2. Балалар – безнең шатлыкымыз… Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез… Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар.
Бу сүзләр һәрбер атаның да, һәрбер ананың да йөрәгеннән ләззәтле-ләззәтле генә өзелеп чыккан сүзләрдер.
3. Балалар якты дөньяга килгәндә, гадәтән, бер бәхетлелек диңгезе булып киләләр. Ләкин әнә шул балаларны туган минутыннан алып балигъ булганга кадәр ата-ана үзләренә бәхет вә башка инсаннарга да шатлык булырлык итеп тәрбия кыйлуы бик читен, ай-һай, бик читен!..
Бала, ир бала, әйбәт кенә тәрбия ителсә, ата-ана өчен, гомернең куркынычлы һөҗүмнәре вакытында шул бала шул ата-анасын сакларга күкрәп, нәгърә орып чыккан бер арыслан буладыр.
Кыз бала, бик матур гына тәрбия ителсә, бөтен дөнья байлыкларына сатылмаслык егетләрне, картларны, хәтта хатыннар вә карчыкларны үзенә таба тартып тора торган… бер фәрештә буладыр. Аның бер сүзен ишетер өчен, бер генә йөзен күрер өчен меңнәрчә җаннар атылып кына торадыр. Ул үзе шикелле тагы әллә ничә фәрештә кызлар вә әллә ничә арыслан йөрәкле, гайрәтле егетләр тәрбия итә аладыр.
III. Укымак – үз халкыбызга хезмәт итмәк
1. Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш – аерылма мәктәп ишегеннән… Синең бу барган юлың – галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән. Бу дөнья, бел… Максаты – иксез-чиксез бәхет; соңы – үсү, бөеклеккә күтәрелү… Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр.
Атагыз, анагызның шатлыгы сез, ике дөньяда йөз аклыгы сез. Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез, безнең саф динебезнең пакьлеге сез. Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез.
Мәгариф бакчасында очып йөр… Һәр чәчәк – сеңлең, апаң; абзаң – үсеп торган агач… Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы, тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!..
Мәгариф – хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны 7 7 Нәҗат – котылу.
… голүм 8 8 Голүм – гыйлемнәр.
вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер… Укып, балалар алга баралар…
Каз канатлары ак булыр,
Ир канатлары ат булыр.
Сабыйларның канатланыр вакъты
Мәктәпләрдә укыр чак булыр.
2. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Һәм кара күңелеңне ялт иттер, сызып ак нур белән! Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше… Наданнарның дошманлыгы белән мактанырга кирәк; аларның һәр сүгүе – синең өчен мактаныч кына…
Ялкаулык та наданлык – бүләк безгә Алладан… Тынма, эшлә, и сабый!.. Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!.. Тәңредән эшләргә – көн, эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йоклар төн. Иртә торгач та язарга, дәресең укырга тотын; тынма, эшлә, торма тик… Эш беткәч уйнарга ярый… Гомер итмәк – тырышмактыр ялыкмый, …гатәләт 9 9 Гатәләт – ялкаулык.
хурлыгын асла 10 10 Асла – һич тә.
үзеңә ихтыяр итми. Мәгърифәт эзлә, бар әле…
Адаштым дип егълый күрмә: гыйлем чын эз табар әле… Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәккый ит, алга бас; гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр… Бит шуңа бәйле бәхет-рәхәт.
3. Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә, мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә. Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга, уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда. Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә, бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә…
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт: һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет; ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар… Очрый калса сезгә шушындый ярлылар, яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар – яшь балалар! Аларны сез яратыгыз, җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!
4. Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын…
Укымак – дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр… тугърысында пәйгамбәрлек итмәк. Укымак – хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү юлына ташламак димәктер. Укымак – үзеңне һәрнәрсәне белергә вә һәр максудка ирешергә вә бөтен дөньяга солтан булырга лаек дип танымактыр. Укымак – …гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер… «Укымак» ләфзы 11 11 Ләфзы – сүзе.
астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр.
Читать дальше