Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: Прочая документальная литература, Публицистика, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

8. Җитми мыр-мыр хәтем – чын, саф Коръән кирәк… Телсез муллалар бернәрсә әйтмәкче булалар, ләкин, аһ, наданлык, иреннәрен селкетәләр дә, бернәрсә дә фәһемләнми.

9. Ялганчылар, гамәл сатып ашаучылар, …үзләре яхшы аңлап җитмәгән нәрсәне балаларга укытып, ислам балаларының гомерен ашаган хәлфәләр, …барлык һиммәтләрен 33 33 Һиммәт – юмартлык. , һәммә гайрәтләрен трахтирларда, мәйханәләрдә генә күрсәткән байлар… И явызлар!.. Динне хурладыңыз, мөселманлыктан көлдеңез! Галимнәрне танымадыңыз. Тугъры сөйләгәннәрне кыстыңыз, издеңез… Җавап биреңез!..

Көпә-көндезге алдануларга безнең җаныбыз ачынганга игълан итәбез 34 34 Игълан итү – белдерү. ки, кадерле халкымыз бу кеби пычрак бер гасырда, төрле базарларда вә хәрчәүнәләрдә мисез башыннан пәйгамбәрлек сатучы төрле кешеләргә… ышанмасыннар иде. Нәҗат, җан рәхәте вә тугъры юлны андый кешеләрдән түгел, анчак гыйлем вә мәгърифәттән генә эзләсеннәр иде.

10. Җәза бирми халык һич тә гөнаһ эш, яшерен эшләргә… Җәзалау камчысын биргән гөнаһлы ул халыкка кем? Түгел, юк. Бирмәгән һичкем; Ходай – гадил 35 35 Гадил – турылыклы. , Ходай – хаким!.. Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар.

11. Ашау-эчү өчен күңелең борчылмасын. Үзеңне «байлардан ярлы» дип санама; тыр-тыр итеп бәлешләргә йөгермә… Тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр… Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас, комсыз кеше үлгәнче тыелмас… Комсызлык – түбән, бик түбән сыйфат ул… Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, кирәкми тик ашарга дип яшәргә… Тән үстерсәң – җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин… Азыгыңны Алладан өмет ит…

Хәзрәтләр, хәттин узмагыз!

12. Мөэмин булсаң, чын мөэмин бул – намазыңны калдырма…

Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә күңелдән хис ителми; халкымыз, бүген җомга, бүген бәйрәм, дип, яңа киемнәр киеп, руслар якшәмбене олуглаган кеби олугламыйлар…

Бәгъзеләребез бик суфи, көн дә биш намаз укый – бурычка йөз мең алгач, аны кесәгә салгач.

13. Мулла да, ахрысы, фәрештә түгел, аның да остабикәсе бар, бала-чагасы бар, фатир түлисе бар – ни эшләсен, ачка үлсенме?..

Ну, болай булгач, мулла гаеплеме? Әллә безнең милләт гаеплеме? Әлбәттә, милләт гаепледер…

Бер мулла биш вакыт намазда, җомгаларда, гаетләрдә имам тора, никах, талак эшләрен карый, казыйлык итә, туганнарны, үлгәннәрне, никахланганнарны яза. Шул арада ук мәдрәсәгә кереп мөдәррис тә була… Зиратка да бара. Җә, бер кешегә бу кадәр хезмәт бирелсен дә, ул кешегә ни өчен жалование алу дөрест булмасын?!

Әүвәл бер кешегә шулкадәр эш бирү дөрест түгел, инде бирелгәч, аңар жалование бирмичә, теләндереп йөртү дөрест түгел. Бер култыкка ике үгез башы сыймавы, бер көймәче ике көймәнең койрыгын тота алмаганы һәркемгә мәгълүм була торып, бер муллага әллә тагы 20 төрле эш биргәннәр. Шулай булгач, ул мулладан нинди укыту, нинди иҗтиһат, нинди хәер көтәргә кирәк?

Минем уемча, муллаларны жалованиеле ясарга кирәк – бер; һәм аның өстендәге йөкләрнең һәрберсен аерып, үзенең ияләренә тапшырырга, йөкләтергә кирәк – ике… һәм боларның һәрберсенә аерым-аерым жалованиеләр бирелсен…

Муллаларның берсе бигрәк тук, икенчесе бигрәк ач булуының һәм дөрес укыта алмауларының… һәммәсенә сәбәп жалованиесезлектер. Шуның өчен мин үз тарафымнан, муллалар жалованиесез хезмәткә көчләнмәсеннәр, дип әйтергә батырчылык итәмен.

14. Үзенә башка хатиб, вагыйзьләр дигәнемез дә, безнең хәзергә чаклы булган муллаларымыз төсле, мөнбәргә менеп, баласын тирбәтеп җоклатучы хатын шикелле, халык аңламаган тел илә көйләп, җырлап, халыкны гыр-гыр җоклатмасыннар, тик өч мәртәбә «әлхәмделиллаһ»ны гарәпчә әйтсәләр җитәр. Вагыйзьләр безнең үземезнең ана телемез илә безгә, динемезгә, дөньямызга кирәкле вәгазьләр сөйләсеннәр. Халыкның тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар. Мөнбәргә менгәч, фәлән мәкам берлә җырлау, төгән көй илә көйләү бик зур ояттыр. Иске муллаларга алай гавам халкын көйләп тирбәтеп җоклатканчы, бер дә кешесез сахрага чыгып, гарәп шигырьләре көйләсәләр, артыграк булыр иде…

Хатибның сүзләре дару хөкемендәдер. Даруны, шифа биргәч, ачы булса да эчәләр бит.

15. Халыкның җыелган җире мәҗлестә, милләт исемене бер-ике кәлимә булса да, халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсәләр, нинди яхшы булыр иде… Мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кыйлмак кирәк…

Халык каршында җен теле төсле ят телләр илә мөнбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук мөнбәрдәге сүзләрне шамил булган 36 36 Шамил булу – үз эченә алу. шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x