. Чыннан да, татар әдәби тәнкыйте М. Мәһдиевнең беренче әсәрләреннән үк милли әдәбиятыбызга гади кешеләрнең бай рухи дөньясын, татар тормышының матурлыгын җырлаучы, тел-сөйләм ярдәмендә моң тудыручы прозаик килүен таный.
Бу чор татар әдәбиятында лирик проза активлашып, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллин, Ә. Баянов, М. Юныс һ. б. күп кенә язучылар әсәрләрендә, укучыны текстка җәлеп итү, аның хис-кичереш дулкыннарын кузгату, фәлсәфи фикерләрне туплап тору максатыннан, лирик өстәлмәләр, психологик, фәлсәфи чигенешләр кулланыла башлый. Аларда лирик-эмоциональ башлангычның көчле бирелүе татар прозасында яңа әдәби күренешләр хасил булуны хәбәр итә. Биографик, төгәл-тарихи мәгълүматлар урын тапкан, шуның белән бергә милләт, халык тормышындагы хәлиткеч мәсьәләләр хакында уйланып һәм уйландырырлык итеп язылган мондый әсәрләрнең ышандыру көче зур булып, алар әдипләргә укучы белән турыдан-туры сөйләшү алып барырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта шәрык прозасыннан традиция булып килгән лиризмга омтылу, лирик чигенешләр һәм өстәлмәләрнең ритмик кабатлануларга, катлаулы сурәт төзүгә, риторик эндәшләргә нигезләнүе күзәтелә. Чәчмә текст шигъри әсәрнең аерым закончалыкларына туры китереп төзелә башлый.
Модернизм чикләрендә хасил булган, символизмга һәм авангардка хас мондый стильне әдәбият белемендә «орнаментализм» 2 2 Шмид В. Нарратология. – М.: Языки славянской культуры, 2003. – С.263.
дип йөртәләр. Күп язучылар әсәрләрендә үзен нык кына сиздерсә дә, аны әдәбият мәйданына яңалык дәрәҗәсендә чыгаручы, шиксез, М. Мәһдиев иҗаты иде. Чөнки форма хасиятләре биредә эчтәлеккә: татарлыкны һәм көнитештә, һәм рухи яктан милли сыйфатларны ассызыклауга буйсындырыла. А. Гыйләҗев хаклы рәвештә билгеләгәнчә, «аның үзенчәлеге шунда иде ки, әдәбиятыбызга татарча яза алучы, татар рухлы, татар халкының моңын аңлаган татар язучысы килде» 3 3 Гыйләҗев А. Күрс. хезм. – 634 б.
. Моңа кадәр татар прозасында актив кулланылмаган әдәби алымнар ярдәмендә М. Мәһдиев татарның матди һәм рухи тормышын, татар дөньясын тулы бер образ дәрәҗәсендә сурәтләү мөмкинлеген таба.
Романтик-сентименталь характерлы хикәяләүче тудырылу прозаикның әсәрләрен романтик иҗатка якынайта, ләкин әсәрләрдә урын, аеруча вакыт төгәллеге вакыйгаларны һәм ситуацияләрне детерминацияләргә мөмкинлек бирә: аларның сәбәпләре заманда, җәмгыятьтә, илдә алып барылган идеологиядә булып чыга. Хикәяләүче яки автор образы, вакыйгаларны күзәтүче булып калмыйча, катнашучы герой дәрәҗәсенә күтәрелә. Әсәрнең иҗатчысы, язучы-автор белән янәшә әсәр тукымасында тагын бер автор образы пәйда була. Язучы-автор уңай герой ярдәмендә белдерергә мөмкин булган фикерләр автор образы аша укучыга ирештерелә.
Автор образы уңай геройга хас булырга мөмкин барлык сыйфатларга ия: вакыйгаларны, кешеләрнең эш-гамәлләрен бәяләүдә гадел, нечкә һәм саф күңелле, күзәтүчән, туган җирне-туфракны яратучы, хезмәт кешесе, тормыштагы күңелсез мизгелләрне авыр кичерүче һ. б. шундый яклары белән укучы күз алдында характер булып калка. Хикәяләүченең автор белән тәңгәлләшүе аның фикерен субъективлаштыра һәм укучы белән сөйләшүне ышанычлы-дустанә дулкында алып барырга мөмкинлек бирә. Мондый хикәяләү социалистик реализм әсәрләре стиленең бөтенләй капма-каршысы булып, татар кешесенең илдәге хәлләрне, вакыйгаларны милли үзенчәлекле кабул итүе, аларга мөнәсәбәт белдерүе кебек яңгырый.
Милли әдәбиятыбыз өчен яңа булган стильнең формалашу билгеләре әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» (1968) исемле беренче повестенда ук күренә. Реализм әдәбиятта, бигрәк тә повесть һәм роман жанрларында бер үзәк герой һәм әлеге образны көчәйтү өчен кулланылган ике-өч ярдәмче геройлар тормышыннан вакыйгаларны сурәтләү традициясен урнаштырган булса, әлеге әсәрдә мондый градациянең ачык билгеләнмәве күзәтелә. Исеме, эпиграфтагы халык җыры, «Автордан» дип аталган кереш повестьның «төп герое» сугыш еллары балалары икәнлекне ассызыклый. Уннан артып киткән геройлар шушы «төп герой»ны формалаштыруда катнаша. Автор укучының игътибарын моңа үзе үк юнәлтә: «Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул – сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән».
Бөек Ватан сугышы чоры яшүсмерләре тормышына багышланган әсәр иң беренче чиратта шул яшүсмерләрнең берсе кебек кабул ителүче хикәяләүче образының гомумиләштерү көче белән үзенчәлекле. Әсәрдәге вакыйгалылык – колхоз басуларыннан аерылып, педагогия училищесына укырга килгән малайларның көндәлек тормыш күренешләре тезмәсе. Повестьның беренче битләреннән үк «без» исеменнән сөйләү хикәяләүче белән геройлар арасындагы аерманы юкка чыгара. Һәр бәя, һәр фикер «кырык беренчеләр» буыныныкы булып аңлашыла: «Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе – сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр – ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез…» Яки: «Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар…» Әсәрнең буеннан-буена вакыйга-хәлләрне, геройларны сурәтләп, бәяләп барган хикәяләү вакыты белән шәхсиләшә һәм төрле төсмерләргә бай булып, көлке, ачыну, шатлану, борчылу, ирония һ. б. кичерешләрне укучыга да «йоктыра», күренешләрне җанлы итеп күз алдына бастыра, кызыксындыра. Нәкъ менә хикәяләү рәвеше мозаика бизәкләре төсле чәчелеп урнашкан, төрле геройлар тормышындагы вакыт һәм урын ягыннан гына бер үзәк тирәсенә җыйналган күренешләрне, уртак кискен конфликтлы сюжет җебе булмаса да, беркетеп тора. Чөнки хикәяләүченең детальләштереп, күз алдына китереп бастырырлык итеп, мавыктырып сөйли белү куәсе гаять көчле.
Читать дальше