5. Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар минем дә… Заман үтте. Азат булдым… Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин…
Яшьләргә… уку кирәк. Бу аларның иң мөкатдәс, иң беренче вазифаларыдыр. Бу – безнең һәртөрле… бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр… Сүз башында әйткәнемезчә… Аллаһы Тәгалә файдалы гыйлем бирсен.
6. Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле Ул!
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!
7. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан 12 12 Мәнафигъ – мәнфәгать, интерес.
вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә вә мөрәббияләргә 13 13 Мөрәбби, мөрәббия – тәрбияче ир-ат, тәрбияче хатын-кыз.
, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятләренә 14 14 Сәляхият – сәләтлелек, талант, булдыклылык.
мохтаҗ… Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, …яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә, вә гайреләргә мохтаҗ.
Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. Болардан башка безнең гомеремез бер дә бәйрәмсез, гомерлек мәшгулият яки бер дә җәйге кояшсыз мәңгелек көз көне төсле үтәчәктер.
8. Әүвәл милләт укысын, белсен… Мәгариф тарату булсын бездә гадәт… Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк… Ходай орган җәһаләт 15 15 Җәһаләт – наданлык.
бит ниләр кыйлдырмый, нишләтми?!
Мәктәпләр – безнең арсенал, татар. Надан булу – гарь, татар, аңгар дөнья тар, татар; алсаң өлеш һәр фәннән, бәхетең булыр яр, татар… Өмет анчак 16 16 Анчак – бары тик.
мәктәпләрдә генә!..
Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб, китсен тугъры… Тик шундин соң – шундый гайрәт аркасында мәктәпләр дә әкрен-әкрен алга китәр… Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез.
9. Мөгаллимнәр!.. Һәр нәрсәнең гүзәлен яратабыз бит… Гыйлемнәр бакчасында күңел ачып йөрик… Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф 17 17 Назик вә ләтыйф – нечкә һәм гүзәл.
булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр. Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томанланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәрнәрсәгә бертигез караучы буладыр…
Ишетмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем…
Белми хикмәтсез кеше хикмәт дигән сүз кадрене… Гөл кадерен былбыл белер, асылташ кадерен – белгече…
Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.
10. Киләчәктә… ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын… Аллаһы Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!.. 18 18 Ислах әйләйә – «төзәтсен» дигән мәгънәдә.
Без дә адәм угълы – адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз… Без – бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!
IV. Татар яшьләре
1. Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар… Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары…
Читать дальше