Ул явыз оешманың бинасы башта Чуриле чиркәвенә инеш аша гына карап тора иде, агач йорт, такта бүлмәләр. Сорау алганда, ул такталарның шыгырдавы, шәт, чиркәүгә ишетелгәндер. Яшел калай гөмбәзле бу мөлаем чиркәү күрше-тирә татарларга бер зыян эшләмәде. Ул урысларның ни гаебе бар? Аларны бит Явыз Иван күчергән. Кышкы томанлы, томан арасыннан яшькелт ай караган моңсу тын кичләрдә без, малайлар, чиркәү чаңын тыңларга чыга идек. Кышкы юлда – еракта – ат чанасы шыгырдаган тавышлар ишетелә, кышкы тын кичтә бу тавыш алты-җиде чакрымнан килә, дип сөйлиләр. Чуриледән әтиләр кайтканны без чана тавышыннан сизә идек. Ләкин шул вакытта тонык кына бер моң колакка бәреп керә. Без әсәренәбез. Чиркәү чаңының ритмы менә болай иде кебек:
Даң-доң-доң,
Доң-доң-дың,
Тең-гель, тең-гель,
Пил-лер, даң-даң,
Тиль-тиль-тиль.
Базар йөргән, урыс белән аралашкан ирләр, Чуриледән кайтышлый, ат чанасында килеш моңа кушылып, шаярып, болай дип җырлыйлар да иде:
Нов-вый год –
Годовой счёт;
Кил-дең, кит-тең,
Бер ти(е)н акча бирмә-деңң…
Без, малайлар, моны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, ә әниләр каш җыера.
– Азан әйткәндә, шау итеп чана шудыгыз бит, ник анысын тыңламадыгыз, – дип орышалар.
Ялгышалар. Азанны да тыңладык. Анысы эңгер-меңгер алдыннан булды. Тау башында чаналарны, чаңгыларны куеп торып тыңладык. Тып-тын калган, кичкә иңрәгән татар авылының өстенә манарадан кичке азан тавышы иңгәндә, карчыклар җилкәләренә бишмәтләрен салып чоланга, ишегалдына, капка төбенә чыгалар. Салкында манара такталары чарт-чорт килә, мөәззин басар урынын җайлый, бу тавыш бөтен авылга ишетелеп тора. Менә бервакыт күктән фәрештәләр авазы килгәндәй була. Мөәззин яки аның вазифасын үтәүче мәдрәсә белемле ил карты борын авазлары белән генә авыл өстенә сихри моң сибә. Нәкъ теге дөньядан инде!
Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр,
Лә илаһе илля-аллаһ
Вә әшһәдү әннә-Мөхәммәдән рәсүлул-лаһ!
Карчыклар моңаеп елый. Үләселәре искә төшә. Теге дөньяга барасы, анда баргач, бу дөньяда эшләгән бөтен явызлыкларың өчен җавап бирәсе бар бит. Йа Хода, гөнаһларыбызны ярлыка…
Тау башыннан без дә кайтабыз: кичке аш инде казаннан табакка бүленгән, сәкегә киҗе ашъяулык җәелеп, тәлинкәләр тезелгән, өрәңге кашыклар таратылган.
Кич утырырга, куенына «Йосыф–Зөләйха» йә «Таһир–Зөһрә», йә «Мәликә китабы»н кыстырып, Гыйльменисатти килеп җитә. Чишенә, түргә уза, догасын кыла, йортка, илгә иминлек теләп битен сыпыра һәм гел әйтә торган сүзен әйтә:
– И Ходаем, диннәр куәтләнергә булсын, бүген бик әйбәт төш күрдем, – ди. – Ак патшаның (Сталинны әйтә) күңеленә Аллаһы Тәгалә миһербанлылык салсын, амин…
Кичке аш тәмамланганда, Чуриле чиркәвенең чыңы ишетелә башлый.
…Менә еллар узган – Чуриле чиркәвенә каршы агач йортта бүлмә такталары шыгырдый.
– Син кул куясыңмы, юкмы бу кәгазьгә… майть! Изәм, бетерәм бит мин сине, гестапо агенты! Шпион бит син… майть! Б… буду, сине атып үтермәсәм…
Чиркәү гөмбәзе тирәсендә төнгә кунаклаган чәүкәләр чырылдашып ала.
Укучы! Мин Сәүбәнне оныттым инде, ә? Гафу итегез. Әйе, Бикташев шулай куркыткач (Сәүбән атын борып хушлашып кайтып китте инде, минем күземне ачты да юк булды инде), кинәт кенә минем тамак туеп китте. Шул сүздән соң мин мәңгегә туйдым. Минем белән аралашкан кешеләр беләләр: мин – дөньяда иң аз ашаучы кеше. Чөнки теге көнне Бикташев агай минем ашау юлын Колыма, Соловки, Норильск дигән ризыклар белән томалап куйды. Бичара, Сәүбән дә ач булган икән бит ул көннәрдә.
Ә теге начальник?
Утыз еллар узган. Казан аэропортында кунак озатам. Шунда агарган чәчле бер чибәр ир, «һай-һу» килеп, безгә якынлаша, минем кунакны таныган икән, аның белән күрешә дә миңа да исемемне әйтеп кул суза.
– Әллә танымыйсыңмы, мин бит Яңа Чуриледә эшләгән Шамил абыең булам, – ди.
Мин, шактый аптырап:
– Мин бит ул вакытта унҗиде яшьлек бер малай идем, каян хәтерләп калдыгыз? Сезгә эшем төшмәгән иде кебек.
Ул рәхәтләнеп көлде.
– Ә соң биография? Аны кая куясың? Аннан соң бит син гел телевизордан чыгасың. Мин бит фамилия буенча танып утырам.
Җылы булмаган гына сөйләшү, кыска гына истәлекләр. Иртәгесен бу көтелмәгән очрашу турында эш урынымда сөйләшеп утырам. Арадан бер иптәш әйтә куйды:
– Ну бетә инде бу Шамил абый, аракыны ящигы белән генә алдырта, өенә кайтырга куркып, кайчак бездә куна, без бит якташлар, – диде.
Берничә айдан әйтте:
– Син белгән Шамил абыйны җирләдек, – диде. – Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык. Йөрәге начар булган, – диде.
Читать дальше