Әйе, аның кенәзлеге чорында Рәсәй күләгәдән чыкты. Моңа кадәр өч гасыр дәвамында аны Ауропа өстәленә якын китермәделәр. Ни сәясәттә, ни халыклар тормышындагы үзгәрешләрдә катнаша алмады. Хәлбуки бернәрсә дә капылт кына, үзеннән-үзе генә пәйда булмый. Уңыш акрынлап тәгаенләнә. Әйтик, Мәскәү йортына Иван Калитадан алып Василий Тёмныйга кадәрге кенәзләр тырышлыгы белән нигез салынды. Хакимиятне бер йодрыкка туплауга алар да өлеш кертте. Тик әлеге кенәзләргә тотрыклылык җитенкерәми иде. Дмитрий Донской, мисал өчен, Куликово кырында Мамай морзаны яхшы гына каезлады. Шул ук вакытта Туктамыш хан алдында билен бөкте. Кенәз Донскойның улы Василий Литва короле Витовтка Смоленск һәм аның тирәсендәге төбәкләрне үз ирке белән бирде.
Бу хаталарны ул, олуг кенәз Иван Васильевич төзәтте. Аңа римлыларда кулланыла торган император сүзе ошый иде. Ә чит мәмләкәт илчеләреннән исә патша дип мөрәҗәгать итүләрен таләп итте. Патша – царь! Фарсы тамырлы әлеге дәрәҗәле атама белән ул үзен Ассирия һәм Вавилон монархлары Фалассар, Набонассар кебек бөек хакимнәр рәтенә куя иде.
Иоанн – монысы поп кушкан исем. Руханилар арасында шушы исем белән йөртәләр. Соборларда да үзе рәислек итә. Бу да аңа зур абруй өсти иде. Монархның кулын үбү йоласын шулай ук Иван кертте.
Русьны бөртекләп җыйды. Шуңа күрә ул аңа бик кадерле дә.
Мөхәммәдәминнең бер матур сүзе әнә күңелендәге нинди катламнарны актарып чыгарды.
– Буш сүз бозау имезә, диләрме әле татарлар, төп сүзгә күчәргә вакыт җитте кебек, – диде Иван.
– Бер дә буш сүз түгел, атакай, атаң Василийның, мисал өчен, Мәскәү кенәзлегендә генә сүзе үткән. Син олуг кенәз титулына ия булдың. Күрше мәмләкәтләр дә таный бу титулыңны. Патша титулы да ерак йөрми.
– Туганың Габделлатыйфны әйтәм, чыгымчы ат…
Әһә, бүректәге бүре баласы турында искә алуының мәгънәсе менә кайда икән? Мөхәммәдәмин сагаеп калды.
– Килешүне бозды, – дип шәрехләде фикерен олуг кенәз. – Кырым һәрвакыт сандал белән чүкеч арасында чуалды. Ни чүкеч, ни сандал була алмады.
– Мин энемне белмим дә диярлек, атакай, ул Миңлегәрәй хан тәрбиясендә үсте.
– Мин дә шуны такылдыйм ич, синең белән төзелгән Килешүне бозды, дим.
Әлеге Килешү теге вакытта Мөхәммәдәмингә бик кыйммәткә төшкән иде. Имзасын салмаса, ул хан була алмый иде. Ә хан буласы килә. Аннан соң тулысы белән ышана иде Иванга. Хәзер дә ышана. Сеңлесе Гәүһәршад шул килешү өчен аны, атабызга хыянәт иттең, дип битәрләде. Кайбер бәкләр дә хупламады әлеге адымны. Тик бу аларның күрә каравыннан гына килә. Казан һәрвакыт үзеннән көчлеләргә сыенып яшәгән. Аның иң зур таянычы Алтын Урда булган, билгеле. Әмма хәзер Алтын Урда юк. Алга Мәскәү кенәзлеге чыкты. Шуңа күрә Казан җиренең язмышы турыдан-туры Мәскәүгә бәйле. Гәүһәршад та, аңа иярүчеләр дә шушы хакыйкатьне аңларга теләмиләр.
– Дәүләт эшендә кода-кодагыйлык та, ярату-яратмау да була алмый, туганың Габделлатыйф ханны Ак күлгә сөрдек, – диде Иван, күңелле хәбәр җиткергәндәй, үзенә бер йомшаклык белән. – Югыйсә анагыз Нурсолтан – минем якын дустым, ике дистә елдан артык хәбәрләшеп, язышып торабыз. Сине дә анаң үтенече белән үз канатым астына алган идем. Балаларым, дип җан атып тора. Моның өчен мин аны мактыйм. Зирәк хатын. Ләкин Рәсәй мәнфәгатьләре шәхси багланышлардан өстен.
Иван янә сакалын сыпырып куйды. Шунда ук елъязмачыга да сүз катарга өлгерә, барысын да теркәп барасыңмы, җитешәсеңме, янәсе.
Олуг кенәз һәр адымын киләчәк буыннарга багышлый иде. Аның бу тырышлыгы да җимешләрен мулдан бирде. Урыс дәүләте тарихында аның урыны түрдән.
Иван асравы Мөхәммәдәмингә ташка ышангандай ышана иде. Хәтта ки бу асау айгырдай мәһабәт буй-сынлы, каратут йөзле егет солтанын ярата да иде. Шул ук вакытта ул аны һаман күз уңында тота, тәрбия кыла. Әнә әле хәзер дә, Ак күл сүзен ишеткәч, Мөхәммәдәминнең калтыранып китүен сиземләп, эчтән генә бармак янады, шүрләвең бик яхшы, туганым, алдыңны-артыңны карап йөрергә әйбәт булыр, дип уйлап куйды. Туганнарың Илһам хан белән Габделлатыйф хан язмышын кабатлыйсың килмәсә, сүземнән чыкмассың.
Габделлатыйфка ул башта ук өмет багламады, күз буяу өчен генә, казанлылар алдында яхшы атлы булып күренү өчен генә, тәхеткә утыртып торган иде.
Мөхәммәдәмин башка камырдан җәелгән. Ул камырны Иван үзе изде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Мөхәммәдәминнең тәүге ханлыгы чорында Мәскәү өчен искиткеч кулай Килешүгә кул куелды да инде. Анда өч кенә маддә: Мәскәүгә каршы яу чапмаска; Казан тәхетенә Мәскәү фатихасыннан тыш хан утыртмаска; ханлыкта яшәүче урысларның хокукларын чикләмәскә, тулы ирек бирергә.
Читать дальше