде. Килеп җитәрләр дә, ач бүредәй комсызланып, ярга ташланырлар иде.
Быел менә юк… күренмиләр. Ни булган аларга? Җил-давыл чыгып, барысын да су иясе йотканмы? Хазар белән берәрсе үзара яу башлаганмы, әллә соң Итил буйлап юлбасар урыслар төшеп, барысын да кырып бетергәннәрме? Әйе, быел алар соңга калдылар. Биш көнгә… ун көнгә, бер җылга соңга калдылар!
Инде нишләргә? Көн дә менә шулай манарага менеп, күзләрең талганчы күк читен күзәтеп торыргамы, әллә соң аларның килеп җиткәнен көтеп тормастан, тизрәк үзеңә юлга җыена башларгамы? Килмәсәләр нишләтергә барлык товарыңны? Маңгай тирең түгеп тапкан җыллык байлыгыңны нишләтергә? Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә? Аннан да бигрәк… аларныкы кебек имчеләрне каян табарга монда, аларныкы кебек дару үләннәре, им суларын каян алырга?! Бөтен ышаныч бары аларда, бары аларда!
Күрән би, күңелсез уйларга бирелеп, койма өстендәге күпергә килеп чыкты. Текмә читенә якын килеп, су өстенә тагын бер карыйсы килсә дә карамады – ары китте. Койма өстендә, ышыкта җилсез иде, җылы иде. Аның бер дә моннан кайтып китәсе килмәде. Шулай үз-үзен кая куярга белми басып торганда, ул Яр-капкага якынлашып килүче Утташ камны күреп алды. Аның болай да караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте, ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, касыктан өстәрәк эче сызлый башлады.
– Иминлекме, би? – диде Утташ кам, койма өстенә менә торган баскыч янында туктап.
– Иминлек, кам баба, – диде би, тыелып кына, урыныннан кузгалмыйча.
Ул, култыксаны кысып тоткан көе, Утташ камның аттан төшүен, үз янына менүен көтеп торды. Утташ кам, теләр-теләмәс кенә, өзәңгедән аягын алды, ашыкмыйча гына, үзенең кемлеген белеп кенә баскычтан менде дә, би алдында бүреген салып, башын иде.
– Илгә тынычлык, бигә байлык бирсен, Тәңрем, – диде кам.
– Шулай булсын, – диде би, камның йөзеннән күзен алмыйча.
– Су азрак икән шул быел, – диде Утташ кам, текмә янына килеп.
– Юк, алай ук аз түгел, кам баба, – диде би. – Манара башыннан яхшы күренә – менәбезме?
– Юк, юк! – диде Утташ кам, кулын селтәп. – Монда җил. Аска төшик, булмаса, сөйләшәсе сүзем барые синең белән, би.
Читать дальше