Бик үзсүзле, үҗәт кеше. Аның тырышлыгы белән ул чакта урыс сәүдәгәрләре бөтен Казан базарларына, бөтен ярминкәләргә кереп тулды. Мөхәммәдәмин олуг кенәз сүзеннән чыкмады, барысын да ул теләгәнчә башкарды. Шеин исә: «Иван патша моны кушты, Иван патша тегене кушты», – дип, Мөхәммәдәминнең өстендә торды. Тынышмаган чаклары да булгалады.
Калгай үзе кебек үк мөхтәрәм илче кенәз Михаил Андреевич Кляпик белән сөйләшеп тора иде. Күз очы белән генә Казан йортының элекке ханын күреп алды, әмма килеп кул бирмәде. Сөяк сарае, кыланышын гына күр, дип сызланып куйды Мөхәммәдәмин. Ашыккан ашка пешкән, ди, шатлыгы иртәрәк булмагае тагын, болар җилнең кай тарафтан искәнен белә дә белә инде.
Хәер, ул үзе дә беркемгә дә аерым ихтирам билгесе күрсәтмәде. Вакыты да тар иде, теләмәде дә. Чөнки күңеле урынында түгел, тизрәк Иванның ни өчен чакырганын беләсе килә. Ул аны һич тә мәҗлес корырга яисә ауга чыгарга дәштермәгән. Андый чакыруның урыны башка. Хикмәт шунда: бу Мөхәммәдәмин көткән сүзме, әллә Иван бер-бер хәрби ыргым ясарга ният итәме? Элек-электән ул аны хәрби кампанияләрдә катнаштыра иде.
Ничек кенә булмасын, аны мөһим сөйләшү көтә. Очрашуның Түгәрәк залда булуы да күп нәрсә турында сөйли. Чөнки түгәрәк зал – олуг кенәзнең аеруча җитди сөйләшүләр, җитди карарлар кабул итә торган дивары.
Ходаем, мәрхәмәтеңнән ташлама, тел ачкычлары бир, дип теләде Мөхәммәдәмин күңеленнән.
Иван күрер күзгә шактый бетерешкән иде. Йөзе саргаеп киткән, әйтерсең лә зарарлы үлән суы эчергәннәр. Шулай да үзен элеккечә үк ипле, итагатьле һәм тәкәббер тота. Бу җәһәттән бер үзгәреш тә сизелми. Табигате белән ул – аз сүзле кеше. Әмма әйткәнен уйлап әйтә, сүзләренең мәгънәсенә тора-тора төшенәсең. Мөхәммәдәмин мондый мөгамәләгә күнекте инде. Иван канаты астында яшәвенә унҗиде ел тулып килә икән ләбаса. Атасы Ибраһим хан дөнья куйганнан соң, анасы Нурсолтан аны Мәскәүгә озаттырды, түбәнчелек белән олуг кенәздән улын үз карамагына алуын, үзе муафыйк күргән тәрбияне бирүен үтенде. Мөхәммәдәмингә ул чакта унбиш кенә яшь иде әле. Чөнки Нурсолтанны Кырым ханы Миңлегәрәйгә никахладылар. Сабый булуы сәбәпле, төпчеге Габделлатыйфны үзе белән алды.
– Атакай, олуг кенәз Иван Васильевич, сине исән-сау вә күтәренке рухта күрүемә бик шатмын, – дип сәламләде патшаны Мөхәммәдәмин, – нинди бурыч йөкләсәгез дә, үтәргә, шул юлда корбан булырга әзермен.
Олуг кенәзнең какча йөзе аз гына яктыргандай итте. Ләкин күз карашы җитди иде, кашлары бер-берсенә кушылган килеш калды. Мөхәммәдәмин аның шома битенә игътибар итте. Көрәк сакалы, иреннәрен каплап торган асылма мыегы әйтерсең лә ябыштырып кына куелган. Башындагы чит-чите зиннәтле кеш мехы белән камалып алынган күн бүреге дә сакал-мыегының дәвамы кебек күренә.
– Корбан булырга ашыкма, туганым, – диде Иван тамак төбеннән генә чыккан тонык тавыш белән. – Алтмышның аръягына аяк баскан кешенең акыллы киңәш бирәчәгенә дә ышанып бетмә. Картларны зирәк диләр, дөрес түгел, алар сак кыланалар, шуңа күрә зирәк булып күренәләр.
Иван каш астыннан гына элмәкле без карашы белән Мөхәммәдәминне чәнчеп алды. Күренеп тора, әлеге сүзләрне ул сынау өчен генә әйтте.
– Атакай, сиңа чын күңелемнән бирелгәнемне күп тапкырлар исбатладым ич инде, үзең беләсең.
Иван аны элмәгеннән ычкындырды. Шулай да төрттерәсе итте:
– Халыкта «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый» дигән тирән мәгънәле әйтем бар, – диде ул хәйләле елмаю тәэссоратында, – ишарәмне аңлыйсыңдыр, шәт?
– Бу җөмләдән сиңа бернинди дә куркыныч янамый, олуг кенәз, – диде Мөхәммәдәмин.
Иван фикерен үстереп дәвам итте:
– Атаем олуг кенәз Василий Васильевичның яраткан тәгъбире исемә килеп төште әле, – диде, үзалдына уйлангандай, – ул әйтә иде: «Государь фәкать үтергеч тукмаклар гына ясарга тиеш. Әгәренки аның тукмаклары үтергечлектән туктый икән, түбәнгә тәгәрәү шушы инде», – дия иде.
– Сиңа кагылмый бу, атакай, олуг кенәз, Иван Васильевич!
– Бу мөхтәрәм ыруг адәмнәренең барысына да карый, туганым, шул исәптән синең үзеңә дә. Безне Ходай кешеләрдән өстен итеп яраткан. Без – патшалар!
– Синең тукмакларыңның җәрәхәте бетә торган гынамы соң, атакай?!
Елмаю бу юлы Иванның күзләренә дә кунды. Күңеленә хуш килердәй сүз әйтте вассалы. Әйе, кырык елдан артык хаким булып тору чорында күп үтергеч тукмаклар ясады ул. Үзара ызгышып, бер-берсенә аяк чалып яшәгән төбәк кенәзләрен бер йодрыкка туплау үзе генә ни тора! Башта Мәскәүгә Ярославльне кушты, аннан соң Новгород, Тверь, Вятка, Пермь кенәзләренең «кикрикләр»ен кыеп төшерде. Русь дәүләт буларак, шөкер, тәгаенләнде. Татар-монголларга үтергеч тукмак ясауны да Ходай аңа насыйп итте. Мәскәү хәзер берәүгә дә салым түләми.
Читать дальше