Сеҗе мәктәбе шундый зур традицияле иде. Педагоглар: фронтовик Мәгъсүм Рафиков – тарихчы. Хәтәр елларда ук университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы – Разия Башкирова, элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. Чын мәгънәсендә интеллигент. Малае Казаннан кайтып йөри (Мөндеш разъезды алты гына чакрым), үзе белән тагын бер чибәр егетне алып кайта. Разия апаның улы бүгенге көндә зур шәхес булачагын ул чакта кем белгән, кем уйлаган? Ул – университетның математика профессоры Шамил Башкиров, аның белән бергә кайтып йөргәне – Гази Кашшафның улы, тарихчы, университет парткомы секретаре булып озак еллар эшләгән Ренат Кашафетдинов. Ул чакта кем уйлаган? Әдәпле, зыялы, чибәр, аз сүзле нарком хатыны Разия апа дөньядан китте инде.
Тагын кемнәр? Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. Белүемчә, шәһәрдән сөрелгән. Искиткеч тәрбияле, русчасы гаҗәп, гарәпчәсе, төрекчәсе бар, балалары кайдадыр, Фатыйма апа белән теркелдәп кенә сөйләшеп яшиләр, Газиз абый шәпләп газета кәгазенә чорнап тәмәке тарта, сөйләшми, гел елмая гына. Аягында – метрлы киез итек, мәзәк сүз тыңларга ярата, рәхәтләнеп көлә. Сөйләшми. Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда, иске журналда рәсемен күрдем – иске, егерменче еллар зыялысы икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче-кырыгынчы елларда? Шәп абзый иде, мине ярата иде, бер сүз әйтмәсә дә, миңа җылы мөнәсәбәтен тоя идем.
Газиз Сафич – зыялы иде.
Тагын? Ләбибә апа Зарипова. Ыспай, әдәпле, тәрбияле, югары белемле кыз. Татар теле, әдәбияты укыта. Кияүгә чыгарга вакыт. Әмма яшьтәшләрен сугыш кырып бетергән. Миңа «Егет-малай» дип иң беренче шул кушамат такты. Коеп куйган педагог, бер генә артык сүз әйтмәс, һәр сүзе үлчәнгән булыр. Яше җитеп узып бара торган тагын өч-дүрт кыз бар. Классик укытучылар – болар гел кеше баласын тәрбияләү турында гына сөйләшәләр, болар үз бәхетләре турында уйламыйлар да. Математика укытучысы – таза, мөлаем кыз, алты чакрым ераклыктагы Поник авылыннан килеп йөри. Салкын кыш көннәрендә мәктәпкә ул килеп кергәч, сыңар куллы завуч Мәгъсүм абый әйтә: «Миңлегөл, син нинди бәхетле, көн саен саф һава сулыйсың бит, шуңа күрә бик чибәр син», – ди. Тагын коеп куйган педагоглардан Гарифә Нигъмәтуллина – классыннан башка бер кайгысы да юк. Буйлы, яше чыгып барган кыз, әдәп-әхлакның үрнәге инде. Аннары Гөлниса Фәһмиева. Мәктәпнең китапханәсе аның кулында. Мине шунда кертеп, өстән бикли дә, төн булганчы, мин шунда утырам. Гөлниса апа, үзе районга-фәләнгә киткәндә, классын гел миңа биреп калдыра, мин укытып карыйм. Укыта белмим, хәзер кырык ел элеккеге тормышка кайтам да уйлап, куркып калам: мин кулланган антипедагогик алымнар! Боларны мин яза да алмыйм. Бер малайны – тәртипсез иде – аеруча каты җәзаладым. Гомерләр узды, Татарстан өлкә партия комитетының командировкасы белән лекция укырга Сеҗе авылына барып чыктым. Төнлә, лекция бетеп, күрше йортта ашап-эчеп утырганда колхоз председателе сорап куйды:
– Шушы йортта кунарга ризамы сез? – диде.
Йортта хуҗа хатын педучилище буенча сабакташым Нәкыя Абдуллина иде, нигә инде кунмаска, ире Вәкил ике дә уйламаслык итеп рюмка күтәрде һәм түрдә җәелгән йомшак караватка ишарә ясады. Ләкин биш-алты чакрым ераклыкта гына минем туган авылым Гөберчәк һәм анда авыру карт әнием мине көтеп ята иде, өлкә комитетыннан командировка алганда да, мин үзебезнең Арча районын, ә анда кайткач, райкомнан үзебезнең Кесмәс буе авылларын сайлап алган идем, командировканы файдаланып, әни янында өч-дүрт кенә көн булса да торасым килгән иде.
Мин, кыен булмаса, үземне озатып куюларын үтендем. Председатель мондый үтенечкә әзер икән, ярты сәгать үттеме-юкмы, йортка толып, тире бияләй, олтанлы итекләр кигән таза бер егет килеп керде.
– Ат әзер, – диде.
Ул еллардагы гадәт буенча аңа мөлдерәтеп кенә бер кәсә тоттырдылар. Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп, башта кулын бирде, аннан:
– Сезнең исәнлеккә, абый, – дип әйләндереп тә куйды. Шул вакытта минем йөрәгем жу итеп алды: таза егет – мин егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде…
Хуш, Ә. Еники әйтмешли. Шушы Сәүбән белән төнге юлга чыктык бит инде без. Нәкыя белән Вәкил мине дә җылы толыпка төрделәр, ботинкаларымны салдырып, киез итек киерттеләр, чана башына, «авыл күчтәнәче булыр, Казанга алып китәрсең» дип, каз түшкәсе дә тыктылар. Без юлда, чана шыгырдый, төн бераз буранлы. Мин, куркуымны басар өчен, чит-ят темаларга сөйләшергә телим, уйлыйм. Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе – минем әни, икенчесе – Нәкыя.
Читать дальше