Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.
Сабантуй гөрләп узган. Чәчәккә күмелгән болынга кыш буе сандыкта сакланган кадерле киемнәрдән нафталин исе таралган, кыш буе аулак өйләрдә җеп эрләгән, киндер сугып бирнә әзерләгән кызлар беренче тапкыр шулай иркенгә чыкканнар, батыр егетләрне күзәткәннәр. Ә егетләр бил алышканнар, ат чабыштырганнар, колгага менгәннәр, бау тартышканнар, чүлмәк сугыш, капчык сугыш уйнаганнар… Гасырлар буе шулай. Ә озын таяклар тоткан аксакаллар – авылның могтәбәр картлары – мәйдан эчендә тәртип саклап йөргәннәр. Хәзер – фән һәм техникада никадәр алга киткәннән соң! – Сабантуй комиссиясе кызыл япкан өстәл янында утыра, председательнең кулында микрофон, велосипедчылар ярышы, волейбол, баскетбол ярышы – ләкин традицияләр яши. Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картлардан башка бер генә Сабан туе да узмый. Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык сугышсалар – әле дә шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр – әле дә шулай. Матур гадәтләр шулай сакланалар. Матур гадәтләр дигәннән, шуларның берсе атка бәйле…
Ат дигәндә татар халкы нәкъ Дон казагы шикелле. Ат аның гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган. Татар халкы атка бервакытта да хайван дип карамаган. Ат – ышанычлы терәк. Караңгы төннәрдә кара урманнарны үтәр өчен татар агаена яхшы ат кирәк булган. Ат белән ул сәфәр йөргән, иген иккән, лашман хезмәтенә чыккан – патшага урман кискән. Ат атланып татар агае Пугачёв явына киткән, боярларга каршы көрәшкән…
Әнә шуңа күрә Сабантуй программасының иң кызык өлеше – ат чабышы. Моңа ун-унбиш яшьлек малайлар катнаша. Чабыш атларын алдан ук әзерлиләр, аерым ашаталар. Сабантуй көннәре якынлашканда, атның «аягын кыздыралар», спортчылар телендә әйтсәк, «разминка» ясыйлар.
Татар халкының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның берничә әсәрендә ат чабыштыру, чабыш атлар турында языла. «Яшь йөрәкләр», «Алмачуар» кебек әсәрләрне укыганда, ат чабыштыруның халык күңелендә никадәр зур урын алганын күрергә мөмкин. Бу – бик борынгыдан килгән гадәт. Чабыш атларын элек-электән халык бик караган, аларның даны еракларга киткән. Чабыштан килгән атларны мәйдан уртасында түгәрәк эчендә әйләндерәләр. Шулвакыт хатын-кыз, уртага чыгып, атларны бүләк белән күмә.
Һәр ярышта кемдер беренче була, кемдер уртадарак, кемдер иң ахырда… Ат чабышында да шулай. Беренче килгәнне сырып алалар, мәйдан уртасына атның йөгәненнән саклап кына тотып алып керәләр, әйләнәдә йөртәләр. Ат өстендәге малайның авыз колакка җиткән. Атны инде бүләк белән күмгәннәр, хайван димә, ул да, шушы моментның тантанасын сизгәндәй, башын югары күтәреп, «атлар горурлыгы» белән горурланып атлый. Икенче, өченче… Алтынчы килгәннәргә инде игътибар кимрәк. Ләкин кемдер иң соңгысы бит! Аңа да мәйдан эченә керергә кирәк, аңа да әйләнергә кирәк. Бәлки, бөтенләй кереп тормаскадыр? Халык шаулап көлсә, авыз ерып мыскыл итә башласалар нишләрсең?
Башка халыкта андый гадәт бардырмы, әмма Идел буе татарларында бик күркәм бер традиция яши: Сабантуйда иң соңгы булып килгән атка бүләк бирү гадәте ул. Моны өлкән яшьтәге хатыннар, карчыклар эшли. Алар Сабантуйга килгәндә махсус рәвештә бер бүләк алып киләләр: кыз вакытта үзе чиккән сөлге, эскәтер, ашъяулык, баш яулыгы… Соңгы килгән атны әнә шулай карчыклар, өлкән яшьтәге хатыннар (күбрәге тол хатыннар) чорнап ала, ул атның башыннан сыйпыйлар, муеныннан кочаклыйлар, йөгәненә бүләк бәйлиләр… Татар халкының элек-электән атка иптәш, дус, туйдыручы итеп карап килүеннәндер инде ул гадәт. Бу вакытта мәйдан уртасында ак яулыклар, чуар эскәтерләр белән күмелеп калган атка ул хатыннар һич тә хайван итеп түгел, ә тормышның ниндидер бер гаделсезлеге аркасында кимсетелгән бер адәм баласына карагандай карыйлар. Бәйрәм – гомумхалыкныкы, аннан бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел. Аннан соң, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу – ул инде элек-электән хезмәт халкының матур гадәте…
Татарча көрәш. Мәйдан батыры
Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә борынгы заманнардан килгән гадәт буенча урын булмаган. Татар фольклорындагы меңнәрчә җырлар, меңнәрчә мәкаль эш сөймәс ялкауларны тәнкыйть итә. Эшсезнең ил өлкәннәре каршында да, егет-кызлар арасында да абруе юк. Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. Моңа халык үзе юл куйган, үзе шулай кушкан. Хәллерәк йорттан булса, ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, сөт-май торган. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган…
Читать дальше