Икенче көнне барлык катау кешеләре – яше-карты, тазасы-чирлесе – башка көннәргә караганда иртәрәк тордылар. Кояш чыкмас борын ишекләр, капкалар ачылды. Олуг Чулман аръягыннан, су астыннан чыгып килгән кояшның беренче яктысын кешеләр, җиргә яланаяк баскан килеш, йөзләрен көнчыгышка төбәгән килеш, елмаеп-куанып каршыладылар. Ырудашлар бер-берсен яңа туган көн белән котладылар, бер-берсенә изге теләкләрен белдерделәр.
Кояш чыгу белән бер үк мәлдә дип әйтерлек, көндәлек тормыш башланганлыгын аңлатып, учакларга утлар ягылды, катауның барлык түбәләреннән күккә зәңгәр төтеннәр үрләде. Төтеннәрдән бераз гына соңарып, Басу-капка ягында да, Яр-капка ягында да быргылар уйнап җибәрде. Капкалар ягыннан килгән таныш көй тынарга да өлгермәде, катау өстендә икенче төрле тавышлар яңгырады. Басу-капкадан Яр-капкагача сузылган борма-сырма урамнан Чулман ягына – кояшка каршы атлылар төркеме бара иде.
Барлыгы алар унлап кеше иде. Барысы да алар акбүз атларга атланганнар, барысы да баштанаяк ак киемнәргә киенгәннәр иде. Аларның атларына чигүле япмалар ябылган иде. Атларның ялларына, койрыкларына, маңгай чәчләренә очлы тимер, җиз кисәкләре, бөркет каурыйлары, бүре тешләре белән аралаштырып, төрле төстәге тасмалар тагылган иде. Шулай ук җайдакларның үз киемнәре дә иске-москы чүпрәк, тимер-томыр, агач-сөяк ише нәрсәләр белән бизәлгән иде. Шунлыктан атлар да, кешеләр дә әкрен генә атлап барган уңайга чыңлаган, чылтыраган, шакылдаган тавышлар чыгаралар иде. Шушы шалтыр-шолтыр тавышларга әледән-әле дөңгер – барабан тавышлары кушыла иде.
Акбүз атларга атланган ак киемле төркемнән берничә адым алдарак, төрлечә кыланып, ихахайлап, җылап, тырнашып, юл буенча ниндидер карачкылар кыймылдый иде. Алар барысы да әшәке, сәләмә киемнәргә киенгәннәр, алар коточкыч ямьсезләр иде: берсенең авызы кыек, икенчесенең күзе сукыр, өченчесенең аягы аксак иде. Болар шулай төрлечә киендерелгән, битләренә, маңгайларына корым буялган явыз ияләр – албастылар, өрәкләр иде. Дөңгер, быргы тавышлары белән куркытып, артларыннан уклар атып, аларны Чулманга куалап алып баралар иде. Урамнарда, капка төпләрендә җыелышып торган кешеләр, бигрәк тә бала-чагалар, бу «албасты, өрәкләргә» таш, балчык кисәкләре ыргытып, каргыш сүзләре яудырып калалар иде.
Ак җайдаклар төркеменең башында озын саплы ал байрагын югары күтәреп, ыруның өлкән йолачысы Утташ кам бара иде. Ат койрыгы сыман озын, тар байракның уртасына Акбүре ыруының билгесе – ак бүре башы төшерелгән иде.
– Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас! 13 13 Кайраккан! Кайраккан! Алас! Алас! – монда: изге ияләрне олылап эндәшү сүзләре.
– дип кычкырды Утташ кам.
Аның тавышы тынар-тынмас, арттагылар, бердәмләшеп, аның соңгы сүзен күтәреп алдылар, бөтен катауны яңгыратып: «Алас!» – дип кычкырдылар. Бераз җир тын гына баргач, дөңгер, быргы тавышлары тыну белән, Утташ кам яңадан башлады:
– Ырудашлар! Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе!
Аның артыннан тагын да яшьрәк, көррәк тавышлар:
– Алас! Алас! – дип кычкырдылар.
Шушы беренче төркемнәрдән соң бераз калышып, Басу-капка яныннан икенче бер җайдаклар төркеме кузгалды. Болары барлыгы унике кеше иде. Алар барысы да, яуга чыккан сыман, баштанаяк күн, тимер киемнәргә киенгәннәр, ук-җәя белән, сөңге белән коралланганнар иде. Аларның да атларына төрле тасмалар тагылган, аларның да иң алдагысы ыру байрагын күтәреп бара иде.
Кораллы ирләр күренү белән, урамдагы кешеләр капка, койма артларына качышып беттеләр. Шул ук мәлдә дип әйтерлек, коймаларга, капкаларга, берәр багана төбендәге ташка-нигә, йә булмаса, өй түбәләренә шап та шоп уклар килеп тия башлады. Бу изге уклар иде. Өенә, каралты-курасына изге ук тигән кеше үзен өлешле итеп, бер ел буена үзен чир-чордан, талаудан, кайгы-борчудан котылган итеп саный иде.
Менә сөрәнчеләр дә узып китте. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ишекләр, капкалар яңадан ачылды. Капка төпләренә, урам якка байраклар чыгарып куйдылар; баганалардан баганаларга, өйләрдән өйләргә ыру тамгалары төшерелгән чүпрәкләр, агач, сөяк кисәкләре бәйләнгән баулар суздылар; ишек төпләренә, каралты-кураларга балаларны, карт-корыларны, терлек-туарны яман күзләрдән сакларга тиеш булган абаклар 14 14 Абак – пот, сын.
, сарыганнар 15 15 Сарыган – шул ук «абак»ның бер төре.
чыгарып утырттылар.
Еракта, йөрәкләрне җилкетеп, кам бабаның:
– Уяныгыз, көн тугды! Уяныгыз, йолык туе, – дигән сүзләре яңгырап торды.
Читать дальше