Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр» енең бу томында әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте һәм «Фронтовиклар» романы урын алды.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Роман жанрының колачлылыгы чорга хас күп кенә иҗтимагый-сәяси проблемаларны калкытырга мөмкинлек бирә. Хокуксызлык, курку, ачлык-ялангачлык, шәхес культы шәүләсе авторның сызлануы дулкынында, әмма бер үк вакытта күренеш-вакыйгаларда күрсәтелә. Мәсәлән, Галиәхмәт картны бер атна буе һәр төн авыл Советына чакырып, өенә кайтармыйча, бозавын хөкүмәткә тапшырырга үгетләү вакыйгасы шундыйлардан. Сыер белән бозавыннан башка карап торган терлеге булмаган, бозавын нәселгә калдырырга исәпләгән карт каты тора, бу басымны гаделсезлек дип кабул итә. «Без монда карчык белән көнне көнгә чак ялгап яшибез, утынын, печәнен, саламын акчага алабыз», – ди ул. «Гражданскийда өч ел сугыштым. Колхозын да үзебез төзедек. Менә шушы кулларым белән колхозның беренче бүрәнәләрен мин күтәрдем. Әнә амбар, бәрәңге базы, ат абзары, сушилкалар. Барысын да мин төзедем утызынчы елны» дигән сүзләре авыл кешесе кичерә торган бу хәлләрнең һәр гаиләгә кагылуын сөйләп тора. Картны Хушиятнең хөкүмәткә каршы килгән өчен төрмәгә җибәрү белән куркытуы, шулай итеп үз теләге белән бозавын тапшыру турындагы кәгазьгә кул куйдыру авылдагы тоталитар атмосфераны бик ачык күрсәтә.

Еш кына язучы ачыктан-ачык түгел, бәлки читләтеп әйтү алымы ярдәмендә укучы белән сөйләшә. Әйтик, роман буенча Рушадның әтисе гаепләнү турында сиздереп барыла. Әсәр ахырында Хушият карт үзенең гаебен таный, Рушадның әтисе немецлар ягына чыккан дигән ялганны таратуын әйтә: «Гафу ит дип әйтимме, әллә башкача әйтимме, анысын үзем дә белмим. Әмма мин гөнаһлы синең каршыңда, олан. Әтиең турында яман сүз таратучыларның берсе – мин. Ул теге якта булыр дип сөйләдем. Кайда үлгәнлегенә дукәминт килгәнче, кешеләр шуңа ышанып йөрделәр…» Бу, бер яктан, илдә урнашкан куркыту-өркетү атмосферасына кешеләр үзләре, аларның холкындагы тискәре сыйфатлар гаепле булганлыкны ассызыклый. Икенче яктан, яшәп килүче цензура таләбенә җавап булып аңлашыла.

Текстта шулай ук идеология таләп иткән өстәлмәләр дә бар. Шул ук Хушият картның коммунистлык турындагы сүзләрен моңа мисал итеп китерергә мөмкин.

Бер үк вакытта романның шактый үзгәреп дөнья күрүен дә әйтергә кирәк. Мәсәлән, романга искәрмәләрдә язучы героеның университетның механика факультетына керә алмавы әтисенең шәхес культы корбаны булуы белән бәйләп күрсәтелүне, әмма редакторлар белән эшләү нәтиҗәсендә бу өлешләрнең тексттан алып ташлануын яза. Соңгы вариантта әлеге факт фронттан яраланып кайтучыларны вузларга укырга алу мәҗбүрияте белән аңлатыла.

Романда матур мәхәббәт (Рушад-Ләйләгөл), гаилә кору тарихлары (Нәркис-Заһир; Гата-Эльза һ. б.) романтик-тәэсирле тәкъдим ителгәннәр. Текстта татар авылы кешеләренең көнкүреше, үзара мөнәсәбәтләр, авыл әхлагы, йола-гадәтләре турындагы материаллар тулы бер катлам хасил итә. Ләкин, гомумән алганда, романның жанр таләпләре язучыны классик реализм стиленә алып килә, нәтиҗәдә орнаменталь стиль билгеләре тоныклана, арткы планга чигерелә.

