Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Зиннур Мансуров - Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: Прочая документальная литература, Публицистика, на русском языке. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Эта книга, адресованная широкому кругу читателей, обладает рядом особенностей: в тематических беседах, затрагивающих различные сферы жизни татарского общества, можно найти ответы на многие современные вопросы. В искренних и живых диалогах по-новому раскрываются гениальная личность Габдуллы Тукая и новые грани его творчества, всецело посвящённого столь дорогому его сердцу народу. Книга поэта Зиннура Мансурова написана по итогам его многолетних исследований. Вошедший в неё «Татарский кодекс по Тукаю» также представляет собой материал, до сих пор не имеющий аналога в татарской литературе.

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Кыскасы гына, милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер… Һайдәңез, борадәрләр!.. 37 37 Борадәр – туган. Галәме исламга нур сачик, нурланыйк, тырышыйк!.. Без… халыкны караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар 38 38 Икътидар – сәләт, көч-куәт. , тәнемездә җан бар вакытта аслан разый булмаячакбыз.

VIII. Гаилә өчен иң кирәге – тигезлек

1. Өч кешедән дөньяда качып котылып булмый: берсе – кендек әбиседер ки, ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә дөньяга тартып чыгарыр. Икенчесе – яучы карчыктыр. Ул сине, аласы кызыңны күрсәң дә, күрмәсәң дә, алырга теләсәң дә, теләмәсәң дә – өйләндерер. Өченчесе – мәзиндер. Ул сине теләсәң дә, теләмәсәң дә – җуар да күмәр.

2. …теләмәсәң дә – өйләндерер… Юк, ул алай булмый шул… Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк, парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы…

Әгәр булса «сөю»… кочаклау куллар арганчы, үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы – гомер дә сөйгәнем юк һәм «сөям» дип әйтмәмен һич тә; сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.

3. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә… Мәхәббәт төрлечә… Мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам.

4. Өйләнү – түгел сөйләнү… Гаилә хакында минем фикерем коры гына: …син – аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә… килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш. Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса – Алла сакласын!

5. Тигез-тиңлеккә юл куймау бездә гадәт. Ярың тиң-пар булмаса, әлбәттә, һәлакәт, пар булу шарт, пар булу шарт, пар булу… Наз итәр кемнәргә гөл – каршында былбыл булмаса?.. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә 39 39 Мәхбүбә – сөелгән хатын-кыз. дөнья бәһа; ул болай бер кыз гына – каршында Мәҗнүн булмаса… Өйләнештә иң кирәге – тигезлек.

6. Күңелсез сүз сөйли бәгъзе гакыллылар хатын-кызга: фәкать бер ел күңелле, дип, календарь һәм хатын безгә… Хатын өстенә хатын алсаң… Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?..

Хәзерге өйләнүчеләр… Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар: «Булыр безнең хатын булса йөзе айдай», – диләр анлар. Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса, убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

7. Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк… Адашкан кыз… Төшкән ул сатлык кызлар рәтенә… Суына төшкән кочагы. Шулай да ул типтерә, бетәсен сизеп тора; җылыйсы күз яшьләрен күз эчендә киптерә…

Уйнаш кыйлуы бик уңгай да, бала табуы бик читен, диләр… «Уйнаш»тагы 40 40 Г. Камалның «Уйнаш» комедиясенә ишарә. яман күздән Ходай үзе сакласын.

8. Аерылу һәрвакыт начарлыкка илтәдер. Аерылмаңыз!..

IX. Туган тел. Дөньяга фикеребез юл алсын

1. Мин Казанны тәхте пай 41 41 Тәхте пай – башкала. һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим.

2. Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «Госманлыез, әфәндем» дип йөрүче хиффәтләребез 42 42 Хиффәт – тиле, юләр. дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте… Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр – Истанбулда, без – монда.

3. Язучы… Каләме – милләткә файда, язганы – Хак көзгесе… Безнең милләткә кирәк… Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз…

Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр. Әгәр… кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр…

Боларның кемлеген яхшы белик без, боларның артуын Ходайдан телик без…

Әлхәмделиллаһ… Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды… Каләм кулда була торып, …мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрәм… Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне…

Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен… Милләт… тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат көтә.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x