Ул кешедән утыз җиденче ел исе килә иде.
Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. Күрәсең, йөз елларга җитәр ул. Югары уку йортларында бигрәк тә еш очрый ул. Минем үземне 1947 елда институтка чак-чак алдылар. Фамилияне күрүгә, сорау бирәләр иде:
– Син элеккеге финанс наркомы Мәһдиевнең нәселеннән түгелме?
– Син, егет, сәнгать белгече Мәкәрим Мәһдиевнең туганы түгелме?
Керү имтиханнарын биргәндә, билге куйганчы, башта шундый сорау бирәләр иде.
Ә бер олы ир әйтте (географиядән имтихан алучы):
– Иллә дә начар фамилия инде, моны алыштырырга кирәк, – диде.
Бары тик илле алтынчы елдан соң гына аңладым: финанс наркомы да, сәнгать белгече дә утыз җиденче елның корбаннары – «халык дошманнары» булган икән.
Хәер, бу мәсьәләдә минем күз ачылып кына тора. Тарих шулай булырга тиеш, кешенең күзен ачканга күрә тарих дип атала да инде ул. Тарих ул – кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе.
1946 елның көзендә безнең училищега тарих фәненнән яңа укытучы килде. Без өченче курста, өйрәнә торган тарихыбыз – «Кыскача курс». Бар иде бит әле шундый китап – ВКП(б) тарихы, Сталин үзе әйтеп яздырган китап. Моны һәр көзнең башында бөтен актив – райком, райпо, мәктәп, райздрав, колхоз идарәсе, тимер юл парткомы һ. б. оешмалар политик уку планына кертеп, конспектлап өйрәнә башлыйлар да, яз җиткәндә, дүртенче бүлегенә чумалар, һәм… дәресләр шуның белән туктала иде. Ярым-йорты укый-яза белгән активистлар, дүртенче бүлеккә килеп җиткәч, Гегель, диалектик материализм, монизм, идеализм, метафизика сүзләренә килеп кереп шаккатып калалар иде; ну баш та икән бу Сталинның үзендә! Кара син аны, бер дә белмәгән нәрсәсе юк бит! Сталин кешеләрне нәкъ үзенчә бертөрле генә итеп уйларга өйрәтә. Ләкин Гегельнең бер фикерен телгә алмый ул анда. Гегель абый исә болай дигән: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый икән, димәк, беркем дә уйламый».
Әйе, безгә дә яңа укытучы шуларны өйрәтә, Троцкийны, Зиновьевны, Рыковны, Каменевны сүгәбез. Партияне халык дошманнарыннан чистартуда ОГПУ-НКВД органнарының батырлыгын мактыйбыз, бер дәрескә кырык-илле тапкыр «Иосиф Виссарионович Сталин» сүзен телгә алабыз. Бер үткен малай бер дәрестә санап барган: кырык җиде тапкыр искә алынган әлеге өч катлы исем. Ул бик ач иде, ач кеше ни әйтмәс, ни язмас. Шуны исәпләп барган кәгазенең ахырына ул болай дип тә язган: «Чишеп җибәрәмович ыштаның». Элек авылда картлар, чыннан да, баулы ыштан кияләр иде.
Тарих укытучысы зәңгәр күзле, тәбәнәк буйлы (үкчәсе өстәлгән ботинка кия), кызылга каккан яхшы, кыйммәтле тунлы. «Шулай бит инде» дигәндә, «шулай биг инде» ди, «өч солдатлар килеп кергәннәр» дип тә сөйли.
Шулай кыш буе троцкийчыларны сүктек. Шуларны сүгеп, Сталинның шәхесен Антей белән чагыштырып («Кыскача курс»ның соңгы битендә), тәмам алҗыгач, җәй башында имтихан бирдек.
Кырык бер ел узгач, Ибраһим Салахов романында укыйм. Казан ОГПУ-НКВДсында гаепсез корбаннарның канын эчүче аждаһа, коточкыч рәхимсез палач Бикчәнтәев Гәрәйша эшләгән теге елларда. Аның исемен ишеткәндә, тоткыннар тораташ булып катып калганнар. Ә инде эзләрне югалтырга кирәк булгач, бу палачны каядыр озатканнар.
…Теге тарихчы шул үзе булган икән.
Менә безне кемнәр укыткан! Бездән кем чыксын?
Без «Кыскача курс»тан имтихан биргәндә, училище өстендә «халыклар атасы»ның кылычы нык уйнап алды. Училищега очраклы килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы НКВД органнарына донос җибәргән дигән хәбәр таралды. Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр. Бу бит инде 1947 елның җәе. Тыныч тормыш җәе. Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы остаз, керәшен Константин Афанасьевич Ибаевны. Имеш, элек кадет булган. Рус теле, әдәбияты укытучысы, карт журналист, тәнкыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Искәндәревне. Имеш, мулла малае икән, Галимҗан Ибраһимов белән дус булган. Физика укытучысы, фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы – шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы, Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде. Әхәт абый, имеш, әсирлектә булган.
Менә шундый егетләр кинәт юкка чыктылар. Без училищены тәмамлап киткән идек инде, үзара очрашканда, гел теге явыз доносчыны сүктек. Мин аның монда исемен әйтә алмыйм, чөнки документым юк, бары тик иптәшләремнән ишеткәнне генә язам. Шулай да шартлы бер исем куймый хәлем юк. Чөнки бер малайның дәфтәреннән (немец теле өйрәнеп йөргән көннәрме икән?) аңа багышлап язылган бер җыр табылып, кулдан-кулга күчереп язып йөрткән идек. Ул җыр болайрак иде шикелле:
Читать дальше