Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөхәммәт Мәһдиев - Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев «Әсәрләр»енең бу томында әдипнең публицистик мәкаләләре, эссе, интервьюлары урын алды.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Менә, менә иртәгә Сабан туе… Урамда гармун тавышы. Көпә-көндез. Элегрәк кичен ишетелгәләгән гармун тавышына да чукмар башлы таягын тотып килеп җиткән, егетләрне тараткан карт хәзрәт тә бүген берни эшли алмый. Тәкъва картлар, куштаннар да бүген беркемне дә уен-җырдан, музыкадан тыя алмыйлар. Чөнки иртәгә – Сабан туе, хезмәт туе. Әтисе кушканга гына ара-тирә мәчеткә йөргәләгән крестьян егете бүген, бернигә дә карамый, арбага менеп иптәшләрен кочаклап утырган да урамнан җырлап бара. Ә ат дугасында кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, егетләрнең берсе нәкъ шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргән. Ат бизәлгән – тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея, дугада пар кыңгырау, ыңгырчакларда шөлдер, кызыл чуклар асылынган…

Урамнан арбага төялгән егетләр төркеме килә. Юк, бу төркем генә түгел, бу – игенчелек белән көн күргән татар халкының гасырлар буенча әзерләнгән филармониясе, консерваториясе, фестивале, халык хоры килә…

Әйдә барыйк бер җиргә,
Кемнәр тияр бер иргә;
Безгә каршы килгәннәрне
Йөретмәбез бу илдә.

Гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң нык дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше – быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урынны аның бүләге, быелгы яшь килен бүләге алырга тиеш. Бүләк уңышлы сайландымы икән? Ошатырлармы икән? Кеше арасында хур итәрлек түгелме? Бит, быелгы яшь киленнең бүләге мәйданда батыр калган кешегә биреләчәк. Әнә шулай дулкынлана-курка, яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта үзе утырып чиккән кызыл башлы ап-ак киндер сөлгесен элә. Бу – авылга яшь киленнең ил алдында беренче имтихан тапшыруы. Хәер, икенчеседер. Беренчесе – килен булып төшкән көннең иртәгесен чиләк-көянтә күтәреп чишмәгә суга барганда тапшырылган иде. Анда да менә шулай каушады, аяк атлаулары ялгышты. Анда да капка ярыгыннан бөтен урам халкы карап калды, килеш-килбәте ничек? Аяк атлаулары матурмы? Суы чәчрәмиме?

Сөлге колгага бәйләнде. Колга тоткан егет арбага менеп утырды. Гармунчы гармунында аккорд бирде. Ә колга тоткан егет яшь киленгә мутланып күз кысты да сөрән салды:

– Яшь киленнең Сабантуй бүләге котлы булсын!

Шуны гына көтеп торган егетләр хоры урам яңгыратты:

– Һә-лә-лә-ләү!

Аннан җыр белән кузгалып киттеләр.

Бу – элек шулай булган. Ләкин хәзер дә шулай. Сабантуй бүләген бүген дә шулай җыялар. Нигә аны җыярга, колхоз хисабыннан исәпләтеп, кибеттән генә алсаң булмыймыни? Әнә бит колхозлар хәзер ничек бай, культура-сәнгать мәсьәләләренә әллә ничәшәр мең сум акча тоталар. Хәер, Сабантуйга да тота колхоз идарәсе акчаны. Әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – халыкның бу бәйрәмгә үз кулы белән, үз әйбере белән катнашырга теләвендә. Чөнки аның борынгыдан килгән традициясе шулай. Мең еллар элек әнә шулай өйдән өйгә йөргәннәр, колга башына бәйләп сөлге-эскәтер җыйганнар. Бу – әле дә шулай…

Шәригать кануннарын җимереп…

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш. Безнең үткәнебез турында кайберәүләр шулай язгалыйлар. Имеш, ислам дине изүе астында яшәгән татар хатын-кызлары андый бәйрәмнәрдә катнаша алмаганнар, алар өйләрендә бикләнеп ятканнар… Дөрес түгел!

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш! Яшь-җилкенчәк, хатын-кыз карап тормаганда, көрәшеп, егетлек күрсәтеп буламыни? Кызлар карап тормаганда, йөгерештә узышып, ат чабышында ярышып буламыни? Биек колга башына үрмәләп менүнең ни кызыгы бар, әгәр аста карап торучылар арасында әниең, сеңелләрең һәм, ниһаять, күптәннән күзең төшеп йөргән бер чибәр кыз булмаганда!

Идел буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган…

…«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган…

…Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду» 3 3 Казанский телеграф. – 1912. – № 5727. .

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9»

Обсуждение, отзывы о книге «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x