* * *
Олуг кенәздән чапкын илче килгәндә, Мөхәммәдәмин сөяркәсе Серафима катында кәеф-сафа корып утыра иде. Марҗа чибәрләренә мөкиббән иде ул. Ике хатыны өстеннән җарияләр дә тота. Тәтәйләр катына бик яшьли йөри башлады. Кырым ханының оныгы Бир-Дәүләт тә Мәскәү кенәзенә сыенган икән. Тузынып, тугарылып көязләнә бу. Мөхәммәдәминне дә үз канаты астына алды. Чөнки өлкәнрәк иде. Уҗымга керергә шаһзадә өйрәтте. Ә алтыдагы – алтмышка, әле булса куа шул гадәтен. Казан-йорт тәхетенә утыргач та, нәфесен тыя алмады. Себердән Мамык хан яу чапкач кына, койрыгын кысты. Мәскәүгә үк качып китте. Әмма тәхеткә өметен өзмәде. Тавыш-гауга тынуга, Казанга кайту иде исәбе.
Көтмәгәндә, олуг кенәз аның ниятләренең тамырына балта чапты. Мөхәммәдәмингә каршы булган казанлылар ягына ауды, мөртәт. Казан-йорт исеменнән Бураш сәед атлы бәк Иванга килеп йөз сөргән, имеш. Әүвәл Мамык ханнан, Казан тәхетенә юл арчулары өчен, түбәнчелек белән гафу үтенгән, гөнаһларын ярлыкавын сораган. Шунда ук теләген белдергән. «Олуг падишаһ! Син безгә хан җибәрсәң иде, алай да Мөхәммәдәминне җибәрмәсәң иде. Ул безгә зур көчләүләр, хатыннарыбызга зур оятсызлыклар кылды. Шуның өчен без аңа хыянәт иткән һәм дә Мамык ханга багынган идек», – дип, елый-елый, Иванның аяк астына ауган, олтаннарын үпкән.
Иван, казанлыларның гөнаһларын ярлыкап, Мөхәммәдәминне яңадан хан итеп җибәрмәү хосусында булган үтенечләрен кабул иткән.
Шул рәвешчә Мөхәммәдәмин тәхеттән колак какты. Казан йортына бертуган энесе Габделлатыйфны билгеләделәр. Тик Иван яңа ханнан да уңмаганга охшый. Тегесе аның сүзләренә колак салып бетерми, тезгенне үз ягына каерырга тырыша, имеш. «Ханлыктагы урысларны кимсетә, юлларына аркылы төшә икән» дигән сүзләр дә йөри.
Андый хәбәрләр Каширага соңрак килеп ирешә, чөнки олуг кенәз аны үзеннән читләштерде. Мөхәммәдәминнең шуңа күрә Иванга үпкәсе зур. Ә ул аңа һәрвакыт турылыклы хезмәт итте, ни кушса, шуны үтәде. Элегрәк патша белән: «Бөтен Рәсәйнең олуг кенәзен – туганым Иван Васильевичны – мин, Мөхәммәдәмин, башымны иеп сәламлим», – дип, бил бөгеп исәнләшә иде. Олуг кенәз үзе дә: «Мөхәммәдәмин патшаны – туганымны – башымны иеп сәламлим», – дип җавап кайтара иде. Бураш сәед ике арага чөй кагып китте, явыз.
Мөхәммәдәмин бу хакта еш уйлана. Уйлана-уйлана да, барысына да кул селтәп, әшнәсе Бир-Дәүләт хан әйтмешли, кутёжга тотына.
Кутёж, кагыйдә буларак, атна буена сузыла. Әле дә шул халәттә иде хан. Борчып йөргәне өчен, тоткаулны 3 3 Тоткаул – каравылчы.
эт итеп тиргәп ташлады. Сүз әйтергә дә ирек куймады. Кызу канлы ул шулай.
– Бар, эшеңдә бул, мәнсез, минем тарафка чебен дә очып кермәсен, – дип кычкырды.
Тоткаул китми, иреннәрен мелт-мелт иттереп, тик басып тора.
– Җә, ни көтәсең, аңгыра бәрән? – дип, йодрыкларын йомарлады Мөхәммәдәмин. – типкәләп чыгарганны көтәсеңме?
– Мөхтәрәм хан галиҗәнаплары…
– Мин үземнең мөхтәрәм хан галиҗәнаплары икәнемне синнән башка да беләм, – дип кисте Мөхәммәдәмин куркынган сакчыны.
– Анда… олуг кенәз…
Олуг кенәз дигән сүзне ишеткәч, Мөхәммәдәмин айнып киткәндәй булды.
– Ни лыгырдыйсың, кара авыз? – дип, тоткаулның янына ук килеп басты.
– Олуг кенәздән чапкын килгән, сине күрергә тели…
– Нигә аны башта ук әйтмәдең, кара авыз, – дип, элеккедән дә арттырыбрак төкерекләрен чәчте Мөхәммәдәмин. – Бар, чапкынга әйт, хан көтә, диген. Мин үз диварларымда булырмын!
Серафима, болай да мул күкрәк алмаларын тагын да киерә төшеп, Мөхәммәдәмингә елышты. Хан аны ачу белән этеп җибәрде.
– Соңыннан, олуг кенәздән чапкын килгән анда, – дип пышылдады Мөхәммәдәмин, киенгән арада катырак кылануына гафу үтенгәндәй.
– Нехороший ты мальчик, Аминка, за что я тебя люблю, ей богу не знаю.
– Потом, потом…
– И бөек хан, сиңа бөтен Рәсәйнең олуг кенәзе Иван Васильевич хәзрәтләре күп сәлам юллый һәм чәршәмбе көнне, нәкъ өйлә вакытында Түгәрәк залда көтә, – дип белдерде чапкын, бар кагыйдәләргә дә туры китереп.
– Баш өсте, – диде Мөхәммәдәмин, дулкынланбрак. – Туганым Иван Васильевичка миннән дә күп сәлам, аңа карата ихтирамым чиксез, исән-сау булсын.
Әлеге сүзләрне ишеткәч, Мөхәммәдәминнең йөзе яктырып китте. Әллә «Габделлатыйфны тәхеттән төшерәләр» дигән хәбәр дөрескә чыгамы? Ул чагында ханлык аңа күчәчәк ич инде…
Иван төгәл кеше иде. Вәгъдәле. Мөхәммәдәминне дә нәкъ әйткән көнендә, нәкъ билгеләнгән вакытында Түгәрәк залга чакырып керттеләр. Аудиенция көтүче боярлар, дәүләт эшлеклеләре шактый иде үзе. Олуг кенәзнең якыннары да күренә. Әнә азау ярган мәшһүр илче кенәз Дмитрий Шеин. Казанда Мөхәммәдәмин ханлык иткән чорда рус дәүләтенең калгае 4 4 Калгай – наместник.
иде.
Читать дальше