1 ...6 7 8 10 11 12 ...47 Татар агае мәйдан таралганда башка авылдан килгән кешеләрдән үзенең дусларын өенә алып киткән. Өенә кунак алып кайту – татарлар арасында бик дәрәҗәле, мактаулы эш. Татар агае, моны аңлап, үзен бик эре, вәкарь белән генә тоткан. Ә мәйданнан рус кунагы алып кайту – анысы инде бөтенләй югары дәрәҗә исәпләнә. Рус агае белән мәҗлестәш булу ул – дөнья күргәнлек, тәҗрибәлелек, тормыш итүнең ибен, җаен белгәнлек билгесе. Әнә шуңа күрә татарның Сабан туен яратып килгән рус агайга ул көнне урын түрдән…
Мәйдан таралып берәр сәгать узуга, йортларның тәрәзәләре ачылган, урамга тәмле токмач ашы исе таралган һәм, озак та үтми, татарның әдәп белән генә җырлаганы ишетелә:
Урысларның сөйгән исме
Иван белән Ыстапан.
Эчмим дисәң дә эчәрсең,
Дустың бир(е)гән стака-а-ан…
Бераздан Иван агайның да тавышы ишетелә:
Когда б имел златые горы…
Әйе, Сабантуй – әдәплеләр бәйрәме. Борынгы заманнардан бирле килгән традиция буенча мәйдан уртасына исерек кешене бөтенләй кертмиләр. Көрәшкә керү турында уйлыйсы да юк. Мәйдан уртасына кызмача баштан килеп керү ул – халыкны, тәртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмәү дигән сүз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек күренсә, таза егетләр аны тиз генә мәйдан уртасыннан алып чыгып китәләр. Элек-электеннән шулай килгән. Татарларны теләгән кадәр мыскыл итеп язган реакцион «Казанский телеграф» газетасы да хәтта Сабантуйның аракысыз гына узуын күрсәтми кала алмаган. Газета болай дип язган: «Справедливость требует отметить, что несмотря на такое многолюдство, на «Сабан»е редко можно встретить пьяных или вообще хулиганствующих. Порядок образцовый и ревниво оберегается самими гуляющими. И в этом случае татар лишь можно похвалить, что они разумно пользуются своим отдыхом» 4 4 Казанский телеграф. – 1912. – № 5727.
.
Татарның кунак сыена аракы дигән нәрсә бөтенләй кермәгән. Хәтта Сабантуйга да аракы алынмаган.
Татар фольклорында эчкечеләр, аракы яратучыларга багышланган бик күп җыр, бәет, мәкаль бар. Ул әсәрләрнең барысында да эчкечелек халык алдындагы бик зур начарлык буларак бәяләнә һәм тәнкыйтьләнә. Сабантуйның әнә шундый аеклар бәйрәме булуы өчен аны рус галимнәре бик яратканнар. Казан университеты профессоры К. Фуксның рус газеталарында Сабантуй бәйрәменең самимилегенә, андагы тәртипкә сокланып язган мәкаләләре басылган. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки Сабантуй – гади хезмәт кешесенең дини йолалардан, социаль җәбердән азат булган иң демократик бәйрәме. Ул бәйрәмдә сәламәт рух, крестьянча хөрлек патшалык иткән. Ул – халыкның үзенеке булган. Әнә шуңа күрә ул бәйрәм гасырлар буенча яши һәм әле дә булса Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә бәйрәме буларак үткәрелә.
…Әгәр сез татар авылындагы Сабантуйга кунак булып килсәгез, игътибар итегез: ул – хезмәт кешесе бәйрәме. Анда сез тәртип бозучыларны күрмәссез. Сабантуй – дуслык бәйрәме, саф күңеллеләр бәйрәме. Чөнки саф әхлаклылык – хезмәт кешесенең төп сыйфаты…
Сабантуй атнасы тәмам. Бәйрәмгә кайткан кунаклар да инде китә башлыйлар. Сабантуй рухы кунаклар белән шәһәргә күчә. Андагы җырлар, биюләр шәһәр сарайларының, театрларының сәхнәләрендә әле озак яшәр…
Колхозчы-крестьян да инде Сабантуй мәйданындагы озын колгага түгел, еш-еш кына иген басуына карый. Арыш басуы инде кара-кучкылланып дулкынлана, арыш серкә очыра. Арыш басуы инде тигезсез сулый, кичләрен иген басуы өстендә аҗаган уйный. Тиздән-тиздән кыр-болын эшләре башлана.
…Картлар тәҗрибәсе буенча, инде шушы атнадан соң озак та үтми русларның Петров день дигән көннәре җитә, татарлар аны «Питрау көне» дип йөртәләр. Ә татар агаеның ышануынча, Питрау көненнән соң «үлән арасына ут керә», ягъни үлән инде үсүдән туктый һәм, арасына чалгы кергәнне көтеп, язмышына буйсына…
Авыл җәйге кыр эшләренә әзерләнә. Ә Сабантуй булган мәйданның бер кырыенда әле генә үткән хезмәт бәйрәменең матур истәлеге булып зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра – җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә гимн җырлый. Ул колга шулай җәй буе кояшта ялтырап утырыр, иген басуындагы комбайн штурвалындагы егет тә, иртән фермага баручы кыз да аңа карап күңелле хезмәт бәйрәмен хәтергә алырлар, матур хисләр аларны гүзәл хезмәткә рухландырыр.
Җилдә чайкалып утырган ул колгага вакыт-вакыт авылның ак сакаллы карты да күз салыр: ул колга аның типсә – тимер өзәрдәй таза вакытын, кызыл башлы сөлгеләрне бөтереп бил алышкан чакларын хәтерләтер…
Читать дальше