Күрәсең, шуңа төшенеп, язучы роман жанрын да повестьларда табылган структурага кую тәҗрибәсе ясый. Аның «Каз канатлары» (1975) романы поэтик яктан нәкъ шулай кабул ителә. Повестьлардагы кебек үк, монда да романга хас төзек сюжет юк. Ул күләме ягыннан гына роман таләпләренә җавап бирә 4 4 Дөресрәге, дөнья әдәбиятында мондый модернистик романнар языла. Классик мисал итеп Дж. Джойсның «Улисс» романын атарга мөмкин. Ләкин милли әдәбиятыбызда бу чорда роман бөтенләй башкача күз алдына китерелә. . Әсәр бер авыл кешеләренең ике буыны турында сөйли. Һәр бүлек бер тарихны тергезә. Шул тарихлар янында әсәр буенча язучы татар халкының йола-гадәтләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен барлый. Болар бүлекләрдәге вакыйгаларның табигый дәвамы кебек кабул ителә. Мәсәлән, «Камәргә ат бирегез…» дигән беренче бүлек Камәр түтиләргә дүрт олау утын китерү турында хикәяләү белән төгәлләнә. Шушы вакыйгага бәйләп, язучы татар халкының бик күркәм йоласы – өмә турында бәян итә. Өмәдән соң күмәк табынга утыру, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.

Нәтиҗәдә татар халкының милли менталитеты, көнитеше, яшәү рәвеше, гадәт-әхлагы, мәдәнияте, рухи дөньясы турындагы әсәр килеп чыга. Бу төп эчтәлекне язучы романның исеме белән бәйләп гомумиләштерә. Исемгә чыккан «Каз канатлары» җыры текстта берничә тапкыр кабатлана. Беренчесе – Маратның яклавы алдыннан карт профессор Хәсбиевнең пычрак эш алып барып, каршы тавыш бирергә чакыруы билгеле булганнан соң, тәнәфестә Тамараның шушы көйне чәй эчеп утыручы совет әгъзаларына куеп җибәрү күренеше: «Кайбер урыннарда баслар гына моңлана, бу вакытта авылның бодай басуында күк ата каз каңгылдап алгандай була: «Гаң-гаң-гаң!» Икенче тыңлыйсың – егермеләгән ап-ак казның кыйгылдашып көзге кояшлы басудан тегермән буасына очып кайтканын ишеткәндәй буласың. Дөнья саф бит, дөньяда гүзәллек бар бит! Дөньяда моң бар бит, сагыш бар, бәхет бар, узган гомер бар, илгә игелек китерү бар! Ә баянчы оста! Бөтен татар халкының меңьеллык хезмәт тарихын, сөю-кавышуын, аерылышуын шушы көйдә әйтеп бирә ала. Ә баянга кушылып бер җырлыйсы килә… (…) Марат, стаканын куеп, үзенә каршы тавыш бирәчәк өч-дүрт галимнең йөзен күзәтте: «каз канатлары» аларны, әлбәттә, әле генә әзерләнеп яткан интригадан, ваклыктан суырып алган, чиста, пакь кырларга, сихри камышлар белән уралган су буйларына, яшьлек сафлыгына алып киткән сыман иде. Авылдан чыккан кешеләр бит болар…» Шулай итеп, бер яктан, «Каз канатлары» җыры татар халкының кайгы-сагышын, тарихын-язмышын, рухи дөньясын үзенә туплаган мәдәни кыйммәт итеп күтәрелә, шушы кыйммәт заманга яки матди мәсьәләләргә бәйсез, ул – теләсә кайсы чор кешесенә рухи кыйбла, иман, үз гамәлләрен милләт тарихы белән «үлчәп карау» билгесе, символы дәрәҗәсенә куела. Шушы символ ярдәмендә язучы тагын да зуррак гомумиләштерүгә килә: һәр татар кешесе өчен милли рухи байлыкларның, мәдәниятенең, халык тарихының һәм язмышының – юл күрсәткече, эш-гамәлләренә – өлге, үз тормышына бәя бирү чыганагы икәнлеген ассызыклый.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x