Ләкин бит минем әтием юк, әниемнең исә миңа бирерлек унбиш сум акчасы юк, ә минем чын фокусчыларны, фокусларны бик тә, бик тә күрәсем килә иде. Гаеплеме мин? Гаеплеме?
Таң кызыллыгы әллә инде минем битемнең күктә чагылышы…
Безнең бакчага куе булып чык төшкән, дөньяны үлән, бәрәңге яфрагы, кычыткан исе баскан, кичке чикерткәләр тынып калган иде. Мин, әнине уятмас өчен, печәнлеккә генә менеп йокыга изелдем.
Гаҗәеп матур төш күрдем: имеш, мин Казан дигән зур шәһәрдә, циркта утырам икән. Үзем тамаша карыйм, үзем умырып-умырып ак күмәч ашыйм, кулымдагы зур савыттагы тәмле сөткә күмәчне манып ала-ала лычкылдатып ашыйм. Ә сәхнәдә ике ир кеше һәм бик матур ике яшь кыз мендәр тышлары селкеп уйныйлар, ул мендәр тышларыннан яшел стаканнар очып чыга, һәм аларның барысы да ничектер минем үкчәгә тып та тып килеп бәрелә, ә теге кызлар миңа ачуланалар, төртеп күрсәтәләр, имеш…
«Тор, бала, тор, эшеңә соңга каласың» дигән тавышка уянып китсәм, әни, печәнлек баскычына баскан килеш үрелеп, минем үкчәләрне селкетеп, мине айнытып маташа икән. Авызым тулы су иде.
Ул көнне эштә мин күңелсез, боек йөрдем. Теге гаебем мине гел эзәрлекләде. Нишлим соң? Сәхнәне бик яратам бит мин. Яратам бит.
…Теге серне миңа егерме биш елсыз ачарга ярамый дигәннәр иде. 1992 елда аңа инде илле ел тула икән. Бүген мин аны соңга калып булса да ачам. Бәлки, күңелгә җиңелрәк булып китәр.
Бу вакыйганың елын, аен төгәл беләм. 1944 ел җәе, июль аеның ахыры. Парга сөрү вакыты. Дөньяга «Зоя» дигән фильм чыккан. Без инде өч ел буе Зоя турында укыйбыз, тыңлыйбыз. Дәрестә шаярсак, түбән билге алсак, укытучылар безне:
– Зоя, сине күрсә, нәрсә дип әйтер иде икән? – дип кызарталар иде. Без Зояны кызгана идек, аны ничек асып үтерүләре турында укытучыларның сөйләвен тыныч кына тыңлый алмый идек, күзләргә яшь килә иде. Тик бу хикәяләрдән, бу сөйләүләрдән ике-өч нәрсәне аңламый гаҗиз була идек. Беренчедән, ни өчен дошман тылына унынчы класс кызын (18 яшьлек!) җибәрәләр? Андый хәтәр операциягә ирләр, һич югы, яшүсмерләрне җибәрсәләр булмыймыни? Кемнең башына килгән ул буй җиткән сылу кызны дошман тылына чыгарырга? Һәм нинди ихтыяҗ булган моңа? Икенчедән, сорау алу вакытында нигә әле ул үз исемен әйтми, нигә «Таня» дип әйтә? Аннан нинди файда? Өченчедән, бу немецлар шулкадәр үк ахмаклармыни инде, унынчы класс кызыннан: «Сталин кайда?» – дип сорыйлар. 1941 елның көз ахырында Сталинның кайда икәнен мәктәп укучысы каян белсен? Немец разведкасы шулкадәр көчсезмени инде?
Сабый күңелләребез белән шулай уйлый, үзара шулай сөйләшә идек.
Менә, ниһаять, «Зоя» дигән фильм авылга килгән! Район газетасы, сугыш вакыты булса да, Сталинга рапортлар, Совинформбюро хәбәрләре арасында экраннарга «Зоя» исемле фильм чыгуы турында хәбәр иткән иде. Хәтерлим, ул чакта кино билетының бәясе нәкъ хәзерге кебек – ун сум иде, бәяләр буенча без бүген Ватан сугышы еллары дәрәҗәсен куып җиттек.
Июль ахыры, эссе. Кигәвенгә чыдап булмый. Без үгезләр белән җир сөрәбез. Бу – парга сөрү дип атала (чәчү җире парланып, пешеп торсын өчен). Пар үгез белән сөрәбез. Ике малай. Берең алдан ике үгезнең дә йөгән тезгененнән тотып, аларны «өстерәп» барасың, җир башларында аларны сбруйга бутатмыйча гына борырга кирәк. Икенчең арттан сука сабын тотып бара, чыбыркы белән үгезләрнең сыртына төшергәләп, кычкырып, куып барасың. Авыл малае, татар малае – кояшта чишенү юк, никадәр эссе булса да, өч-дүрт кат киенәсең. Баштан кепканы салу юк, татар хатыны бөтен тапканын налогка биреп барса бара, ач торса тора, әмма Сабантуй алдыннан (сугыш елларында Сабантуйлар булмады, ләкин халык июньнең беренче яртысын барыбер «Сабантуй көннәре» дип сөйләшә иде) үзенең малайларының берсенә кепка алып кайтмыйча калмый. Катык-сөт саткач бушаган чиләк-көянтәсен иңенә салып, малаена алган яңа кепканы арты белән башына киеп куйган, кепка артына беркетелгән фабрика этикеткасы маңгаенда җилфердәгән берәр хатынны Арча юлында очратсаң, ул хатын безнең авылныкы, һич тә башка авылныкы түгел! Сугыш афәте безнең авыл хатыннарының бу гадәтен бетерә алмады.
Әйе, июль ахыры, эссе, кигәвенле. Ул көнне без үзебез сөргән җирне тырмалый идек. Күрше малае, әнисез малай Нургали белән. Тырмалар – тимер, авыр. Аларның исеме – «зигзаг». Җирне изеп баралар, чүп-үлән бөялсә, «зигзаг»ны күтәреп авыштырырмын димә. Почмакларында ыргаклары бар. Агач тырмалар (станы агач, тешләре тимер) инде бетеп бара, МТСтан авылга шундый тырмалар килә, тракторлар җир сөргәндә, яки сугу машинасына көйләнгәндә, яки «Коммунар» исемле иләмсез зур комбайн агрегатларын сөйрәп йөргәндә, бу «зигзаг»ларны безгә биреп торалар.
Читать дальше