– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Син исәнме? Яле, торып бас! Вәт, мин сиңайтим…
Мин айнып киттем: күземне ачсам – мине, балчык арасыннан аралап, аягыма бастырып маташалар. Мин әлегә берни дә аңламыйм. Күрәм, үгезләр, җир эченә үк кереп, бәлүк бауларына, дилбегәгә буталып, аркылы-торкылы басып торалар. Межада колхоз председателе басып тора. Мине аякка бастырганы бригадир икән.
– Син исәнме? Исәнме? – дип сорады ул, калтырый-калтырый.
– Ие, мин исән, – дидем, чак авызымны ачып. – Ә нәрсә булды?
– «Нәрсә булды, нәрсә булды…» – Шунда бригадир ачулана, сүгенә башлады. – Фәлән булды. Күрмисеңмени аркаңны? Бар, хәзер үк кайтып кит! Йөгер өеңә…
Шунда мин җир башында чүгәләп утырган Нургалине күрдем. Ул эче катып, «кә-кә-кә» килеп көлә иде.
– Әнә аркаңны кара, – диде ул. – Киемнәреңне кара!
Мин киемнәремне рәтлим дип пиджагыма тотынсам, кинәт кенә бөтен киемем – пиджагым, күлмәгем шуып чыкты. Алар арт яктан аерылган иде. Мин ялангач басып калдым. Шунда кояш эссесендә аркам ачыта башлады. Кулым белән аркамны сыпырган идем, кулым кып-кызыл булды. Мин аптырап калдым.
– Бар, өеңә йөгер, бездильник, – дип кычкырды межадан председатель. – Мондый эшне бирмәскә аңа, йокы чүлмәгенә! Каз көтүе бирергә!
Нургали һаман «кә-кә-кә» килеп көлә иде. Мин, аерылган киемнәремне күтәреп, өйгә кайттым. Арка чеп-чи кан иде. Кайтышлый Нургали дә безгә керде. Нәрсә булганын сөйләде. Без икебез дә йокыга киткәнбез. Кигәвен көчәйгән. Шунда үгезләр кузгалганнар. Мин ике үгез, ике «зигзаг» арасында калганмын. Ике тырма мине бераз өстерәп барган, ләкин мин, бәхетемә каршы, аска кермәгәнмен, уртага эләгеп өстерәлгәнмен. Ә бригадир, председатель каян?
Анысын, егерме-егерме биш еллар узгач, элеккеге бри-гадир Шәвәли бабай сөйләде.
– Һи, агайне, теге вакытта курыкканнар. Сәгать унда бит мин һәр көнне, каланча башына менеп, басуны күзәтеп төшә идем. Кайда эш ничек бара. Ул көнне күрәм –сезнең үгезләр туктаган. Җир уртасында аркылы басып торалар. Ял итә торганнардыр дип уйладым, амбар тирәсенә киттем. Анда бераз матавыклангач, яңадан каланчага мендем. Карыйм – үгезләр тагын аркылы-торкылы торалар, ну инде җирнең теге башындарак. Ә сез күренмисез. Шунда йөрәгем әллә нәрсә сизеп, сезнең янга чаптым. Юлда председатель очрады, аңа да әйттем. Ул аз гына соңрак килде. Мин килгәндә, тырмаланмаган буразна эчендә Нургали йоклап ята иде – уяттым. Тиз кеше булды. Ә сине күргәч… Котлар ботка төште. Син тырмаланган җир өстендә кушильдән коелган люцерна белән буталгансың, аркаң ачык, анда юл-юл булып өч сызык узган, ул сызыклардан кып-кызыл кан саркый. Шунда, билләһи, йөрәгем туктады. Күзләремне томан басты. Син үлгән булсаң, мин нишләр идем? Әниеңә синең мәетеңне күтәреп кайтарып бирәсе булса? Шунда, агайне, синең исәнлегеңне белгәч, шатлыктан сүгенеп җибәрдем. Гел сине сүктем. Әшәке сүзләр белән. Шатлыктан ул… Син миңа рәнҗемә…
Бу – Шәвәли бабай белән безнең соңгы сөйләшү иде. Алтмышынчы елларның ахырыдыр дип уйлыйм. Шул елны ул дөнья куйды. Шул елны мин, Казанның «Татарстан» кинотеатрына кереп, «Зоя»ны тулысы белән карап чыктым. Күңелгә ургылып-ургылып авыр хисләр килде. Кайсы ахмагы яшь чибәр кызны дошман тылына, ирләр арасына җибәргән? Кайсы ахмагы тузып, туралып беткән лентаны 1944 елның җәендә, кызу эш вакытында, авыл клубларына җибәргән? Нинди ахмак ул, эсседә, кигәвен котырган көн үзәгендә тимер тырма тагылган җигүле үгезләр алдына ятып йокыга киткән? Үгезнең кем икәнен белмимени ул? Белә бит. Белә бит… Шулай уйлап утырдым…
Мин дә, имеш, шәһәр кинотеатрында кино карадым…
Инде анык кына хәтерләмим, ничәнче ел булгандыр, кырык өченчеме, кырык дүртенчеме, әмма кыш иде, төннәрен тәрәзә карындыклары салкын бураннан зыңгылдап, йөрәк өшеткеч авазлар белән бәгырьне телгәләгән гыйнвармы, февральме иде – тик шунысын төгәл хәтерлим: ул кыш бик салкын, бик тә ач, бик тә өметсез иде. Ике чакрым ераклыктагы җидееллык мәктәпкә иртән барып җиткәнче, бит урталары өши, көн саен өши торгач, бит кутырлый, үлекли, чабата кигән аяклар зәмһәрир салкында бәләк булып ката, ни хикмәттер, аякның гел баш бармаклары өши, алар пешкән чия кебек суланып, мимылдап торалар иде.
– Бөтенесе дә фронт өчен!
– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?
Безнең өстебездә бернинди хикәя җөмлә юк, бары тик өндәү һәм сорау җөмләләр генә, авыр йөк булып, безне басып, сытып торалар иде.
– Фронт өчен син нәрсә эшләдең?
Күрәсең, кат-кат өшегән бит урталары, колаклар, аяк бармаклары әнә шул сорауга җавап булганнардыр инде. Фронт өчен без укыдык, өшедек – зарланмадык. Ачыктык – еламадык. Шулай тиеш дип уйладык, чөнки безне иң бәхетле илдә яшибез дип тәрбиялиләр иде. Татар әдәбияты дәресендә шигырь ятлыйбыз:
Читать дальше