Камчы-кам,
Тамчы, там!
Кем башына? –
Кам башына!
«Утташ кам өеннән чыккан. Имингә генә булсын!» – дип уйладылар кешеләр, пошынып.
Утташ кам, үзен күргән кешеләрнең телсез-өнсез калуларына да, балаларның җылауларына да әз генә дә исе китмичә, киресенчә, үзеннән куркуларына күңеле булып, эре генә баруында булды. Кәкре-бөкре урамның тәбәнәк өйләре арасыннан чыгып, ул бераздан кар суы инде агып беткән, шәрәләнеп, караеп калган калкулык итәгенә килеп җитте. Тапталып чокырланган тар гына юл кыйгачлап үргә менде, уңга борылды. Калкулыкның урта бер төшендә, иң биек җирдә биек койма белән уратып алынган би өе күренде. Тышкы якта, капка төбендә, кояшта йокымсырап утырган сакчы, тояк тавышын ишетеп, кабаланып аягына басты, күкрәген киерде.
– Иминлекме, балам? – диде Утташ кам, теләр-теләмәс кенә.
– Иминлек, кам баба! – диде сакчы, ашыгып, күзләрен челт-мелт ачып.
Утташ кам, аны-моны сорашып тормыйча, ярым ачык капкадан кереп тә китте. Сакчы капканы ишегалдындагы пычрак сулар аксын дип ачып куйган иде. Ул Утташ камның шулай шома гына кереп китүенә аптырагандай итеп торды да, ачу белән төкереп куйды, капкасын япты, сөңгесен кочаклап, яңадан йокымсырый башлады.
Үзсүзле, кырыс, Утташ кам бинең өй ишегеннән дә шулай сорамыйча гына, җиңел генә үтеп китмәкче булды, тик мондагы сакчы аңа аркылы төште.
– Би өйдә юк. Яр-капкада, – диде сакчы.
Акбүре ыруының башы Күрән би үзенең ырудашлары белән яши торган Кызыл Яр катау 4 4 Катау – коймалар, сулы, тирән канаулар белән ныгытылган, кораллы гаскәр тарафыннан саклана торган торак урын. Катауларда, гадәттә, биләр, ханнар яшәгән.
Чулманның уң ягына – биек, текә ярга җитеп, кырт кына киселгән ачык сырт өстенә урнашкан иде. Чулман ярыннан ераклашкан саен киңәя барган, тигезләнә, яссылана барган сыртның ике ягыннан да су ашаган тирән чокыр сузыла иде. Катаудан бер-ике чакрым арада, куе урман эчендә атлап чыгарлык киңлектә генә булган, катау янында исә чын-чынлап упкынга әйләнгән чокырлар төбеннән җәй көне челтерәп чишмәләр йөгерә, яз көнендә болганчык сулар ага иде. Шуңа күрә, күз күреме җиткән барлык җирне Чулман иңләп алган чакта, кыргый урманнар, таулар-калкулыклар арасында, иксез-чиксез су уртасында утрау гына булып күренгән Кызыл Яр катау бөтен дөньядан аерылган сыман тоела иде.
Тигезле-тигезсез өчпочмак шикелле калку җир кисәге текә ярлар буенча сузылган ике катлы койма белән уратып алынган иде. Катауның басуларга, урманнарга барып тоташа торган тигез ягы яу өчен иң уңай урын булганлыктан, сыртның батынкы билен аркылыга кисеп, бер як чокырдан икенче як чокыргача сузылган коймалар аеруча нык итеп корылган иде. Имән, нарат бүрәнәләрдән салынган ике кат бура арасына балчык, ком катыш чуерташ тутырылган, өстенә күпер җәелгән иде. Тышкы яктан койма буйлап өч кат тирән ур 5 5 Ур – катау тирәсен әйләндереп алган тирән чокыр, канау.
казылган, ур кырыйларына очлы башлы юан казыклар утыртылган иде. Койма яныннан үтә торган иң тирән урга, казык башларын күмәр-күммәс итеп, су тутырылган иде.
Катауның ике капкасы бар иде. Капкаларның берсе – Чулман яры буендагысы «Яр-капка» дип, тигезлек ягындагысы «Басу-капка» дип атала иде. Койма өстендәге каравыл өйләрендә, манараларда, капка төпләрендә көнен-төнен сакчылар кизү торалар иде. Чулманга су төшкәндә, аеруча сак, уяу булырга кирәк. Мондый чакта астан да, өстән дә каекларда юлбасарларның, йә булмаса, канга сусаган күршеләрнең килеп чыгуы бар.
Мондый чакта катау кешеләре, билгеле, яу килүен генә көтмиләр. Мондый чакта каекларга, көймәләргә тоткарлыксыз юллар ачылганда, катау кешеләре чит илләрдән, чит җирләрдән шулай ук яхшы кунакларны да көтәләр иде.
Акбүре ыруының башы Күрән би Яр-капка янындагы манарага менеп карарга ярата иде. Бөтен катауда бу иң биек җир иде. Чулман өсте дә, ерактагы урманнар, калкулыклар да моннан уч төбендәгедәй күренә. Менә бүген дә ыру башы, манараның тар төннегенә 6 6 Төннек – монда «тәрәзә» мәгънәсендә кулланыла.
капланып, ерактагы күк читен шактый озак күзәтте. Бик бирелеп караганга, аның күзләре авыртты, су чите белән күк чите исә, бергә буталып, болганчык томанга әйләнде. Күрән би, яшь чакларындагы шикелле озак карый алмавына, башы әйләнүенә, йөрәге сугуына эче пошып, көрсенеп куйды. Күзләрен йомган килеш, бераз гына сөялеп торды да икенче як төннеккә килде. Чәнечкеле кара урманнар, калкулыклар белән чикләнгән су өстен ул бик үк теләмичә генә күзәтте – төн ягы аны артык кызыксындырмады.
Читать дальше