Сакал исә мине бер читкә алып китте дә минем төп бурычларымны аңлатырга тотынды. Бөтенләй үк аңлап бетермәсәм дә, мин «да… да…» дип тыңладым, аңларга тырыштым.
Бурыч моннан гыйбарәт: Борис белән Гера сәхнәгә чыгалар да мендәр тышы белән ниндидер фокуслар ясыйлар. Арадан берсе шул мендәр тышына яшел стаканны тыгып, сәхнәдән халык өстенә селки. Мендәр тышын сыпырып карасалар, стакан анда инде юк. Шуннан болар халыкка бәйләнәләр: сездә генә, давай, ник яшердегез, барыбер табабыз, диләр. Шулай бәхәсләшә торгач, өченче рәттән берничә малайны, тентергә дип, сәхнәгә чыгарып тезәләр. Мин өйдән үк чалбар кесәсенә үзебезнең стаканны тыгып кергән булам. Тентү вакытында бу стакан табыла, һәм, теге малайларны төшереп җибәреп, мине алып калалар. Сәхнәгә бер урындык чыгарып куялар. Миңа шунда утырырга кушалар. Мин утырыйм дигәндә сискәнеп сикереп торам. Шулай ике тапкыр. Өченчесендә инде мин урындыктан атылып, сәхнә кырына сөрлегеп барып төшәргә тиеш. Стаканны яшереп утырган өчен, алар мине әнә шундый сорау алуга дучар итәләр һәм шуннан соң мине, азат итеп, урыныма төшереп җибәрәләр… Ләкин моны берәүгә дә сөйлисе түгел. Серне бары тик егерме биш елдан соң гына ачарга мөмкин…
…Ул көнне төштән соң сәгатьләр бик акрын узды. Үгезләр дә акрын йөрде. Сүз бары тик кич булачак тамаша хакында гына барды. Мин, үз эчемә дөньяның бик бөек бер серен сеңдергәнгә горурланып, моңа чыдый алмыйча иптәшләр арасында көлдем, уен-көлке сөйләдем, арбада утырып барганда, гел җырладым. Тизрәк кич җитсен иде. Җитсен генә иде…
Ул көнне без эштән иртәрәк кайттык, бригадир да моңа әйбер әйтмәде. Аның да шунда ук барасы бар бит. Алабута яфрагы салып пешергән умачлы шулпаны шаптыр-шоптыр китереп чүмердем дә, теге стаканны кесәгә тыгып, клубка элдерттем. Ишек яны тулы халык, Борис дигәне билет сата, Сакал, шуларны ертып, кешеләрне уздырып тора. Мине тиз таныдылар.
– Третий ряд, проходи, – диде Сакал, минем контрамарканы карап тормастан. Кесәнең бүлтәеп торганына җәлт кенә карап алды. Керсәм – өченче рәттә гел малайлар. Кергәндә, аларга да «өченче рәт» дип әйтеп торганнар икән. Бәхет ташып торганга чыдый алмыйча утырам. Башка әллә нинди уйлар килә. Әйтик, менә хәзер мин киреләнеп өйгә кайтып киттем ди. Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрендә спектакль алдыннан гына кулак кызы Зоя шулай итә бит әле. Болар нишләр иде икән?
Ул арада ишекне яптылар, соңга калып килүчеләр булса дип кемгәдер билетлар сатарга ышандырып, Борис белән Гера сәхнәгә менеп киттеләр, һәм хикмәтләр башланды. Күкрәк кесәсеннән унар, егермешәр метр лентаны ике-өч тапкыр гына чыгардылар. Ул сиңа пычакны тамак төбенә кадап бетерү кирәкме, ул сиңа бер кесәгә салган чәч тарагын үзенең ботинкасы эченнән алу кирәкме…
Әмма иң кызыгы яшел стакан белән ясалган фокус булды.
Стакан юкка чыккач, безне – әле бер сәгать элек кенә үгезләрне туарган малайларны – Муллаян, Мансур, Габдерәкыйб һәм мине сәхнәгә бастырдылар. Тентү башланды. Кайсысыныңдыр кесәсеннән кипкән ат тизәге чыкты, тентүче Сакал беразга телсез калды. Халык исә моңа аптырамады, безнең авылда элек-электеннән килгән бер ышану бар: яныңда ат тизәге булганда, сине берничек тә сихер алмый. Шулай ат тизәге минем иптәшләрне коткарды, әмма минем кесәдән «теге» стакан чыккач, халык «аһ!» дип куйды, зал шым калды. Залда чебен очканы ишетелер иде.
– Так, – диде Сакал зур тантана белән, – так. Ә сез, барыгыз, төшегез. Без бу иптәштән сорыйк әле, ничек итеп безнең стакан аның кесәсенә кергән?
Гаҗәпләнүдән шәмрәйгән малайлар, өрлегә-сөрлегә, түбәнгә төшеп киттеләр.
Спектакльнең калган өлешен мин гадәттән тыш шәп башкардым. Урындыктан очтым да киттем, очтым да киттем. Халык гөж килде, кычкырдылар, кул чаптылар, көлделәр.
– Түк бар анда! Түк! Иликтер түге! – дип аңлатты тимерчелектә эшләүче агай. – Шул сикертә аны! Ник аптырыйсыз? – дип, берөзлексез кычкырды ул.
Мин бәхетнең иң югары баскычына менеп утырган идем, фокусларның калганнарын карарга минем көчем җитмәде.
Тамаша бетеп урамга чыккач та, мине олылар тиз генә ычкындырмадылар:
– Стакан кесәңә кергәнне сиздеңме?
– Әллә аны, сәхнәгә менгәч, сиздермичә кесәңә салдылармы?
– Урындыктагы иликтер түге авырттырамы?
– Яшен суккан кебек итәме?
Олылардан соң иптәш малайлар белән генә калдык. Алар да шулай, ләкин тагы да тәфтишләбрәк сорашты-лар. Без аерылышканда, офыкта таң кызыллыгы сизелә иде. Үзем генә калгач, мине кинәт кенә кара кайгы басты: мин бүген бөтен авыл халкын алдадым. Мин иптәшләремне алдадым. Мин – ялганчы. Мин – алдакчы. Мин авылым алдында гаепле.
Читать дальше