Мин шуларны уйлыйм һәм сөйлим дә булса кирәк юлда. Үзем һаман шикләнәм: кайсы үзәннәрдә генә чанадан төртеп төшереп мине изәчәк бу егет теге 1947–1948 еллар өчен? Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк бу Сәүбән?
Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды. Минем нервлар актык чигенә кадәр киерелде, һәм мин шул чакта мәшһүр Гюго сүзләрен исемә төшердем: «Үлемгә каршы барып, еш кына үлемнән котылып калып була. Ул вакытта табут капкачының сине коткаручы тактага әйләнүе мөмкин». Буран эчендәге үзәнлеккә килеп кергәч түзмәдем, сүз каттым:
– Сәүбән, мин сине бик каты тоттым бит теге елларда, синең эчеңдә миңа карата ниләр бар? – дидем. Кыйналып, изелеп, билгесез көтеп барудан котыласым килгән иде – әйттем дә бетердем.
Сәүбән толыпларын чиште дә тәмәкесен чыгарды һәм, атын акрынайтып, тәмле әңгәмә башлады:
– Һи-и, абый. Барысы да онытылган инде аның. Тик бер генә нәрсә күңелдә калган: сез Сталин туган көн дип пионер сборы уздырдыгыз безнең дружинада. Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем. Шул сборда сез очып-кунып сөйләдегез: «Безнең илдән дә бәхетле ил юк, бу бәхетне безгә иптәш Сталин бирде», – дидегез. Ә мин… Мин… ул көнне иртән ашамыйча килгән идем. Әни әйтте ул көнне: «Көненә өч ашатырга минем хәлемнән килми сезне, сез бишәү, әтиегез сугыштан кайткан булса, биш тә, алты да ашатыр идем», – дип елады. Ә сез «каты тоттым» дисез…
Миңа гадәттән тыш авыр иде, чана газаплы шыгырдады. Хәтерлим: бер педсоветта Бикташев эт итеп мине сүккән иде:
– Хватит сиңа авылыңа кайтып йөрергә, синең квартираң бар, хуҗаларыңа дүрт кубометр утын бирелгән, – дип кычкырынды. – Нигә гел авыл юлында син?
Шунда мин, урынымнан юаш кына торып:
– Минем монда ашарыма җитми, шуңа күрә әни янына кайтып йөрим, – дидем. – Менә ике көн инде ипи бирмиләр… Болай да квартира хуҗасы Зәйнәб апа үзеннән ашата инде…
Педсовет ахырында Бикташев агай мине кабинетына чакырды. Хәтердә шунысы гына калган: кабинетта агач кисмәктә зур фикус гөле утыра иде.
– Тәк, – диде Госман ага, болай да киң булган борын тишекләрен киңәйтеп. – Знаешь, что? Синең «ашарга юк» дигәнеңне мин менә хәзер ЭМГЭБЭ га хәбәр итсәм, нәрсә булачак? Сине бит бүген үк атаң янына озатачаклар. Син шул турыда уйладыңмы?
Мин шул вакытта Яңа Чуриле районының МГБ начальнигы Шамилне күз алдыма китердем: биек маңгайлы фуражка киеп йөри торган буйлы чибәр мишәр егете иде. Мәктәп коллективында әсирлекне күргән ике егет бар иде, алар сөйли иде, начальник әсирлектә булган ирләрне чиратлап көн саен чакырта һәм «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга кыстый, юашракларны кыйный (бүлмә такталары чытыр-чытыр килә икән), сүгенә, пистолет белән яный, ди.
Күрше авылның Зөфәр исемле егеттән сорау алганнарын бүлмә тактасы аркылы тыңлап торганнар. Зөфәр дөнья бәясе юньле, юаш егет иде, сугыш башланган җәйдә үк, унсигез яшендә әсирлеккә эләккән, аннан котылган, әле сугышта йөргән, менә тыныч хезмәткә кайткач, тугыз класс белеме булса да, бер җиргә дә эшкә алмаганнар, җитмәсә, мулла малае! Аның кебек белемлеләр, биографияләре чиста булганда, ул елларда директор да министр иде инде югыйсә… Менә шул Зөфәрне измәкче була икән. Коридорда дер калтырап тыңлап торганнар чират көтеп утырган укытучы егетләр.
– Куясыңмы кулыңны, юкмы, фашист ялчысы, мулла калдыгы, фәлән-фәлән итәм бит! – Урындык шуыша, өстәл кыймылдый, нәрсәдер нәрсәгәдер чытырдап бәрелә, ди. – Куясыңмы, юкмы, атып үтерәм бит, – пистолетын, чыкылдатып, взводка куя, – котлет ясыйм бит. ЦРУ агенты! Син бит… «Интеллидженс сервис»ка язылып кайткансың! Беләм бит мин синең ни өчен шыпырт кына леспромхозга урнашып, трелёвщик булып агач тарттырып йөргәнеңне…
Тагын чытырдау, тагын тавыш.
Тыңлап торган егетләрдән берсе сөйли: «Ну, малай, булса да була икән йөрәк кешедә. Туп-туры әйтә бит тегеңә Зөфәр:
– Менә якын кил, тырнак белән чиртеп кара, – ди, – миңа, ди, нечего терять, шушы урындыкны алам да башыңны яньчим, но только кәгазеңә кул куймыйм, – ди.
Начальник әле яшь иде, күрәсең, кабинетын әзерләп бетермәгән: сорау ала торган бүлмәдә, гадәттә, урындык идәнгә беркетелгән була, өстәл өсте дә тап-такыр булырга тиеш. Пистолет та, нигездә, өстәл тартмасындарак ятарга тиеш.
– Ну, гад, мин сине нишләтәсен белермен алдагы дүшәмбедә, йөрәгемне боздың, – дип арган, тирләгән начальник такта ишеген ачып, Зөфәрне чыгарып җибәргән. Коридордагы ике ирне чакыртып керткән дә арган кыяфәт белән әйткән: – Йөрәгем начарланды, кул куясызмы теге кәгазьгә, юкмы, куймасагыз… иләп йөрмәгез, алдагы дүшәмбедә барыбер сытам мин сезне, идите к… матери, – дип чыгарып җибәргән».
Читать дальше